Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • ҮЗ КӨЧЕҢӘ ЫШАНЫП ҺӘМ ДӘҮЛӘТ ЯРДӘМЕНӘ ТАЯНЫП

    Кече эшмәкәрлек бүген үсеш чоры кичерә. Дөрес, эшмәкәрлек белән шөгыльләнү мөмкинлекләре күптәннән тудырылды. Әмма үз эшеңне ачып, аны мөстәкыйль рәвештә алып бару бик аз кешеләрнең теше үтәрлек шөгыль була алды шул. Хөкүмәтебез кече эшмәкәрлекне үстерү һәм җәелдерү юнәлешендә күп төрле программаларны гамәлгә кертә - файдалан гына. Менә шулар хакында уртага...

    Слет Балалар иҗат йортында узды. Анда районда кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүче барлык эшмәкәрләр дә чакырылган иде. Аларга мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирү максатында слетта республиканың төрле службаларыннан бик күп белгечләр дә катнашты.
    Слет узасы зал каршындагы иркен фойеда район эшмәкәрләре җитештергән товарлардан күргәзмә оештырылган иде. Монда үзебезнең пекарняларда пешерелгән ипи һәм камыр ризыклары, кафе-ашханәләрдә әзерләнгән ашамлыклар, "Яшь көч" хуҗалыгының сөт эшкәртү цехы продукциясе, агачтан ясалган ишек-тәрәзәләр, көнкүреш кирәк-яраклары, мәктәп балаларының кул эшләнмәләре урнаштырылган.
    Районда кече эшмәкәрлекне үстерү юнәлешендә җитди эшләр алып барыла. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да авылларда буш торган корылмаларны, буаларны кешеләргә файдалануга бирергә, үзебездәге һәм читтә яшәүче якташларны шунда эшчәнлекләрен ачып җибәрергә өндәп килә. Сүз дә юк, кече эшмәкәрлекне үстерү бик мөһим. Бу, бердән, авыл кешеләре өчен хезмәт урыннары булдыру мөмкинлеген бирсә, икенче яктан, бюджетны керемнәр белән тулыландыручы чыганак та бит. Алга киткән кайбер капиталистик илләрдә кече һәм урта бизнестан кергән салымнар бюджетның төп өлешен алып тора. Районыбызга килгәндә, кече бизнес салымнары узган ел бюджет кеременең 13 процентын тәшкил иткән.
    Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, слетны ачып, анда катнашучыларны район җитәкчелеге исеменнән сәламләде һәм нәтиҗәле эш теләде. Районда кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеше турында район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Замир Зарипов чыгыш ясады. Аның докладында китерелгән саннардан күренгәнчә, районда соңгы 10 елда кече эшмәкәрлек объектлары 10 тапкыр арткан һәм 2012 ел башына 957 берәмлек тәшкил иткән (шул исәптән 87 кече предприятие, 589 юридик зат хасил итмәгән эшмәкәр, 289 крестьян-фермер хуҗалыгы). Кече эшмәкәрлектә мәшгульләр бүген районда эшләүче барлык халыкның 28 процентын тәшкил итә.
    2010 елда кече эшмәкәрлек үсешенә 90 миллион сумга якын, ә 2011 елда 102,5 миллион сум акча юнәлтелгән. Быел бу сумма 110 миллион сумнан да ким булмас дип планлаштырыла. Бу акчалар төрле программалар нигезендә федераль һәм республика бюджетларыннан ташламалы кредитлар итеп бирелә. Әйтик, "Лизинг-Грант" инвестиция программасы проектларына районда 17 кеше дәгъва иткән булса, шуларның 12 се грантны отып техника һәм төрле җиһазлар сатып алганнар. Районда узган ел дәвамында 10 гаилә фермасы эшләп китте. Быел бу юнәлештә тагын да зуррак үсеш көтелә.
    Эшмәкәрлекне үстерүгә дәүләт ярдәме турында республиканың Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе урынбасары Лиана Сәетова слетта бик тәфсилләп сөйләде. Аның әйтүенчә, безнең эшмәкәрләр "Лизинг-Грант" программаларында аз катнашалар. Ә бит бу мөмкинлектән активрак файдалану аларның эшчәнлеген үстерергә һәм җәелдерергә ярдәм итәр иде. Грант отып техника, җиһазлар сатып алганда дәүләт бу чыгымнарның 45 процентын күтәрә. Ә инде социаль хезмәт күрсәтү, җәмәгать туклануы кебек өлкәләрдә эш итүчеләргә чыгымнарның 70 процентына кадәр дәүләт хисабыннан каплау мөмкинлекләре каралган.
    ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Александр Саунин эшмәкәрләрне алкоголь продукциясен сатудагы кайбер яңалыклар белән таныштырды. Ул сыйфаты ягыннан ышаныч яулаган "Татспиртпром" продукциясен сәүдәдә күбрәк булдырырга чакырды.
    Слетта катнашучылар алдында салым органнары, Саклык банкы, Роспотребнадзор, Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре дә чыгыш ясадылар.
    Аннан эшмәкәрләр үзләре сүз алды. "Яшь көч" ҖЧҖ җитәкчесе Фәнис Хәмитов әле күптән түгел генә сөт эшкәртү цехы сатып алып эшләтеп җибәрүләре турында сөйләде. Алар җитештергән продукцияне халык яратып та өлгергән. Тиздән цех тулы куәткә, тәүлек буе эшли башлаячак икән.
    Чуаш Кичүеннән Фәнис Гыйматдинов "Лизинг-Грант" программасы нигезендә колбаса ясау цехы җиһазлары ала алган. Ә бит районда ит эшкәртү цехы бик кирәк иде. Фәнис Тәлгатович тиздән цехны эшләтеп җибәреп, башта көнгә 500 килограмм продукция җитештерергә, ә тора-бара аның куәтен 1,5 тоннага кадәр җиткерергә уйлый. Ул залда утыручы эшмәкәрләрне үзара хезмәттәшлек итәргә чакырды.
    Эшмәкәр Данис Шаһимәрдәнов төзелеш өлкәсендәге уңышлары хакында бәян итте, "Әлки коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ җитәкчесе Искәндәр Сафин халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтүне яхшырту юнәлешендәге эшләре турында сөйләде. "Гиппократ" ҖЧҖ аптекалар челтәре мөдире Ирина Созонова халыкны сыйфатлы дару препаратлары белән тәэмин итүдәге тәҗрибәләре белән уртаклашты.
    "Причал" кафесы җитәкчесе Гүзәл Гатауллина чыгышы да слетта катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты.
    -Минем әтием Казанда беренчеләрдән булып үз ашханәсен ачкан кеше. "Тырыш" дип аталган әлеге ашханәдә ярдәм итеп йөргәндә үк үземнең кафены булдыру турында хыяллана идем. Менә Базарлы Матакта кафе, кунакханәсе, бильярд залы, кибетләре булган "Причал" ны уңышлы гына эшләтеп киләбез. Эшмәкәрлек читтән караганда бәлки җайлы гына күренәдер. Әмма чынында ул авыр да, четерекле дә хезмәт. Эшмәкәрләргә бары үз көченә, үз булдыклылыгына ышанырга туры килә, - ди Гүзәл Шәүкәтовна.
    Район эшмәкәрләре ассоциациясенең рәисен сайлау хакында сүз чыккач, слетта катнашучылар бу җаваплы вазыйфага бертавыштан районда булдыклы һәм уңышлы эшмәкәр буларак танылган "Олимп" сәүдә йорты җитәкчесе Гөлсинә Дәүлиеваны сайлап куйдылар.
    Трибунага күтәрелеп, Гөлсинә Шәйхетдиновна үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде һәм президиумда утыручы Казан кунакларына үтенечен дә җиткерде:
    -Без, авылда халыкның аз керемле булуын исәпкә алып, кафеда ашамлыкларны каладагы белән чагыштырганда шактый арзан бәягә сатабыз. Ә электр энергиясе өчен түләү шәһәрдәгечә үк кала. Бәлки авыл җирендә эшләүче җәмәгать туклануы предприятиеләре өчен бу мәсьәләдә нинди дә булса ташламалар ясау мөмкиндер?
    Башкала кунаклары бу гозерне тиешле инстанцияләргә җиткерәчәкләрен һәм уңай хәл итәргә тырышачакларын әйттеләр.
    Слетта җитештерү һәм эшкәртү, төзелеш, транспорт һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү, сәүдә һәм җәмәгать туклануы номинацияләрендә җиңүче дип табылган эшмәкәрләр аталды, аларга бүләкләр бирелде. Бүләкләүләр үзешчән сәнгать осталары чыгышлары белән үрелеп барды.
    Район эшмәкәрләре алда торган Россия Президентын сайлау уңаеннан да үз фикерләре белән уртаклаштылар. Аларны уртак теләк берләштерә - соңгы ун елда эшмәкәрлек үсеше өчен зур мөмкинлекләр тудырылган сәясәтне үзгәртмәс өчен 4 мартта Владимир Путин кандидатурасын яклап тавыш бирү иң дөрес гамәл булачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: