Узган ел Әлки районы юлларында 12 авариядә кешеләр зыян күргән – 2 кешенең гомере өзелгән
Узган ел районыбызда 181 юл- транспорт вакыйгасы теркәлгән.
12 авариядә кешеләр зыян күргән - 2 кешенең гомере өзелгән, 15 кеше, шул исәптән бер бала тән җәрәхәтләре алган.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис САФИН әйтүенчә, авыр нәтиҗәләргә китергән аварияләр нигездә транспорт чарасын юлда дөрес урнаштыру кагыйдәләренең бозылуы, дистанция сакламау, юлдан узу чиратын үтәмәү, транспорт белән исерек хәлдә идарә итү аркасында килеп чыккан.
Былтыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 3549 очрагы ачыкланган. Кагыйдәләрне тупас рәвештә бозу очракларына килгәндә, 86 йөртүче руль артына салмыш хәлдә утырган өчен тоткарланган, каршы хәрәкәт полосасына чыгуның 16 очрагы теркәлгән. 14 йөртүче юлда җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән, 568 кеше машинадагы хәвефсезлек каешларын каптырмый юлга кузгалган, 342 йөртүче тизлек режимын бозган, 22 кеше транспорт чарасы белән "права"сы булмаган килеш идарә иткән. Җәяүлеләр арасында да юлда хәвефсезлек таләпләрен үтәүгә салкын караучылар бар. Узган ел алар тарафыннан кагыйдә бозуның 34 очрагы теркәлгән. 203 кеше исә административ штрафын вакытында түләмәгән.
Ә гомумән алганда былтыр аннан алдагы елга караганда район юлларындагы вазгыять уңай якка үзгәргән. Әйтик, 2016 елда 190 авария булган, 18 юл һәлакәтендә 2 кеше (берсе бала) үлгән, 29 кеше (икесе бала) зыян күргән.
-Соңгы елларда руль артына утыручыларның юлда йөрү культурасы арта баруы күзәтелә,-ди районның баш автоинспекторы Рәис Сафин. - Ничек кенә булмасын, закон тыңлаучан, тәртипле йөртүчеләр күпчелекне тәшкил итә. Ул шулай булырга тиеш тә. Хәзер юлларда транспорт ташкыны бик зур. Машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә бер-берсен хөрмәт иткән, кагыйдәләрне төгәл үтәгән очракта гына юлда хәвефсезлекне тәэмин итеп булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев