Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • УНСИГЕЗ ЕЛ ҮТКӘЧ ТАПШЫРЫЛГАН БҮЛӘК

    Түбән Кәчидә яшәүче 82 яшьлек Алексей Владимирович Тутеровны Казан һәм Татарстан архиепископы Анастасий Мактау кәгазе белән бүләкләгән. "Изге Чиркәү хөрмәтенә тырыш хезмәте өчен" диелгән әлеге грамотада.

    Бу авылда нарат чиркәү 1898 елда Петербург сәүдәгәре Шрейникель (халык хәтерендә аның фамилиясе әнә шул рәвешле сакланып калган) ярдәменә һәм халыктан җыелган акчага салына. Православ христианнарга озак хезмәт итә чиркәү: бирегә тирәүрше авыллардан да агыла халык, кәчилеләр дә шунда никахлашалар, шунда балаларын чукындыралар, шул ук чиркәүдән якыннарын соңгы юлга озаталар.

    1936 елда Түбән Кәчи чиркәве өстендә кара болытлар куера - аның чаң суга торган манарасындагы хачын бәреп төшерәләр.

    - Мин бу көнне хәтерлим әле, малай гына булсам да, авылдашлар арасында басып карап тордым. Ә менә кемнеңдер бу эшкә каршы чыкканы, ризасызлык белдергәне истә калмаган, - ди Алексей Владимирович, ул ерак заманнарны хәтерендә яңартып.

    Шуннан чиркәү үз вазыйфасын үтәүдән туктый, ә 1967 елда аны сүтеп, бүрәнәләреннән мәктәп төзеп куялар. Совет чоры бит, атеистик тәрбия заманнары.

    Ләкин халык күңелендәге ышануны бернинди тәрбия дә бетерми, тамырын корыта алмый, ул тирәндә, иң үзәктә сүнмәс очкын булып, иң авыр вакытларда да җанны җылытып, яшәргә көч биреп тора икән. Илдә хәлләр үзгәреп, Аллага ышануыңны яшерергә кирәкми башлагач, Түбән Кәчи авылы карчыклары Алексей Владимировичка киләләр һәм чиркәүне торгызу артыннан йөри башлавын үтенәләр.

    - Пенсиягә чыккан идем инде, төзелеш алып бару тәҗрибәм дә бар, ризалаштым. Исәп-хисап счеты ачтым, документлар әзерләдем һәм йөри торгач, чиркәүне торгызуга рөхсәт алдым. Ә авылдашлар әйтә, инде безгә алтарь төзеп бир, хач та куйдырт, диләр. Шуннан кабат эшкә тотындым: чуаш, урыс авылларына барып халыктан акча сорап йөрдем. Ике елда 100 мең сумны халыктан җыйдым, 20 мең сумны колхоз бирде, - дип сөйли ул еллардагы эшләре турында Алексей Владимирович.

    Чиркәү бүрәнәләреннән төзелгән мәктәпне таш бинага күчергәч, аларны кабат файдаланырга уйлыйлар кәчилеләр. Түбәсен сүтеп, хач кую өчен манара чыгаралар, 50 мең сумга ике хач алып кайталар. Ул чактагы ПМК-8 җитәкчесе Илдус Кәлимуллин кран белән булыша, ә кранчы Илгиз Хисамиев хачларны тиешле урыннарына күтәртеп тә куя.

    - Чиркәүне 1993 елда, Изге Ана бөркәнчеге көнендә ачтык. Ә аңа кадәр күпме хезмәт куйганны үзебез генә беләбез. Мин бөтен нәрсәнең төгәл исәбен алып бардым. Чиркәвебезне төзүгә 1848 эш көне китте, шуның 848 е минем гаилә өлеше - үзем, улларым, оныкларым булдыра алганны эшләргә тырыштык, - ди Алексей Владимирович.

    Билгеле, Түбән Кәчи авылында яшәүчеләр һәрберсе әлеге изге эшкә үз өлешләрен кертергә тырышалар. Чиркәүне төзү катлаулы күчеш һәм кризис елларына туры килә, халыкка хезмәт хаклары күптән түләнмәгән, акча юк. "Әмма шунысы яхшы - техника күп иде, теләсә кайчан трактор, йөк машинасы табып була иде", - дип искә төшерә Алексей Владимирович. Авылдашлары Кондратьев Николай, Коробков Петр, Алексеев Гавриил, Световидов Сергей урман кисәләр, аны чыгаруда эшлиләр, Василий Тутеров, Валерий Самаркин, Константин Баканов, Сергей Тутеров, Алексей Федорович Тутеров, Андрей Ильдюхин төзелештә эшлиләр, ә Петр Тихонов, Петр Сладкин, Александр Кузьмин, Петр Вазюков һәм башкалар такта-борыслар чыгаралар. Кыскасы, чиркәүне бөтен авыл белән торгызалар кәчилеләр.

    - Авыр булды, шөкер, җиңеп чыктык. Кызганыч, чиркәү төзүдә катнашкан авылдашларның инде күбесе вафат. Ләкин шунысы да бар бит: исән чакларында Алла йорты төзештеләр, изгелек кылдылар алар. Авыр туфраклары җиңел булсын, исәннәргә сәламәтлек бирсен, - ди әңгәмәдәшем.

    Түбән Кәчидә чиркәү ачылганга инде 18 ел булган. Биредә Казаннан килгән рухани Ростислав Логинов хезмәт итә. Әле менә бу арада гына ике сабыйны чукындырганнар. Дөрес, халык күпләп йөрми икән чиркәүгә. Ә бит революциягә кадәр һәр якшәмбедә православныйлар бөтен гаиләләре, бала-чага, туган-тумачалары белән чиркәүгә барганнар, ул тәртип һичшиксез үтәлгән.

    Авылында чиркәү булдыру өчен Алексей Владимировичка шулай итеп күп тырышырга, йөрергә, "нужа күрергә" туры килә. Шушы хезмәтләрен искә алып, быел июльдә Алексеевск бистәсендә дини бәйрәмгә җыелган бик күп халык алдында архиепископның Мактау грамотасын бирәләр. Шактый соңга калып булса да, бүләк иясенә килеп ирешә.

    … Алексей Владимирович әле дә тик тормый, чиркәүне төзекләндерешә, мичләрен карап тора. Яше олы булса да, җаны тынгысыз шул аның.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: