Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Түбән Кәчи авылы клубында якташыбыз Анатолий Самаркинның “Деревенские мотивы” исемле яңа китабын тәкъдир итү кичәсе булды

    Яңа китапның дөнья күрүе уңаеннан үткәрелә торган мондый чаралар районда бик сирәк күренеш. Соңгы елларда ике яңа китапны тәкъдир итүне генә искә төшерә алам. Болар "Каргауыл" тарихи-әдәби басмасы һәм Олег Мурзинның "Сихтерме - село родное" китабы. Анатолий Самаркин утыз елдан артык Спас район газетасы редакторы булып эшләде. Яңа китабын туган...

    Яңа китапның дөнья күрүе уңаеннан үткәрелә торган мондый чаралар районда бик сирәк күренеш. Соңгы елларда ике яңа китапны тәкъдир итүне генә искә төшерә алам. Болар "Каргауыл" тарихи-әдәби басмасы һәм Олег Мурзинның "Сихтерме - село родное" китабы.

    Анатолий Самаркин утыз елдан артык Спас район газетасы редакторы булып эшләде. Яңа китабын туган авылында тәкъдир итү кичәсенә дә Болгардан элекке хезмәттәшләрен, дусларын чакырган иде. Шулай ук авторның классташлары, үзе укыган Юхмачы мәктәбеннән кунаклар бар иде. Ә инде түбәнкәчилеләр клуб тутырып килде.

    Авылларда берәр чара үткәрелсә, мәктәп булганга сөенеп куясың. Биредә дә мәктәп укучылары Анатолий Петровичның шигырьләрен укыдылар, матур итеп җырладылар. Ярый әле кичәнең бу өлеше озак бармады - клуб эче салкын, без залда кайры туннардан утырабыз, ә балалар сәхнәгә концерт күлмәкләреннән чыга.

    Түбән Кәчи авыл җирлеге башлыгы Михаил Елифанов китап бәйрәменең төп хуҗасына - Анатолий Самаркинга сүз бирде.

    -Мин яңа китап тәкъдир итү чараларында күп катнаштым. Әмма берзаман үземнең шундый кичәмне үткәрермен дип уйламаган да идем. Минем өчен бу бик дулкынландыргыч вакыйга. Иң элек бирегә килгән барлык кунакларга ихлас рәхмәтемне җиткерәм,-дип башлады сүзен Анатолий Петрович.

    Аннан ул кыскача үзенең тормыш юлын сөйләп үтте. Анатолий Петрович әти-әнисе белән эчкерсез горурлануын белгертте. Аның әтисе Петр Дмитриевич гомерлек механизатор, комбайнчы иде. Гади колхозчы булса да, алдынгы карашлы, бик актив кеше була ул. Районның олы җитәкчеләре дә бик хөрмәтләгән аны, авыл халкы да ихтирам иткән.

    Коллегамның әтисе турында сөйләгәнен тыңлаганда мин: "Әнә каян килә икән талантлы, тирән белемле журналистның чишмә башы",-дип уйлап утырдым.

    Анатолий Петрович 1964 елда үзе тәмамлаган Юхмачы урта мәктәбен олы хөрмәт белән искә алды.

    -Шундый көчле укытучылары булган мәктәптә белем алуымны мин үземә тормыш бүләге дип кабул итәм,-ди ул.

    Анатолий Самаркин бүген инде лаеклы ялда. Ул хәзер Казанда яши. Тик ял итеп утырырга исәбендә дә юк - "Элита Татарстана" журналында әдәби редактор буларак эшен дәвам итә. Гомере буе авыл гаме һәм проблемалары белән кайнап яшәгән журналист калада да безнең тормыштан аерылмаган. Әлеге басмада ул "Провинция вакыйгалары" ("Провинциальная хроника") рубрикасын алып бара. Ике ел дәвамында республикабызның ике дистәдән артык районында булып, авыллар тормышын чагылдырган үтә дә кызыклы, үзенчәлекле караш белән тасвирланган күләмле язмалар чыгарып килә. Каләмдәшләре, дуслары киңәше белән әлеге журнал язмаларын бергә туплап, китап бастырып чыгарды Анатолий Самаркин.

    Мин, әлеге китапны беренче кулыма алуга, үзебезнең районга кагылышлы язмаларны барлый башладым. Монда Сихтермә-Хузангай төбәгенә багышланган тирән эчтәлекле мәкалә урын алган. Районыбыздагы мәгариф тормышына кагылышлы, төрле проблемаларны һәм аларның чишелеш юлларын күрсәткән язма да гаять кызыклы. Һәм, билгеле инде, Анатолий Петровичның туган авылы Түбән Кәчи турындагы мәкалә зур игътибарга лаек. Анда бер авыл мисалында районыбыздагы һәр авылга кагылышлы проблемаларны күзалларга мөмкин.

    Автор китапка үзенең төрле елларда иҗат иткән шигырьләрен дә керткән. Анатолий Петрович бит поэзия өлкәсендә дә каләм чарлаган шәхес. Аның шигъри тәлгәшләрдән торган бер китабы бар иде инде. Туган ягыбызга, аның саф күңелле, эчкерсез кешеләренә багышланган шигырьләре "Әлки хәбәрләре" газетасында да даими басылып килде.

    Анатолий Самаркинның сыйныфташы, Алексеевск агрокөллиятенең Юхмачы филиалы җитәкчесе Валентина Соколованың чыгышын да кичәдә катнашучылар зур кызыксыну белән тыңлады.

    -Без Анатолий Петрович белән Юхмачы мәктәбен нәкъ илле ел элек тәмамладык. Безнең сыйныфтагы 25 укучының 23 е югары белем алды. Хәзергә чаклы мәктәпнең һәрбер укытучысын исмнәре белән хәтерлим. Тирән белемле, зыялы, интеллигент мөгаллимнәребез безгә бик төпле белем бирделәр. Без бик күп укый идек, поэзияне яраттык, төрле әдәби кичәләр үткәрә идек. Яшьлек елларымны мин сагышланып түгел, ә рәхмәт, канәгатьлек хисләре белән искә алам. Бүген Анатолий Петровичның иҗат кичәсендә сабакташым өчен чын-чынлап горурланып утырам. Нинди талантлы журналист чыккан безнең арадан. Аңа озак һәм бәрәкәтле иҗат гомере телим,- ди Валентина Тимофеевна.
    -Анатолий Петрович, Сез безнең мәктәпне тәмамлаганда мин әле тумаган да булганмын икән,-дип сүзгә кушыла Юхмачы мәктәбе укытучысы Андрей Романов. -Шулай да мәктәбебез турында шундый якты хатирәләрегезне ишетү бик күңелле булды миңа. Мәктәпне 50 ел элек тәмамлаган сез сабакташлар очрашуын оештырсак, искиткеч матур чара булыр иде.

    Безнең бу аралашу музыкаль бизәлешләргә дә бай булды. Анысын тамашачыларга Болгар мәктәбе укытучысы Евгений Кременсков бүләк итте. Ул:

    -Егерме беренче гасырда яшибез бит, клубта берәр аппаратура булыр әле дип, музыкаль язмаларымны алып килгән идем. Беләм инде авыллардагы хәлне, җиһазлар белән авыр. Биредә исә бөтенләй бернәрсә дә юк икән,-дип үзенең ак баянын сыздырып җибәрде.

    Аппаратура дигәннән, ул авылларыбыз клубларының әлегә авырткан җире. Быел, Мәдәният елында, андый җиһазларны сатып алу буенча республикада планлы эшләр башкару күздә тотыла.

    Дөрес, биредә клуб җитәкчесенең теләге булса, әлеге чарага микрофон булса да таба алган булыр иде. Хәер, тамаша залында әлән-сәлән янган бер-ике лампочкага риза булып эшләгәннәрдән әллә ни көтәсе дә юк шул. Әдәби кичә ярым караңгы залда дәвам итте. Ярый әле болар кичәнең бердәнбер кимчелекле ягы булды.

    Ә без әле Анатолий Петровичның яңа китабы турында озаклап сөйләштек. Әңгәмәгә Спас районы газетасы редакторы Владимир Корнилов, заманында Татарстан радиосы редакторы булган Раил Миңнуллин, Түбән Кәчи мәктәбе укытучылары кушылды. Авторга ихластан иҗади уңышлар теләдек, укучыларыңны сөендерерлек яңа әсәрләр, китаплар көтеп калабыз, дидек.

    Р.S. Анатолий Самаркин үзе укыган мәктәпләргә яңа китабын калдырды. Ул китапны һәр авыл китапханәсендә дә булдырасы иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: