Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында балаларның техник иҗатына багышланган фестиваль булып узды

    Бүгенге балаларны нәрсә белән мавыктырып була? Сигез-тугыз яшьтән компьютерга баккан, кулыннан планшет төшмәгән малайлар-кызларны нәрсә кызыксындыра? Аларны агачтан, кәгазьдән гади әйберләр ясауга, элеккечә самолет, катер модельләре төзүгә җәлеп итеп буламы? Балаларның техник иҗатына багышлап үткәрелгән фестивальдә булып кайткач, бу сорауларга уңай җавап таптым. Берара мәктәпләрдә техник иҗат дигән нәрсә бераз...

    Бүгенге балаларны нәрсә белән мавыктырып була? Сигез-тугыз яшьтән компьютерга баккан, кулыннан планшет төшмәгән малайлар-кызларны нәрсә кызыксындыра? Аларны агачтан, кәгазьдән гади әйберләр ясауга, элеккечә самолет, катер модельләре төзүгә җәлеп итеп буламы? Балаларның техник иҗатына багышлап үткәрелгән фестивальдә булып кайткач, бу сорауларга уңай җавап таптым.

    Берара мәктәпләрдә техник иҗат дигән нәрсә бераз онытылып торган иде. Әмма соңгы елларда мәктәп тәмамлаучыларның күпчелеге юристлыкка, икътисадчыга гына омтыла башлагач һәм сәнәгать предприятиеләрендә эшчеләр, инженерларга кытлык килеп тугач, совет мәктәбендә зур урын алып торган техник иҗат түгәрәкләрен искә төшерделәр. Менә берничә ел инде республикада укучыларны кул белән эшләргә өйрәтү юнәлешендә кызыклы эш алып барыла: технология кабинетларын җиһазлауга акча бүленә, кадрларның белемен үстерүгә игътибар бирелә, ел саен төрле конкурс-бәйгеләр үткәрелә. Ә май ахырында балалар техник иҗаты республика фестивале уздырыла. Башта кыяр-кыймас кына, хәзер инде осталыкларын кыю рәвештә күрсәтеп, анда безнең укучылар да катнаша. Әле бу көннәрдә генә "ХХI гасыр кулибиннары" дигән Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында Югары Әлморза һәм Юхмачы мәктәбе укучылары үз эшләрен күрсәтеп, югары бәя алып кайттылар: Ләйсән Хәсәнова икенче урынга, Дмитрий Демьянов өченче урынга лаек булып, диплом һәм сертификатлар, ә укытучылары Марс Нотфуллин белән Андрей Романов уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең күкрәк билгеләре белән бүләкләнделәр.

    Күз курка, кул эшли, ди халык. Чынлап та, ике ел элек әле безнекеләрнең мактанырлык әллә ниләре юк иде. Ә менә быелгы фестивальгә күп кенә мәктәпләр балаларның түгәрәкләрдә ясаган кызыклы эшләнмәләрен алып килгәннәр. Фестивальдә катнашучылар (аларның күпчелеге малайлар иде, билгеле) төрле макетларны кызыксынып та, эшләре белән чагыштырып та карадылар.
    -Ә ул эшлиме? Тәгәрмәче әйләнәме? Фонтанның суы бармы? - кебек сораулар ишетелеп торды. Ә аннары эш авторлары аларны ничек ясаулары һәм кулланулары турында сөйләделәр.

    Базарлы Матак мәктәбенең II сыйныф укучысы Булат Борһанов конструктордан трактор җыйган, аны йөртеп тә күрсәтте. Юхмачыдан Дмитрий Демьянов зур горурлык белән үзләре ясаган "Буран" кар җыештыру җайланмасы турында сөйләде, аның ничек эшләвен видеоязмадан карадык. Татар Борнае мәктәбе укучысы Ранис Сөнгатуллин башта фонтаннарның килеп чыгу тарихын исебезгә төшерде. Аннары остазлары Фирьяз Кәшапов җитәкчелегендә тимердән коеп ясалган фонтаннарын күрсәтте. Иске Әнҗерәдән Айтуган Гыйззәтуллин, Иске Матактан Роман Матюшкин иптәшләре белән һәм укытучылары өйрәткәнчә суда йөзүче катер һәм сугышчан пушка макеты ясаулары турында сөйләделәр.

    Гомумән, кызыклы эшләр күп иде. Мәсәлән, балалар иҗаты йортында Ильяс Идиятуллин җитәкчелегендә эшләп килгән оста куллар түгәрәгендә агачтан механик каракатица ясаганнар.
    Дистәләп рейкадан һәм түгәрәк агач детальләрдән төзелгән бу җайланманың җанланып йөреп китүе үзе бер мог-җиза! Яңа Салманнан Константин Мартазов күрсәткән "Топ-топ" тракторы да фанерадан кисеп, бик матур һәм пөхтә ясалган. Шуның өстенә йөри дә әле.

    Югары Әлморза кызы Ләйсән Хәсәнова егетләрдән дә остарак итеп, кардан чистарту машинасын ничек ясауларын аңлатты. Ә Каргадан Галия Фатыйхова ял бүлмәсенә челтерәвек фонтан ясап куюлары турында сөйләде. Андрей Романовның (Түбән Кәчи) ал җилкәнле көймәсе дә бик матур килеп чыккан.

    Кыскасы, балаларның остазлары ярдәмендә шундый әйберләр ясарга, төрле эш коралларыннан файдаланырга, материаллар үзлекләрен өйрәнүләре бик әйбәт, мактауга лаек. Район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Нурания Заһидуллина да фестивальдә катнашучыларны:
    -Елдан-ел эшләрегез яхшыра бара. Укытучыларга рәхмәт, алар балаларны эшкә өйрәтә, иҗади мөмкинлекләрен үстерә,-дип үсендерде, иң яхшы эш авторларын Мактау кәгазьләре белән бүләкләде.

    Фестивальдә укытучылар да үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Әйтик, Базарлы Матак мәктәбенең физика укытучысы Гүзәлия Нуртдинова лего конструкторыннан ничек итеп идарә ителүче роботлар җыюлары турында сөйләде ( 1 миллион сум тирәсе торучы бу конструкторны грант отып алганнар). Аның укучылары үзләре җыйган роботларны хәрәкәтләндереп фестивальдә катнашучыларның исен китәрделәр. Мондый конструкторлар Н.Дәүли исемендәге гимназиядә һәм Чуаш Кичүе мәктәбендә дә бар икән.

    Билгеле, мондый кыйммәтле конструкторларны һәр мәктәп тә алып куя алмый. Әмма башың акыллы, кулың оста булса, аптырыйсы түгел. Әнә Иске Чаллы мәктәбе укытучысы Рунар Вәгыйзов укучыларын нәзек рейка һәм кәгазьдән, пенопласт плитәләрдән очкычлар ясарга өйрәтә. Ә Югары Колчурино мәктәбе укытучысы Ольга Скрипачева өчен гомумән чикләүләр юк: укучылары урманнан җыеп кайткан яфраклардан, кәгазьдән, тозлы камырдан, гәзитләрдән, балчыктан, тагын әллә нәрсәләрдән гаҗәеп матур рәсемнәр, сувенирлар, бизәнү әйберләре ясыйлар.

    Югары Әлморза мәктәбе укытучысы Марс Нотфуллин гомумән легендар шәхес. Аның кулы тиеп китсә, күгәргән тимергә дә җан керә, ул бик кирәкле җайланмага әйләнә. Үзе белгәннәрне укучыларына да өйрәтә укытучы.
    Юхмачыдан Андрей Романов технология дәресләрен генә укытып калмый, мәктәпнең Дан музее белән дә җитәкчелек итә. Һәм музейны баету өчен укучылары белән бик күп экспонатлар ясый. Әйтик, сугыш бара торган яу кыры диарамасы ясаганнар. Солдатлар, пушка, танклар куелган бу экспонат балаларда зур кызыксыну уятты.

    Гимназиядән укытучы Әлфия Шагалиева грант отып алынган 3D принтер белән таныштырды.
    Бу могҗизалы аппарат теләсә нәрсәнең күләмле күчермәсен ясау мөмкинлеге бирә. Укучылар компьютер программасы ярдәмендә бирем төзиләр, ә принтер пластиктан детальне ясап та бирә.

    Менә шундый акыллы педагоглар һәм оста куллы укучылар күп безнең мәктәпләрдә. Билгеле, укытучыларның роле искиткеч зур, чөнки баланы эшкә, нәрсәдер ясарга өйрәтү ансат түгел, әмма бик мөһим. Ниндидер химик формулалар, физика терминнары тормышта кирәкмәскә дә мөмкин, ә үз кулларың белән эшли белү - тормыш зарурлыгы. Һәм җәмгыять, ил өчен дә алтын куллы эшчеләр, инженерлар бик кирәк бит. Балаларның техник иҗатын үстерүнең, замана кулибиннарын тәрбияләүнең максаты да шунда.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: