Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Үткән шимбәдә Әлки районның барлык авылларында өмәләр үткәрелде.

    Үткән шимбәдә районның барлык авылларында өмәләр үткәрелде. Дөрес, алар бу язның беренче өмәләре булмады: авыл җирлекләре советлары, рәсми көне килеп җиткәнне көтеп тормыйча, урам-тыкрыкларны, елга-күл ярларын, юл буйларын җыештыруга берничә атна алдан керештеләр. Өмәләр үткәреп, авылларны тәртипкә китерергә өлгергән җирлекләр аз түгел. Ә илкүләм өмә игълан ителгән 25 апрельдә бу...

    Үткән шимбәдә районның барлык авылларында өмәләр үткәрелде.

    Дөрес, алар бу язның беренче өмәләре булмады: авыл җирлекләре советлары, рәсми көне килеп җиткәнне көтеп тормыйча, урам-тыкрыкларны, елга-күл ярларын, юл буйларын җыештыруга берничә атна алдан керештеләр. Өмәләр үткәреп, авылларны тәртипкә китерергә өлгергән җирлекләр аз түгел. Ә илкүләм өмә игълан ителгән 25 апрельдә бу эшкә барлык оешма-учреждениеләр коллективлары кушылды.

    Район үзәгендә төп көч шимбә көнне Геройлар паркында эшләүгә юнәлтеләчәге билгеле булгач, кайбер коллективлар җомга көнне үк үз территорияләрен җыештырдылар. Әйтик, Алексеевск агрокөллияте үзләренә йөкләнгән Кояшлы урамында эшләделәр. Бу урамнан Федераль трасса үтә, ул безнең аша ерак юлларга йөрүчеләргә әлкилеләрнең яшәү рәвешен, уңганлык дәрәҗәсен күрсәтеп тора. Шуңа да көллият коллективы урамны, юл буен даими чистартып тора. Шунда үскән, май-июньдә мамык биреп бимазалаган тупылларны кискәннән соң укучылар һәм укытучылар ботакларны җыештырганнар. Бу эшне әлегәчә дәвам итәләр.

    "Алина" спорт залының әйләнә-тирәсе зур мәйдан били, аны чистарту зур хезмәт сорый. Биредә эшләүче 30 лап кеше шимә өмәсен иртүк башлаганнар, көне буе тырышып эшләгәннәр. Хәзер биредә бик чиста, кипкән коры-сарыны тырмалап җыйгач, ямь-яшел булып үлән күпереп килә.

    Базарлы Матак уртасындагы паркта Базарлы Матак мәктәбе укучылары эшләгән, ә авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре парктагы эскәмияләрне, коймаларны, электр лампалары баганаларын буяп куйганнар.

    "Алексеевскдорстрой"ның Әлки участогы территориясе һәрчак чиста. Ә өмә көнне биредәге алма бакчасын тәртикә китергәннәр. "Әле көннәр салкын, бераз җылыткач килерсез: күп итеп матур чәчәкләр утыртабыз,"-диделәр юлчылар. Алар үрнәгенә башкалар да иярсен иде.

    Юхмачы интернат-йортында да эш кайнаган ул көнне: бөтен коллективлары белән чыгып 2 гектарлы территорияләрен җыештырганнар, мәктәпнең "Йолдыз" патриотик клубы, Әлки урманчылыгы, Юхмачы авыл җирлеге советы депутатлары белән Җиңүнең 70 еллыгына багышлап аллея утыртканнар.

    Кыскасы, бөтен җирдә чистарту, төзекләндерү эшләре кайнады үткән шимбәдә. Билгеле, бу өмә соңгысы булмас. Туган ягыбыз Әлкине матур, ямьле итүдә һәркем катнашсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: