Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Уяв: үткәннәрне бүгенгегә бәйләп

    2 июньдә Югары Колчурино авылында чуаш халкының милли бәйрәме "Уяв" үткәрелде. Районыбызда быел әлеге бәйрәм тугызынчы тапкыр узды.

    "Уяв" елдан-ел матуррак, эчтәлеклерәк, күбрәк халык катнашында үтә. Белгәнебезчә, "Уяв" ул чуашларның язгы сабан эшләре төгәлләнгәч оештырыла торган бәйрәме. "Уяв" сүзе турыдан-туры тәрҗемә иткәндә саклау ("соблюдение") дигәнне аңлата. Димәк, бәйрәм халыкның электән килгән йолаларын, традицияләрен үз эченә ала. Элегрәк елларда бу бәйрәм кысаларында егетләр һәм кызлар арасында төрле бәйгеләр үткәрелгән, көрәштә "Чуаш батыры" ачыкланган. Шулай ук милли ризыкларны, эчемлекләрне иң оста һәм тәмле итеп әзерләүдә ярышканнар, кул эшләнмәләре күргәзмәләре булдырылган. Туйлар үткәрү, кич утыру йолалары да күрсәтелгән.
    Халыкта "Уяв" белән бәйле бик күп әйтемнәр, тормышта исбатланган сынамышлар яши. Шуларның берсе - "Уяв"ны бәйрәм итмәгән елны халык чирләргә күбрәк бирешер, иген уңмас, табигать бәла-казасы булуы бар, дигән ышану. Ни генә булмасын, чуаш халкы гомер-гомергә, авыр елларда да, "Уяв"ны үткәргән, шул рәвешле милли традицияләрне саклаган, яңарткан.
    Узган шимбә көненә билгеләнгән "Уяв" бәйрәменә дә район авылларыннан, шулай ук читтән якташларыбыз, кунаклар бик күп җыелган иде. Дәрәҗәле кунакларны чуаш милли киемнәренә киенгән кызлар ипи-тоз һәм өйдә ясалган сыра белән каршы алдылар. 2012 елның "Уяв"ы бик тантаналы башланып китте.
    Иң элек сәламләү өчен сүз район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга бирелде.
    -Соңгы елларда без Әлки җирендә тугандаш чуаш, татар, рус халыкларының милли бәйрәмнәрен бергәләп билгеләп үтәбез. Тормышыбызга үтеп кергән шундый бәйрәмнәребезнең берсе - "Уяв". Без бит бай тарихлы җирләрдә яшибез. Әйтик, мәгълүм Сувар шәһәрлеге янәшәдә генә, Кузнечиха авылы тирәсендә урнашкан булган. Биләр, Болгар шәһәрләре дә безнең күршедә генә. "Уяв" бәйрәменең мәгънәсе бик тирән. Узган ел да, быел да бу бәйрәм алдыннан күптән көтелгән шифалы яңгырлар явып узды. Бәйрәмне оештыруга зур өлеш кертүче Геннадий Михайлович Волостновка олы рәхмәт. Халыкның гореф-гадәтләрен, телен саклауга хезмәт итүче чараларны үткәрүдә ул һәрчак актив. Ә без аңа һәм шундый инициатива белән чыгучыларга ярдәм итәргә гел әзер. Бәйрәм белән котлыйм сезне. Һәркайсыгыз сәламәт булыгыз, бу күңелле чарадан рухи азык, күтәренкелек алыгыз,-диде Фердинат Мидхәтович.
    Районыбызда узучы "Уяв" бәйрәменә һәр елны диярлек Түбән Кама шәһәреннән Наталья Затеева кайта. Ул Югары Колчурино мәктәбендә укыткан, берничә буынга белем, тәрбия биргән хөрмәтле шәхес. Геннадий Волостнов та аңарда укыган булган. Ул Наталья Александровнаның бик гадел, белемле чын педагог булуын билгеләп үтте. Ә Наталья Затеева бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтен әйтеп, үзенең китапларын бүләк итте.
    Татарстанның чуаш милли-мәдәни үзәге советы рәисе Константин Яковлев шулай ук бәйрәмнең дәрәҗәле кунагы булды.
    -Әлки җире чуаш мәдәнияты үсешенең үрнәге булып тора. Сихтермә-Хузангайда Петр Хузангай музее аша халкыбызның тарихын, мәдәниятын, гореф-гадәтләрен өйрәнәбез. Быел февраль аенда Россия чуашлары милли-мәдәни автономиясе федераль советы утырышы кысаларында Әлки җиренә эшлекле сәфәр оештырылды. Районда әлеге чара бик югары дәрәҗәдә узды. Тагын бер кат олы рәхмәт сезгә шундый кунакчыллыгыгыз, һәрчак ачык йөз белән каршы алуыгыз өчен,-диде Константин Яковлев.
    Әлки районының мактаулы гражданы, профессор, академик, тарихчы Альберт Борһановка сүз бирелде.
    -Мин кичә генә Төрекмәнстанда конференциядә катнашып кайттым. Анда безнең якның борынгы тарихы турында да сүз барды. Безгә туган җиребез белән горурланып, һәр милләткә үз ана телендә сөйләшеп, ата-бабаларның бай рухи мирасын саклап яшәргә кирәк,-диде ул.
    Бәйрәм кунагы, оешкан җинаятьчелек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе Петр Сысоев (Самара өлкәсеннән) һәм якташыбыз меценат Геннадий Волостнов мәдәният һәм сәнгать, икътисад өлкәсендә зур хезмәт куйган күп кенә райондашларыбызны бүләкләделәр. Каратэ буенча республика ярышында җиңү яулаган яшь спортчыларыбыз Игорь Вассунов һәм Андрей Зиньковка Мактау грамоталары һәм кубок тапшырылды. Ә инде протоиерей Андрей Зиньков Юхмачы авылы чиркәве төзелешенә матди һәм рухи ярдәмнәре өчен Эльза Боровецкаяга һәм Любовь Волостновага Казан һәм Татарстан архиепископы Анастасий исеменнән медальләр тапшырды.
    Бәйрәмне җырлы-биюле хоровод дәвам итте. Барлык кунаклар чуаш милли җыры астында кулга-кул тотынышып каен агачы тирәли әйләнделәр. Баянда уйнап дәртле җырлар башкарган Кирил Павлов (Самара шәһәре), "Сеспель", "Тамаша" ансамбльләре, районыбызның үзешчән артистлары чыгышлары "Уяв"ны тагын да җанландырды, ямьләндерде. Янәшәдә кул көрәштерү, аркан тарту, гер күтәрү ярышлары башланды. Монда һәркемне шашлык, уха, тәмле ботка белән сыйладылар. Сәүдәгәрләр гөр килеп сату итте. Җырлы-биюле бәйрәм әле озак барды, халык күңеле булганчы ял итте.
    Соңрак без район башлыгы Фердинат Мидхәтович белән "Уяв" бәйрәме турында сөйләшеп алдык.
    -Халыкның шулай ата-бабадан килгән бәйрәмне тормышка кире кайтаруы, аны яратып үткәрүе бик әйбәт,-дип билгеләп үтте ул.-Киләчәктә "Уяв"ны тагын да баету, эчтәлеклерәк итү өстендә эшлисе бар әле. Әйтик, бәйрәмне элеккеге кебек табигать кочагында оештырырга кирәк (быел ул Югары Колчурино мәктәбе бакчасында узды. Авт). Чуаш халкының милли уеннары, ярышлары белән дә баету зарур. Элек чуашларның "Ана туй" бәйрәмендә көрәш, ат чабышына кадәр оештырылган бит. Безгә шул йолаларны кире кайтарасы иде. Ә инде "Уяв"ның башлангычы бик матур. Халык монда рәхәтләнеп ял итә, аралаша, күңел күтәренкелеге ала. Мондый чаралар кешеләрне берләштерә, милли горурлык хисе дә уята бит әле.

    P.S. Республика "Уяв" бәйрәме 3 июльдә Нурлат районында узачак. Ул сәгать 10да башлана.

    Теги: "Уяв"
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: