Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ташбилге авылында үзара са­лым средстволарының күп өлешен авыл эчендә юллар салу һәм ремонтлауга юнәлдерергә уйлый­лар

Ташбилге һәм Урта Биктимер авылларын үз эченә алган җирлектә 470 кеше яши, аларның 262 се хезмәткә сәләтле яшьтә.

Вахта ысулы белән Юхмачы, Чаллы терлекчелек комплекс­ларында, "ВостокЗер­нопродукт", "Хузангай" җәмгыятьләрендә, шу­лай ук бюджет оешма­ларында эшлиләр.

Авылның үзенең дә терлекчелек фермасы бар иде. Симертүдәге малларда йогышлы чир табылу сәбәпле, ике ел чамасы элек ул вакытлыча ябылды. Җыенда ферманы ка­бат терлекләр белән тутырып эшләтеп җибәрү хакында сүз кузгаттылар. Район ве­теринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин әйтүенчә, бушатылган терлек аб­зарларында карантин чаралары, дезинфек­ция эшләре дәвам итә. Җәен кардаларда һәм биналарда берникадәр ремонт та башкаргач, көзгә таба фермага малларны кайтарып булачак, ди ул. Рай­он башлыгы Алек­сандр Никошин, бөтен мөмкинлекләрне эшкә җигеп, ферманы ачу­ны тизләтергә кушты.

Теләге, тырышлыгы булган кешегә эшләргә җае да килеп тора бит ул.

Авыл җитеш- терүчесенә ярдәмгә юнәлдерелгән һәр яңа дәүләт програм­масын хуплап кар­шы алып, үз эшләрен ачарга тәвәккәлләгән эшлекле гаиләләр байтак Ташбилгедә. Хәзер биредә дүрт к р е с т ь я н - ф е р м е р хуҗалыгы, дүрт кече ферма эшли. Шәхси х у җ а л ы к л а р ы н д а күпләп терлек асрап, ит-сөт, яшелчә сатып гаилә бюджетын тулы­ландыручылар шактый. Алар Казанда үткәрелә торган авыл хуҗалыгы я р м и н к ә л ә р е н д ә һәрчак актив катна­шып киләләр. Халык­тан сөт җыю биредә бик әйбәт оештырылган. Былтыр ташбилгелеләр үзләреннән арткан 539 тонна сөтне са­тып, 9236 мең сум акча эшләгәннәр. Һәр сыер уртача 83207 сум акча китергән дигән сүз бу. Бүген биредә 50 хуҗалык сөт тапшыра.

Билгеле, терлек асрагач, мәшәкате- проблемасы да чыгып тора. Әйтик, бозавы да, сөте дә булсын өчен сыерны вакытында каплату зарур. Узган елгы җыенда да авыл халкы: "Көтүгә үгез чыгарасы иде", дигән мәсьәлә күтәргән иде. Бу юлы да шуны куз­гаттылар. Авылда малларны ясалма ор­лыкландыру буенча тәҗрибәле һәм оста белгеч бар, билгеле. Әмма ул Юхмачы тер­лекчелек комплексын­да да эшләү сәбәпле, авылда әлеге хезмәтне башкарырга өлгереп бетә алмый икән.

Үгез мәсьәләсенә килгәндә, биредә җавап бер генә: аны көтүгә кайтару булма­ячак. Районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин ха­лыкка моны нигезләп, инандырырлык итеп аңлатты.

- Үгезне һич кенә дә көтүгә чыгарыр­га ярамый. Чөнки бу терлекләр арасында йогышлы авырулар таралуга китерәчәк,- ди табиб. - Кызга­ныч, сезнең авыл терлекләренең шакты­енда лейкоз табылды. Бу чирнең һәм тагын да хәтәррәге - гемато­логия авыруының мал­ларны күпләп зарарла­вына юл куймас өчен бүген без бары тик заманча технологияне - сыерларны ясалма орлыкландыруны гына кулланырга тиешбез.

Камил Хәйруллин җирлек җитәкчелеге белән берлектә авыл­да терлекләрне ясал­ма орлыкландыру мәсьәләсен җайга са­лачакларына ышан­дырды.

Узган ел авыл җирлегендә бик күп эшләр башкарылган. Актай елгасы аша күпер ремонтлан­ган, "Чиста су" респу­блика программасы нигезендә су башнясы эшләтеп җибәрелгән, аның тирәсе тотып алынган, урамнарга як­тырткыч лампалар ку­елган һәм яңартылган, клуб тирәсендә, паркта агачлар утыртылган, мәдәни һәм спорт ча­ралары үткәрелгән… Барлык бу эшләрнең башында торучы ини­циативалы, эшлек- ле яшь җитәкче Рәмзил Әхмәдиевнең хезмәтеннән халык канәгать. Ул үзе дә авылда оештырыла торган барлык эшләрдә теләп катнашкан, үзара салымны вакытында һәм актив түләп бар­ган өчен авылдашла­рына рәхмәт әйтте. Быел биредә үзара са­лым средстволарының күп өлешен авыл эчендә юллар салу һәм ремонтлауга юнәлдерергә уйлый­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев