Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Туган тел – милләтебезне күрсәтеп торучы иң ачык, аңлаешлы билге ул

    Апрель ае үзен татар дип атаган, халкының тарихына, мәдәниятына битараф булмаган һәркем өчен беренче чиратта Габдулла Тукай исеме белән бәйле. Бөек шагыйрь, язучы, публицист, тәрҗемәче… Бу дөньяда кып-кыска гомер юлы үткән Тукаебызның иҗади мирасы чиксез, колачка сыярлык түгел. Габдулла Тукай шигырьләрен без бик кечкенәдән күңелебезгә сеңдереп үстек. Башта әниләр авызыннан...

    Апрель ае үзен татар дип атаган, халкының тарихына, мәдәниятына битараф булмаган һәркем өчен беренче чиратта Габдулла Тукай исеме белән бәйле. Бөек шагыйрь, язучы, публицист, тәрҗемәче… Бу дөньяда кып-кыска гомер юлы үткән Тукаебызның иҗади мирасы чиксез, колачка сыярлык түгел.

    Габдулла Тукай шигырьләрен без бик кечкенәдән күңелебезгә сеңдереп үстек. Башта әниләр авызыннан аның нәниләргә багышланган шигырь-әкиятләрен ишеттек, мәктәптә инде укытучыларыбыз шагыйрь турында сөйләде, аның әсәрләрен өйрәттеләр. Билгеле, төрлебез төрлечә өйрәнде, әмма Тукайның "И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле" дигән сүзләрен күңеленә бисмилладай итеп сеңдермәгән татар баласы юктыр ул.

    Шулаен шулай да, көнкүрешебездә туган телебезне шагыйрь күтәргән югары дәрәҗәдә тотабызмы соң? Ягъни балаларыбызга өйрәтәбезме? Үзара сөйләшкәндә туган телебездә "сайрыйбызмы" әллә русча белгәнебезне күрсәтергә тырышып, "олы абый" теленә күчәбезме? Ул-кызларыбыз, оныкларыбыздан "татарча сөйләш" дип таләп итәбезме? Һәрчак түгел шул. Еш кына 2-3 яшьлек сабыебызны русчалап (хәзер инде инглиз теле дә "модага" кереп бара) "даваника", "бабуля", "пап-мам" дип дәшүен күбебез төзәтми бит.

    Татар теле республикабызда дәүләт теле статусына ия. Шөкер, шуңа күрә ул мәктәпләрдә, шул исәптән бездәге 41 мәктәпнең барысында да укытыла. Ә менә 1252 татар баласының 653 е генә туган телендә белем ала. Чөнки шушы 41 мәктәпнең 16 сы гына татар мәктәбе бит. Алай гына да түгел, бакча яшендәге сабыйларыбызның да 70 проценты рус телендә тәрбияләнә!

    -Район үзәгендә яшәүче татар гаиләләре балаларын мәктәптә русча укытырга тели. Нишлисең, аларны моңа тормыш мәҗбүр итә, чөнки чыгарылыш имтиханнарын барлык фәннәрдән дә рус телендә тапшырырга кирәк бит. Югары уку йортларында да русча укыталар. Шулай булгач, ата-ананы гаепли алмыйбыз. Әмма мәктәпләрдә татар телен укытуга зур игътибар бирелүен дә әйтәсем килә. Барлык мәктәпләрдә рус, чуаш, башка милләт балалары да татар телен өйрәнә, укучыларыбыз олимпиадалардан җиңеп кайталар,-ди милли укыту һәм регионара хезмәттәшлек буенча мәгариф идарәсе белгече Фәүзия Гыймадиева.

    Бала күңелендә туган телгә мәхәббәт, ихтирам хисләрен ата-анадан кала тел укытучылары тәрбияли. Безнең район мәктәпләрендә дә бар андый фидакарь мөгаллимнәр. Базарлы Матак урта мәктәбенә рус телендә укырга дип килгән балаларыбызда ана теленә мәхәббәтне Вилә Хафизова һәм Миләүшә Фәттахова сүндерми саклый. Алпар мәктәбендә Рәзилә Зәйнетдинова, Яңа Салманда Гүзәлия Рәхмәтуллина, Түбән Әлки мәктәбендә Айзирәк Мисалова һәм башка укытучыларга сокланмый мөмкин түгел.

    -Әле менә бу арада 11 укытучыбыз мастер-класслар бирделәр. Чуаш Кичүе мәктәбенең татар теле укытучысы Радия Хөсәенова җиңүче дип табылды, ул речспублика ярышларында да катнашып кайтты. Укучыларыбыз арасында Нәби Дәүли исемендәге фәнни конференция үткәрү дә туган телебезне өйрәнүгә омтылышны арттырыр, дип ышанабыз,-диде Фәүзия Гыймадиева.

    …Туган тел - милләтебезне күрсәтеп торучы иң ачык, аңлаешлы билге ул. Туган тел - кешенең үзаңын үстерүче, аны башка милләт вәкилләре арасында аерып күрсәтүче тамга. Бу дөньяда кемлегеңне онытасың, асылыңны югалтасың килми икән, әби-бабаң, әти-әниең бүләгенә - туган телеңә ихтирамлы булырга, аны киләсе буыннарга тапшырырга тиешлегеңне онытырга һич ярамый.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: