Түбән Кәчидә яшәүчеләр сорауларына җыенда төпле, дәлилле җаваплар алдылар
Түбән Кәчи җирлегендә рус һәм чувашлар яши, татарлар бик аз.
Биредә гомер итүче 534 кешенең 287 се әле хезмәт яшендә, 17 яшькәчә 85 бала барлыгын да исәпкә алсаң, демографик вәзгыять әле бик үк авыр түгел икән, дисең. Узган елда 8 бала туу да сөендерә.
Халык та актив биредә: Югары Кәчидәге киңәйтелгән утырышка клуб тутырып килгәннәр. Җыелышта актив катнаштылар, сораулар да бирделәр. Билгеле, иң беренче зар клубка кагылышлы иде, чөнки биредә бик салкын, һәркем тун-пәлтәдән утыра, баш киемнәрен салырга да ашыкмыйлар. Аңа җавап итеп район башлыгы Александр Никошин болай диде:
-Быел республика программасына кертеп биш клуб ремонтларга өметләнгән идек, кызганыч, берсе генә үтте. Бераз түзегез инде, бу турыда бер дә онытмыйбыз, алдагы елларга өметләнәбез.
Югары Кәчидә нәни балалар бар, әмма берничә ел элек бакча ябылган - кешеләр бәясен кыйммәтсенеп, кечкенә кыз-малайларын өйдә генә тотканнар. Әмма берничә гаилә, мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирергә теләп, үз машиналары белән нәниләрне Түбән Кәчидәге бакчага йөртә. Район башлыгы, әгәр нормада каралган кадәр бала йөрсә, бакчаны тиз арада ачабыз, дип әйтсә дә, бу тәкъдимне күтәреп алучы булмады әлегә. Уйлашырбыз, диештеләр җыелышта катнашучы әниләр.
-Сезнең авыл лейкоз буенча имин, биредә шундый авырулы бер генә сыер бар, анардан да котылсак, әйбәт булыр иде. Туберкулез белән авыручы терлекләр дә юк,-дип мактады Югары Кәчине Юхмачы ветеринария пункты мөдире Шамил Төхвәтуллин.
Юхмачы амбулаториясендә лаборант булмау да халыкны борчый. Әмма баш табиб Җәүдәт Зәкиуллин:
-Аларны бөтен республикага бик аз әзерлиләр, тиз арада лаборантлы булырбыз дип ышандырмыйм,-дигән җавап бирде.
Авырып киткән оныгы Артур Шигаповка ярдәм иткәннәре өчен Тамара Кузюкина авылдашларына рәхмәт әйтте. Ул эчкерсез рәхмәтләрен булышлык күрсәткән һәркемгә газета аша җиткерүебезне үтенде.
Район башлыгы "Шанграв" ансамбле гармунчысы Анатолий Миндрюковны Мактау грамотасы белән бүләкләде һәм, авыл халкының гозерен үтәп, клубны тиз арада баянлы итәргә ышандырды.
Түбән Кәчи үткән елда яңа ФАПлы булды, күпбалалы бер гаиләгә бер өй төзеп биргәннәр, биредәге ике ятимгә район үзәгендә йортлар төзелгән. Балалар мәйданчыгы булдырганнар, чүплекләрне өйгәннәр, урам-тыкрыкларны җыештырып торганнар. Клубта бәйрәм, ял кичәләре уздырылган… Яңа елга да планнары зурдан.
-Тик аларны тормышка ашыру өчен үзара йөкләнгән салымны язга чаклы җыеп аласы иде, акча булса, җәен күбрәк эшләп өлгерер идек,-диде җирлек башлыгы Михаил Елифанов.
Түбән Кәчидә яшәүчеләр сорауларына җыенда төпле, дәлилле җаваплар алдылар. Ә хуҗалыкларыннан күп итеп сөт тапшырган Николай Тутеров, Николай Туймишин, Надежда Журавлева, Нина Тутеревага бүләкләр дә бирелде. Район башлыгы Александр Никошин җыелышны йомгаклап:
-Сездә авылдан читкә китеп, вахта алымы белән эшләүчеләр күп. Бу бик авыр! Ә бит авылда терлек асрап, яшелчәчелек белән шөгыльләнеп, башка эшчәнлек җәелдереп менә дигән итеп яшәп була. Дәүләт программалары мондый кешеләргә ярдәм кулы суза. Аларны файдаланудан курыкмаска кирәк. Туган җиреңдә, гаиләң белән яшәп, үз көчеңне үзең күрә алу бәхет бит ул,-дип киңәш бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев