Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Терлекне йортта чалырга ярамый. 1нче майдан чалу таләбе кертелә

    1 майдан сату өчен үстерелгән терлек-туарны махсус урыннарда гына чалу таләбе кертелә. Мондый шартның куелуы Россия Федерациясенең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе белән бәйле. Бу таләпнең авыл кешесе өчен ни дәрәҗәдә катлаулы буласын киләчәк күрсәтер. Һәрхәлдә шуны әйтергә кирәк: безнең районда сугым мәйданчыгы төзеләчәк, белгечләр аның мәшәкатенә керештеләр инде. Авыл кешесе...

    1 майдан сату өчен үстерелгән терлек-туарны махсус урыннарда гына чалу таләбе кертелә. Мондый шартның куелуы Россия Федерациясенең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе белән бәйле. Бу таләпнең авыл кешесе өчен ни дәрәҗәдә катлаулы буласын киләчәк күрсәтер. Һәрхәлдә шуны әйтергә кирәк: безнең районда сугым мәйданчыгы төзеләчәк, белгечләр аның мәшәкатенә керештеләр инде.

    Авыл кешесе үз көнен үзе күрергә өйрәнгән инде. Колхоз-совхозлар таралгач бигрәк тә: заманча йорт җиткерү, балалар үстерү, аларны укытып, тормышлы, аерым куышлы итү, боларның барысына да акча җиткерү өчен бигрәк каты тырышырга туры килә бит. Монда инде шәхси хуҗалык, терлек-туар асрап авыр хәлдән чыксаң гына. Һәм күпләр шулай итә дә: берничә баш терлек симертә, аны иткә суеп, акча эшли. Ансат түгел, әмма җаена төшенгәч, "түзәрлек". Тик, авыртмаган башка тимер таяк, дигәндәй, яңа таләп-кайгыдәләр кабул ителә тора. 1 майдан томожня берлегенең "Ит һәм ит продукциясе куркынычсызлыгы турында" техник регламент эшли башлый. Һәм сатырга дигән терлекне махсус урыннарда, ветеренар күзәтүе астында гына бугазларга рөхсәт ителәчәк. Ул махсус мәйданчык дәүләт теркәве үткән булырга тиеш. Ә суеп эшкәртелгән иткә ветеринария сертификаты бирелә.

    Безнең районда терлек чалу өчен махсус мәйданчы юк, билгеле. Әмма, районның баш ветеринария табибы Рафик Галләмов әйтүенчә, шундый мәйданчык төзү өчен җир участогы бүлеп бирелгән. Терлек чалу объекты торак пунктлардан ким дигәндә 300 метр ераклыкта төзелә. Аның территориясе әйбәтләп тотып алына. Мәйданчыкка керү-чыгу урыннарында дезинфекцияләү барьерлары булдырыла. Анда терлекләрне суйганчы асрау һәм ветеринар карау үткәрү өчен махсус урын каралырга чалу һәм эшкәртү урыннары тиешле таләпләргә (ә алар шактый күп һәм катгый) җавап бирергә тиеш. Шулай ук су, канализация булу да шарт.

    Билгеле, мондый корылманы төзү шактый кыйммәткә төшәчәк, әмма шунсыз авыл кешесе үстергән терелеген сата алмаячак. Әле бит ул мәйданчыкка терлекне алып килү, хезмәтләр өчен түләү дә - аерым мәсьәлә. Инде, таләпләргә буйсынмыйча гына суеп сатырга җыенсаң, штраф салуларын көт тә тор: эшмәкәрләргә ул 20-30 мең сумга чаклы, ә юридик затларга 5-10 тапкыр артык. Таләпләр үтәлешен Россельхознадзор белгечләре күзәтеп торачак. Нишләргә? Тагын шул арзан бәягә терлек җыеп йөрүчеләргә биреп җибәрергәме зур хезмәт куеп үстергән үгезеңне я дуңгызны.

    Р.S. Үз кирәгең өчен генә булса, терлекне йортыгызда да чалырга ярый. Бу таләпләр кош-корт асраучыларга да кагылмый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: