Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Терлекчеләргә безнең ярдәм кирәк

    Районыбызның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 32 мең баш терлек исәпләнә. Бу һәр гектар сөрү җиребезгә бүлеп исәпләгәндә республикада иң зур күрсәткечләрнең берсе. Ә быелгы корылык башлыча маллары күп булган районнарга азык хәзерләүдә зур кыенлыклар тудыра.

    Быел район хуҗалыкларында печәнгә гадәттәгедән ике атна диярлек алдан төштеләр. Күпьеллык үләннәрнең йомшак, сусыл, витаминнарга бай булып үсеп җиткән чагы иде ул. "Кызыл Шәрык-Агро"ның терлекләре нигездә савым сыерлары, димәк, аларга күбрәк коры азык ашатыла. Шуңа биредә сенаж салуга зуррак игътибар бирелде. Ни дисәң дә, вакытында һәм сыйфатлы итеп салынган сенаж печәннән күпкә өстен.
    "КШ-Агро"да күпьеллык үләннәрне беренче кат җыеп бетереп киләләр. Бары тик 500 гектар орлык өчен (100 гектар люцерна, 400 гектар ут үлән (костер) һәм 200 гектар чамасы малларга яшел килеш ваклатып ашату өчен калдырылды.
    Күпьеллык үләннәрне "Үзәк Әлки" филиалы бик оешкан төстә һәм кыска вакытта җыеп алды. Алар 11 мең 106 тонна сенаж салдылар, яшь маллар өчен 1059 тонна бик сыйфатлы печән хәзерләделәр, аның 581 тоннасы яшел масса буларак малларга ашатыла. Монда бүген дә калдырылган 100 гектар печән кырыннан һәр көнне "Карга" сөт комплексына 25 тонна һәм Анино Салмандагы, Абдул Салмандагы малларга 7шәр тонна яшел азык озаталар. Болай ашату узган елдан калган азык запасын сакларга мөмкинлек тудыра.
    "Көнчыгыш Әлки" филиалы карамагында 1450 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр бар. Биредә 7,5 мең тонна сенаж, 400 тонна печән хәзерләгәннәр. Печән кырларында тагын бер-ике көнлек эшләре калып бара: филиал җитәкчесе Рәис Гайфуллин параллель рәвештә табигый печәнлекләрдән дә азык хәзерләүне оештырган.
    "Көньяк Әлки" филиалында үзләренең 2799 гектар күпьеллык үлән басуларыннан 15 мең тонна сенаж сала алдылар. Бу күрсәткечләр моннан алдагы уңышлы ел белән чагыштырганда да начар түгел. Дөрес, печән азрак хәзерләнгән - бары 220 тонна.
    Филиалларда быел хәлнең үтә киеренке булуын аңлап эшлиләр. Әмма азык хәзерләү күләме әле тиешледән шактый калыша. Терлекчелекнең 2010 елдагы корылык нәтиҗәләреннән дә хәтәррәк хәлдә калуы бар. Ник дигәндә, 2010 елда безнең бер еллык азык запасы калган иде. Ә быел алдагы кышлатудан запас бик чикле күләмдә калды.
    26 июньдә Кукмара районында үткән традицион җәйге республика семинар-киңәшмәсендә Президент Рөстәм Миңнеханов:
    -Авыл хуҗалыгы өчен елның үтә дә авыр килүен безгә танырга кирәк. Могҗизалар булмый. Шуңа да бүген үстерелгән кадәр уңышны югалтуларсыз җыеп алу, терлек азыгы хәзерләүдә барлык мөмкинлекләрне эшкә җигү зарур. Без тагын бер ел меңәр чакрымнан азык ташып маллар кышлатуны күтәрә алмыйбыз,-диде.
    Әйе, озын кышка аяк басуга азыкның кадере дә, бәясе дә арта. Ә бүген әле бар дөнья яшеллеккә күмелгән. Безнең район табигый үлән үскән мәйданнарга бик бай. Бүген халыкка пай өлешенә кермәгән урман, елга буйларыннан, үзәнлекләрдән, болынлыклардан яшел үлән чабып алырга була. Хәтта быелгы елны дымлы урыннарда үскән кыякка кадәр җыеп алынса, кышлату чорында малларга ашатырга ярап куяр иде. Ә бу эштә җәмәгать терлекләре өчен азык хәзерләүдә халык ярдәмгә килә ала. Без бит 2010 ел җәендә терлекчеләребезгә шундый эшләребез белән шактый ярдәм итә алган идек.
    Кыскасы, табигатьтән могҗиза көтәргә вакыт калмады. Терлекчеләребез безнең ярдәмгә мохтаҗ бүген. Һәр предприятие, учреждение коллективына бердәм төстә эшкә керешергә - үскән кадәр яшеллекне азыкка хәзерләргә керешер чак җитте. Авыл халкы гомер-гомергә авырлыкларны, зур мәшәкатьләрне күмәк эш, уртак хезмәт белән җиңгән.
    **
    Шулай ук һәр предприятие, учреждение коллективы үзенә җиткерелгән яфрак азык хәзерләү заданиесен дә үтәргә тиеш. Яшь маллар өчен алыштыргысыз әлеге азыкка ихтыяҗ елдагыдан да зуррак булачак. "КШ- Агро"да хәзерләнгән яфрак азыкны бар таләпләргә җавап бирерлек итеп киптерү оештырылган. Без моңа Чуаш Кичүе сөт комплексында булганда тагын бер кат инандык.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: