Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Юлда инспекторлар түгел, видеокүзәтү артачак

    16 апрельдә районыбызда эш визиты белән Татарстан юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рифкать Миңнеханов булып китте. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин озатып йөрде. Рифкать Миңнеханов район эчке эшләр бүлегенең яңа корпусларын карады. Шунда ук полициянең участок инспекторлары һәм дәүләт автоинспекторлары белән юл иминлеген саклау буенча эшлекле сөйләшү...

    - Рифкать Нургалиевич, районыбызда юл иминлегенең торышын ничек бәяләр идегез?
    - Быелның өч аенда республикада гомумән юлдагы иминлекне саклау буенча нәтиҗәләр әйбәт. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда республикада юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 33 кешегә кимрәк. Әмма проблемалар бар әле. Минем районнарга чыгуым да бу юнәлештә яңа резервлар табуга юнәлдерелгән. Юлларда күзәтүләрне, эшләребезне тагын да камилрәк, нәтиҗәлерәк оештырырга тырышабыз.
    - Сез районнарга күбрәк үзегез чыгып, андагы хәлләрне үз күзләрегез белән күреп бәяләргә омтыласыз бугай. Әйтик, башка кайбер ведомство-министрлыклар кебек урынбасарларыгызны гына юлламыйсыз…
    - Юк, урынбасарларым да күп йөри, үзем дә ел дәвамында районнарда еш булам. Менә узган ел республиканың берничә районында гына булырга җитешмәдем. Әлкидә соңгы тапкыр 2013 елның сентябрендә булган идем. Урыннарда бик күп мәсьәләләргә ачыклык кертелә, проблемалар хәл ителә. Шуңа алга таба да районнарга йөриячәкбез. Мәктәпләр, балалар бакчалары белән эшләүгә дә игътибарны арттыра төшәсе бар. Юл йөрү кагыйдәләрен кешегә яшьтән сеңдерә алсак, без күп проблемалардан арыныр идек. Дөрес, бу эшләр еллар үткәч кенә уңай нәтиҗәсен бирер әле.
    Районнарда нинди эшләр алып барылуын, нинди үзгәрешләр булуын белеп тору, кешеләр белән очрашу хезмәтебезне оештыруда ярдәм итә. Менә сездә полиция бүлегенең яңа биналары сафка бастырылган. Бу яңа корпуска безнең хезмәткәрләрне дә күчерергә дип уйлыйбыз. Дөрес, башта анда безнең инспекторлар өчен тиешле эш шартлары тудырырга кирәк. Ә бу финанс чыгымнары сорый. Ул мәсьәләне чишеп булыр дип уйлыйм. Полиция белән ГАИ бер йортта булсалар, күп проблемаларны хәл итү җиңелрәк булыр иде.
    - Рифкать Нургалиевич, республика хөкүмәте үткәргән соңгы видеокиңәшмәләрнең берсендә салмыш хәлдә рульгә утырган шоферларның исемлеген газеталарда бастырырга кирәк, дигән фикер яңгырады. Без аны элегрәк елларда бастыра да идек. Хәтта исерек килеш ГАИ хезмәткәрләренә эләккән бериш райондашлар: "Штрафын да түлим, зинһар, газетада чыгарып кына мәсхәрә итмәгез", - дип киләләр иде. Аннан сәрхүш йөртүчеләрнең исемнәрен матбугатка чыгару туктады. Хәзер бу мәсьәләдә үзгәреш булырмы, исерек йөртүчеләр исемлеген без нәрсәгә нигезләнеп бастырырбыз икән?
    - Автотранспорт белән исерткеч кулланган хәлдә идарә итүчеләрнең эшен суд карый. Әлеге исемлек аларның сайтында игълан ителә. Суд карарын шуннан алып район газетасында бастырырга мөмкин. Суд хөкем карары чыгарганчы, эчеп юлда йөрүчеләрнең исемнәрен язарга ярамый, билгеле.
    Аннан безнең республика дәүләт автоинспекциясе идарәсе сайтында "Куркыныч шофер" дигән исемлек бирелеп килә. Без анда исерек хәлдә рульгә утырган шоферларның һәм ГАИ штрафларын үзвакытында түләмәүчеләрнең исемнәрен бастырабыз. Халык кемнән нәрсә көтәргә мөмкин икәнен белеп торсын. Тәртип бозучы йөртүчеләр дә үзләрен нинди җәза көтүеннән хәбәрдар булсын.
    - Рифкать Нургалиевич, эш автомобильләренең хезмәт итү срогы күпме? Иске машина бит, бердән, юлда йөрүчеләр өчен куркыныч тудырса, икенче яктан, аны асрау зур чыгымнар сорый.
    - Служебный автомобильнең Россиядә җитештерелгәне алты елдан гамәлдән чыгарыла ала. Чит ил маркалылар бераз озаграк йөрергә тиеш. Әмма, финанс мөмкинлекләре чикле булганлыктан, әлеге автомобильләр тиешледән озаграк та йөртелә. Техник күзәтү аларның төзеклеген расласа, машиналар тиешле нормадан күпкә артык та йөри ала. Әнә раритет машиналар берничәшәр дистә еллык була, ә үзләре хәйран әйбәт хәлдә. Билгеле, автомобильнең кем кулында булуына күп нәрсә бәйле. Мин бүген сезнең суд притавында булдым. "Нива" машиналары 2007 елгы. Ә халәте бүген заводтан чыккан кебек. Аның шоферына "бишле" куярга була.
    - Автомобильләр саны арта барган чорда юлларда аварияләрне киметү максатында тагын нинди чаралар күрүне күздә тотасыз?
    - Мәктәпләрдә балаларны юл кагыйдәләренә өйрәтүне арттырасы бар. Бу эшләр башкарыла, әмма бирелгән сәгатьләре аз. Автомәктәпләргә таләпләр җитдиләнә төште. Анда шартлар да яхшырды, өйрәтү, укыту да көчәйтелде. Әлегә нәтиҗәсен әйтеп булмый, бу эш башланды гына. Законнарның кырыслануы шулай ук уңай нәтиҗәсен бирә. Штрафларның артуын күздә тотам мин. Юлларда техник контрольне көчәйтү дә автомобиль һәлакәтләрен киметергә мөмкинлек бирә. Әйтик, видеофиксация нокталарын арттыруның файдасы күз алдында. Юлда инспекторлар күбрәк булса, сәфәр кылучылар тәртиплерәк йөриләр. Хезмәткәрләр санын арттыру турында сүз бармый, хөкүмәтнең андый мөмкинлеге юк. Видеофиксация җиһазларын арттырырга исә финанс яктан да җаебыз бар, һәм алга таба аны эшләячәкбез дә. Тиздән юлларга машинаның уртача тизлеген билгели торган 100 аппарат куярга җыенабыз. Әлеге программада Әлки районы да бар бугай. Шунысы да бар: матбугат чаралары белән тагын да тыгызрак элемтәдә эшләргә кирәк. Бу да һичшиксез уңай нәтиҗә бирә.
    - Рифкать Нургалиевич, сез матбугат белән тыгыз элемтәдә эшлисез. Район автоинспекторлары да безне әледән-әле юлларга рейдка чакыралар…
    - Дөресен әйткәндә, безнең бит төп бурычыбыз халык арасында профилактика эше алып бару. Штраф түләтү ул соңгы чара. Һәр кеше юлга чыкканда кагыйдәләрне үтәмәүнең аны нәрсәгә китерәсен белеп торырга тиеш. Исерек көе рульгә утырганмы - 30 мең сум штраф, "права"сыз калу куркынычы бар. Баланы машинада махсус кәнәфисез йөрткән өчен 3 мең сум штраф каралган. Байтак кеше шуны истән чыгара. Боларны матбугат аша гел искәртеп торырга кирәк.
    - Әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: