Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында туберкулез белән авыручы 52 кеше диспансерлык исәбендә тора

    24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне танылган алман галиме Роберт Кох туберкулез таякчыгын ачуы хакында игълан иткән. Әлеге авыр чир турында ниләр белергә кирәк, аннан ничек сакланырга? Бу хакта район үзәк хастаханәсе фтизиатры Любовь МИКУШЕВА белән сөйләшәбез. -Туберкулез - дөньяда шактый киң таралган авыру. Аны...

    24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне танылган алман галиме Роберт Кох туберкулез таякчыгын ачуы хакында игълан иткән. Әлеге авыр чир турында ниләр белергә кирәк, аннан ничек сакланырга? Бу хакта район үзәк хастаханәсе фтизиатры Любовь МИКУШЕВА белән сөйләшәбез.

    -Туберкулез - дөньяда шактый киң таралган авыру. Аны төрле микобактерияләр китереп чыгара. Туберкулез гадәттә үпкәне зарарлый, сирәгрәк очракларда бүтән әгъзалар һәм системалар да әлеге чирдән зыян күрә,-ди Любовь Васильевна.

    -Безнең районда әлеге чир белән авыручылар күпме?

    -Бүген туберкулез белән авыручы 52 кеше диспансерлык исәбендә тора. Узган ел өч авыру беренче мәртәбә исәпкә куелды. Аларның барысында да чир флюорография тикшерүе нәтиҗәсендә ачыкланды. Бездә авыручылар саны 100 мең кешегә исәпләгәндә 15,5 кеше тәшкил итә (республика буенча - 33,5 кеше).

    Реклама

    -Туберкулезның йогышлы булуы билгеле. Ул кешегә ничек күчә?

    -Чир авыру кеше сөйләшкәндә, йөткергәндә һәм төчкергәндә һава аша, шулай ук көндәлек куллану әйберләре аша йогарга мөмкин. Авыру башта яшерен төстә була, үзен белгертми. Үпкәнең шактый зур өлеше зарарлангач кына йөткерү, хәлсезлек, үзеңне начар хис итү кебек билгеләр барлыкка килә. Авыру сөйләшкәндә туберкулез инфекциясе төкерек кисәкләре белән 70 сантиметрга, йөткергәндә 3 метрга кадәр тарала. Яшерен инфекциянең якынча уннан бер очрагы актив формага күчә.

    -Туберкулезны иртә ачыклау һәм профилактика чаралары нинди?

    -Моның иң ышанычлы юлы - рентген-флюорография тикшерүе. Бу авыруны башлангыч этабында ук ачыклауның иң нәтиҗәле ысулы. Флюорографиянең кешегә бернинди зыяны юк. Әлеге тикшерүне һәркем ел саен узарга тиеш. Туберкулез иртәрәк ачыкланган саен, аны дәвалау да уңышлырак була.

    Ә яңа туган баланың иммун системасы әле камилләшмәгән була. Баланы туберкулездан саклау өчен беренче көннәрдә үк (в первые дни жизни) аңа вакцинация үткәрү киңәш ителә. Моннан соң иммунитет формалашсын өчен ике айга якын вакыт кирәк. Шуңа күрә яшь бала тирәсендә туберкулезлы кешеләрнең булмавы зарур. Авырлы хатыннарның да андыйлар белән аралашмавы хәерле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: