Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы тахтала егетләре – чәчү лидерлары

    Бу көннәрдә районның күпчелек хуҗалыкларында чәчү эшләре башкарыла. Быел сабан культураларын 36 мең 700 гектарда чәчү күздә тотыла. Хуҗалыкларда көнбагыш һәм катнаш бөртек чәчү актив бара. Уҗым культураларына ашлама кертү тулысы белән башкарылды. 22 мең 200 гектардагы уҗым басулары үзвакытында ашланды. Күпьеллык үлән мәйданнарында дым каплау 100 процентка үтәлде. Чәчүлек...

    Бу көннәрдә районның күпчелек хуҗалыкларында чәчү эшләре башкарыла. Быел сабан культураларын 36 мең 700 гектарда чәчү күздә тотыла. Хуҗалыкларда көнбагыш һәм катнаш бөртек чәчү актив бара.
    Уҗым культураларына ашлама кертү тулысы белән башкарылды. 22 мең 200 гектардагы уҗым басулары үзвакытында ашланды. Күпьеллык үлән мәйданнарында дым каплау 100 процентка үтәлде. Чәчүлек орлыклар тулысынча диярлек инкрустацияләнгән. Хәзер игенче-механизаторлар бар көчне чәчеләсе мәйданнарда җир эшкәртүгә һәм чәчү эшләренә юнәлдерергә тиеш. Чәчүне тиз һәм сыйфатлы башкарганда гына тишелеш әйбәт булачак. Иң мөһиме, җирләр дымга туенып калды. Хәзер аяз көннәрнең һәр сәгатен, минутын сабан эшләренә җигү сорала.
    Сабан эшләрендә «Тахтала» отряды аеруча өлгерлек күрсәтә.
    "Тахтала" отрядының бик күп басуларында тракторлар гөрелтесе ишетелә бүген. Бу хуҗалыкта язгы кыр эшләренең барышы белән безне кырдан-кырга йөртеп агроном Геннадий Ферапонтов таныштырды.
    Иске Салман авылын чыккач, иң элек без Геннадий Александрович белән олы юлның сул ягындагы басуларны әйләндек. Бик матур күтәрелеп килүче уҗым басуларында, МТЗ тракторларына тырма тагып, Валерий Калмыков һәм Александр Терентьев дым каплатуда эшлиләр. Отрядның 1500 гектарда көзеннән чәчелгән культуралары әйбәт кенә кышлаган. Шуның 450 гектары көзге рыжик дигән бөртек. Тахталалылар аны быел беренче тапкыр чәчеп караганнар.
    Отряд механизаторы Александр Терентьев иртә яздан кырларга "Амазон" агрегаты белән ашлама кертүдә бик уңышлы эшләгән. Ашлама кертү өчен самолетны "Тахтала" отрядына соңрак биргәннәр. Ә Александр Терентьев 750 гектарда дымлы уҗым басуларында тукландыру эшен башкарырга өлгерә. Очкычка исә 450 гектарда гына ашлама кертәсе кала.
    Менә без урман кырыйлап үтеп чәчү агрегаты янына килеп чыктык. Безгә таба килүче кызыл төстәге зур трактор һәм чәчкеч белән механизатор Николай Солодовников идарә итә икән. Нинди матур күренеш. Язгы матур көндә ялт-йолт итеп торган яңа "Террион" тракторы һәм киң итеп җирне эшкәртеп һәм орлыкларны җир куенына салып баручы агрегат эшләгәнне күзәтү үзе рәхәт. Николайны туктатып, бераз гына сөйләшеп алдык.
    -Бу чәчкеч, күз тимәсен, бик җайлы эшли. Норма буенча көнгә 85 гектарда эш башкарырга тиешмен. Кичә беренче көнне үк 95 гектар катнаш бөртек чәчтем,-ди механизатор егет.
    Николай бик аралашучан булып чыкты. Тахтала басуларында үз механизаторлары гына эшләвен ул горурлык белән әйтте.
    -Безнең читтән кеше чакырганыбыз юк. Иске Тахталада тракторчылар күп. Үзебездәге эшне төгәлләгәч, башка хуҗалыкларга да барып хезмәт куябыз әле,-ди егет.
    Николай Солодовников Тахталадагы бик уңган гаилә башлыгы икән. Аларның өч уллары үсеп килә. Берсе үзләренеке, икесен тәрбиягә алганнар. Николай балалар йортыннан алган сабыйларын да мактап туймый, гел "4" ле, "5"легә генә укыйлар, дип сөенеп сөйли. Хуҗалыкларында ике сыер асрыйлар, сөт тапшырып та файда күрәләр икән.
    -Ә үзеңә "Кызыл Шәрык" хезмәт хакын ничек түли соң?-дим.
    -Бик яхшы,-ди әңгәмәдәшем. -Узган ел җәйге айларда 40 ар мең сум төште. Аны берьюлы тулысы белән түләмәгәннәр иде, әмма кыш буе эш юк вакытта да 13 әр мең сум хезмәт хакы алып бардым. Авыл җирендә кая шундый акча алып эшлисең соң әле?!
    -Җитәкчеләргә гозер я дәгъваларыгыз юкмы?
    -Айрат Хәйруллинга, аның ярдәмчеләренә рәхмәт. Нинди егәрле, кыйммәтле яңа техниканы миңа ышанып тапшырдылар. Бу тракторда бит тузан да, тавыш та юк, эссе дә түгел. Рәхәтләнеп эшлә дә, эшлә генә.
    Менә Николайның куәтле чәчкеченә Мәсхүт Ибәтуллин орлык та китереп җиткерде. Озак та үтмәде, "Террион" янә диңгездәй иркен басу буйлап, җир куенына орлык сала-сала алга кузгалды.
    Ә без Геннадий Ферапонтов белән басулар белән танышуыбызны дәвам иттек. Хуҗалыкның 3 мең гектарда туңга сөрелгән җирләре булган. Шул мәйданнарда хәзер дым каплату эшләре төгәлләнеп килә. Кошки авылы ягындагы басуда Владимир Смирнов белән Павел Падюшев көнбагыш чәчәләр. Сергей Смирнов алмашчысы Семен Рыжков белән аларга җирне культавцияләп, өлгертеп баралар.
    Гомумән, Тахталыда бүген һәр тарафта эшләр гөрләп бара. Отряд җитәкчесе Равил Гатин да гаять оста оештыручы. Елның-елында биредә уңыш башкалардан күпкә мулырак була. Мине кырлар буйлап йөртүче агроном Геннадий Ферапонтов та 35 ел тәҗрибәсе булган белгеч. Ул уенын-чынын бергә кушып:
    -Ун ел агрономлыкка укыдым,-ди. Башта авыл хуҗалыгы техникумында, аннан вузда белем алып үзләштергән ул профессиясе нигезләрен. Җирдә эшләп туплаган бай тәҗрибәсе ни тора тагын.
    Мондый булдыклы җитәкче-белгечләр һәм бигрәк тә механизатор егетләр барында "Тахтала" алга таба да уңышлары белән гел сөендерер әле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: