Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Укучыларны кайнар азык белән тәэмин итүгә сентябрь-февраль айларында 3 млн. 249 мең сумнан артыграк акча тотылган

    Укучыларны кайнар азык белән тәэмин итүгә сентябрь-февраль айларында 3 млн. 249 мең сумнан артыграк акча тотылган. Әлеге сумма өч өлештән тора: район бюджетыннан бирелгән акчалар, мәктәпләрнең бюджетыннан тыш эшчәнлеге нәтиҗәсендә алынган средстволар һәм ата-аналар кертемнәре. Күпме бу сумма, азмы? Мәктәптә ярты көн үткәрүче балаларны тиешенчә тукландырырга җитәме? Укучылар санына бүлеп...

    Укучыларны кайнар азык белән тәэмин итүгә сентябрь-февраль айларында 3 млн. 249 мең сумнан артыграк акча тотылган. Әлеге сумма өч өлештән тора: район бюджетыннан бирелгән акчалар, мәктәпләрнең бюджетыннан тыш эшчәнлеге нәтиҗәсендә алынган средстволар һәм ата-аналар кертемнәре. Күпме бу сумма, азмы? Мәктәптә ярты көн үткәрүче балаларны тиешенчә тукландырырга җитәме?

    Укучылар санына бүлеп караганда, көнлек чыгымнар төрле мәктәптә төрлечә. Район мәгариф идарәсендә әйтүләренчә, Иске Чаллы, Иске Тахтала, Чиябаш, Карга, Югары Колчурино, Югары Әлморза мәктәпләрендә һәр укучы көненә 20 сумнан артыграк бәягә туклана. Ә Борискино, Чуаш Кичүе, Түбән Әлки, Алпар мәктәпләрендә, Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә укучының төшке ашы бәясе 10-12 сум тирәсе. Кошки мәктәбе бу җәһәттән тискәре "рекорд"ка ия: биредә бер укучыны ашатуга 8 сум 8 тиен тотканнар.

    Дөрес, бу саннарны төрлечә кабул итәргә була. Чөнки һәр мәктәп диярлек зур мәйданнарда яшелчә, бәрәңге үстерә, сыер, дуңгыз, сарык, кош-корт асрый. Һәм укучыларын тукландыруны тулысынча диярлек үз өстенә ала. Әйтик, Иске Матак урта мәктәбе 1 гектар мәйданда бәрәңге, бик күп итеп кәбестә, помидор, кыяр, кишер-чөгендер үстергән.

    -Уку елы башланганнан бирле дүрт дуңгыз суйдык инде. Укучыларга һәр көнне итле аш әзерлибез, икенче аш сөтле була, 3 сыерыбыз бар бит. Балалар иртүк киләләр дә, дүртенче яртыда гына кайтып китәләр. Аларны көне буе ач тотып булмый бит,-ди мәктәп директоры Мария Чванова.

    Алпар мәктәбе ашханәсендә итле аш, боткалар пешерәләр. Яшелчәләр үзләренеке, әти-әниләрдән җыелган акчага икмәк, шикәр комы, конфет-печенье кебек азык-төлек сатып алалар.

    -Әмма ата-аналар кертемнәре бик аз - аена 200 сум гына. Бу безне авыр хәлгә куя, билгеле. Итне дә бит шул акчага алабыз. Мөгаен, арттыру турында сөйләшәсе булыр әти-әниләр белән,-ди мәктәп җитәкчесе Наилә Гарипова.

    Борискино мәктәбендә беренче-икенче ашларны көнаралаш пешерәләр. Салатлар үзләре үстергән яшелчәләрдән. Мәктәптә 72 укучы бар, озайтылган көн төркемендәге балалар ике тапкыр ашыйлар. "Чәй, шикәр, ярмаларны җитәрлек сатып алдык. Күбрәк үз мөмкинлекләребезгә таянабыз",- диләр мәктәп җитәкчеләре

    Әйе, әти-әниләрдән җыйган акча - 200 сум - бик аз, билгеле. Ул бит көненә 7 сум тирәсе генә. Бүгенге көндә бу акчага нәрсә алып була?

    -Ата-аналарның кайберләре әле шул акчаны да бирә алмыйлар!-ди Иске Тахтала мәктәбе директоры Ирина Ферапонтова.-Бездә 59 укучы, шуларның 40 гына мәктәптә туклана. Озын тәнәфесне махсус 40 минут ясадык, мәктәптә ашамаган бала өенә кайтып ашап килергә өлгерсен дидек. Ә ата-аналары акча биргән укучылар әйбәт туклана, район бюджеты хисабыннан без уку елы башында ук озак саклана торган продуктларны җитәрлек алып куйдык. Ит мәсьәләсенә килгәндә, өч сарык суйдык, үз хуҗалыгыбызда асрыйбыз. Бәрәңге, кәбестә, яшелчәләр, җиләк-җимештән әзерләнгән компотлар җитәрлек бездә.

    Карга мәктәбендә пешекчеләре Яхина Резидәне мактап туймыйлар. Алтынчы разрядлы белгеч, ул иң гади продуктлардан да бик тәмле итеп ризыклар әзерли, 33 укучыга берүзе пешереп өлгертә. Бу авылда март аеннан ата-аналар кертемен 300 сумга кадәр күтәргәннәр. Зур мәйданлы мәктәп бакчасында бәрәңге һәм башка яшелчәләр үстергәннәр, аларны авылдашлары Әнвәр Вәлиев булышлыгы белән төзелгән нәүрәптә һәм ике зур суыткычта саклыйлар. Үзләреннән артканны сатып акча да эшләгәннәр.

    -Укучыларыбызны кызыл балык белән сыйлыйбыз хәтта! Өстәлдә сыр, казылык, төрле салатлар гел булып тора. Бер көнне аш, икенче көнне итле ботка әзерлибез. Менюда компот, кофе, коймак, кабартмалар да бар,-дип канәгатьлеген яшермичә сөйләде мәктәп директоры Фәнүсә Минһаҗева.

    Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшинның моннан 7-8 ел элек мәктәп директорларын үзләрендә ярдәмче хуҗалык булдырырга, яшелчә үстерүгә җитди карарга үгетләве бүген мәктәпләрнең финанс хәлен бик нык җиңеләйтә. Кайда тырышалар, бу безнең эш түгел, дип әйтмиләр, анда бюджеттан тыш акча да эшлиләр, мәктәп ашханәләре дә азык-төлек белән тәэмин ителгән. Билгеле, укыту-тәрбия эше белән беррәттән зур хуҗалык алып бару бик авыр. Әмма шунсыз булмый. Тамагы тук баланың сәламәтлеге дә ныграк, укуга күңеле дә ята төшә бит.


    Раиса Самарина, Югары Колчурино.

    -Балаларым белән бер авылда яшибез, хәзер алты оныгым укып йөри. Мин аларның мәктәптә ничек тукланулары турында гел сорашып торам, яратып ашадык, тәмле булды, әле сорап та алдык, дип әйтәләр. Рәхмәт мәктәп җитәкчеләренә, балалар турында бик кайгырталар.

    Рузалия Кәримова, Татар Суксуы.

    -Ике кызыбыз (оныкларыбыз) Урта Әлкигә йөреп укыйлар, көне буе өйдә юк. Әгәр мәктәптә ашатмасалар, нишләр идек икән? Ә болай балаларның тамаклары тук - әйбәт ашаталар. Бүген ак ботка иде, бүген кара ботка бирделәр, дип кайтып сөйлиләр. Кечесе ашауга батыррак, мин тагын бер тәлинкә ашадым, ди. Димәк барысына да җитәрлек пешерәләр.

    Дмитрий Локтев, Кошки мәктәбе директоры.

    Без әти-әниләрдән аена 100 сум гына акча җыя алабыз, чөнки аларның күбесе эшсез, очны-очка ялгап яши. Бик тырышып яшелчәләр, бәрәңге үстердек, тавыкларыбыз, куяннар бар, бозау алдык. Ярдәмче хуҗалыгыбызны үстерергә тырышабыз. Алга таба укучыларны ашату яхшырыр, дип ышандыра алам.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: