Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Уралар да, чәчәләр дә

    Район хуҗалыкларында механизаторлар көзге һәм сабан культураларын җыеп алу белән беррәттән чәчүгә дә керештеләр. "Көнчыгыш Әлки" филиалының "Чаллы" отрядында да нәкъ шулай эшлиләр. Биредә 1 мең 300 тоннадан артык ашлык суктырганнар, 460 гектар мәйданда көзге арыш чәчүне төгәлләп киләләр. Отрядның Бибай Чаллысы авылы янәшәсендәге 112 гектарлы уҗым бодае басуына моннан...

    Район хуҗалыкларында механизаторлар көзге һәм сабан культураларын җыеп алу белән беррәттән чәчүгә дә керештеләр. "Көнчыгыш Әлки" филиалының "Чаллы" отрядында да нәкъ шулай эшлиләр. Биредә 1 мең 300 тоннадан артык ашлык суктырганнар, 460 гектар мәйданда көзге арыш чәчүне төгәлләп киләләр.

    Отрядның Бибай Чаллысы авылы янәшәсендәге 112 гектарлы уҗым бодае басуына моннан бер көн элек төшкән дүрт комбайн әбәт вакытына турыдан-туры урып суктыруны төгәлләп тә килә иде. Төштән соң механизаторлар Яңа Чаллы авылы авылы янәшәсендәге бодай басуларында эш башлап, "Көнчыгыш Әлки" филиалында бу культураны соңгы гектарларда суктырып бетерәчәкләрен әйттеләр.

    Комбайнчылар Рәниф Гатин, Мөнир Гатауллин, Илшат Сабиров, Әхәт Шәрипов басудагы ашлыкның бөртеген дә әрәм-шәрәм итмичә, үзләренә йөкләнгән хезмәтне җиренә җиткереп башкаралар. "Чаллы"отряды басуларына чаклы бу уңганнар "Алпар", "Үргәгар", "Камка" кырларында көзге бодай суктырганнар. Отряд җитәкчесе Мидхәт Гадиев игенчеләр белән аңлашып, уракны әйбәт кенә оештыра алган.

    -Җәйнең иң кызу вакытында үсентеләр бер тамчы суга тилмерде шул. Булганына шөкер дип эшлибез. Коры ел булуга карамастан, һәр гектарга уртача уңыш 16,5 центнер чыга бу басуыбыздан. Елына күрә бу бик яхшы дип саныйм,-диде җитәкче.

    Әйтергә кирәк, биредә хезмәт куючы егетләр бик тырыш һәм булдыклылар. Әнә һәр уракта икмәк суктыруда беренчелекне кулыннан ычкындырмаучы, хуҗалыкның гына түгел, районның алдынгы комбайнчысы Рәниф Гатин да үзе иярләгән "Лексион"ның сигнал утын кабызды. Басу кырыенда басып торган "КамАЗ" минут эчендә комбайн бушаткычы астына килеп тә туктады. Машина әрҗәсенә бөртек агылган арада Рәниф абый белән сөйләшеп алдым.

    Реклама

    -Уракка 20 июльдә төштек. Бүген-иртәгә филиал буенча уҗым культуралары суктыруны төгәллибез. Яңгырлар гына килеп хезмәтебезне харап итмәсен. Һава торышлары яхшы торганда эшләп калырга кирәк,-ди ул.

    Менә безнең янга "Мега" кыр корабында Илшат Сабиров та тукталды.

    -Заманында "ДОН-1500" дә эшләдең, хәзер тагын да куәтлерәгенә утыргансың. Ничек, аерма бармы? -дим.

    -Күк белән җир арасы,-ди Илшат. -Бу комбайнда эшләве бик рәхәт. Иркен кабина, температура режимын үзеңә ничек кирәк шулай көйләп була. Ял итеп эшләр өчен ясалган техника.бу.

    Егетләр әйтүенчә, һәркайсы көненә күпме ашлык суктырганын, моның өчен күпме хезмәт хакы аласын белеп тора. Хезмәт шартларыннан да канәгатьләр. Көненә ике тапкыр кайнар ризык белән дә сыйлыйлар үзләрен.

    Хуҗалыкта туңга сөрү, уҗым культураларын чәчү дә әйбәт оештырылган. Һәр эштә сыйфатны алга куялар. Моны "Көнчыгыш Әлки" филиалының баш агрономы Линар Галиев та күзәтеп тора. Исмәгыйль Шәрапов, Гомәр Җиһаншин кебек механизаторлар чәчү өчен җирне яхшы итеп әзерләгәннәр. Мөнир Әхмәтшин, Илфар Гатауллин арыш чәчүне төгәлләп килә. Алда әле бу егетләрнең 600 гектарда көзге бодайны җир куенына саласы бар. Марат Харисов исә туңга сөрүдә нәтиҗәле эш күрсәтә.

    Гомумән, "Чаллы" хуҗалыгында урак һәм бүтән кыр эшләре оешкан төстә, күтәренкелек белән алып барыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: