Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Велосипедлы визит

    26 майда, кече һәм урта эшмәкәрлек көне уңаеннан, районыбызга Казаннан делегация килде. Башкаладан алып район үзәгенә кадәр бөтен юлны делегация вәкилләре велосипедларда уздылар. Районыбыз территориясенә кергәч әлеге "ике көпчәкле транспорт" колоннасына үзебезнең велосипедчы егетләр дә кушылды.

    Базарлы Матакка керү юлында велосипедчы кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин җитәкчелегендәге бер төркем әлкилеләр каршыладык.
    Колоннада иң алдан килеп безнең янга туктаган Ленар Якуповны (ул ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе) һәм Хәйдәр Хәлиуллинны (ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе җитәкчесе) сәламләп:
    -Хуш киләсез Әлки җиренә! Бик арымадыгызмы? Җил каршы булмадымы? - дип сорадык.
    -Беләсезме, без бүген Казаннан иртәнге сәгать тугызда велосипедлар белән чыкканда анда яңгыр явып калды. Ә менә сездә аяз, кояшлы көн. Бер дә арымадык, җиле дә гел уңайга гына исте бугай,-диде Хәйдәр Хәйруллович. Аңа Ленар Габделнурович тә кушылды:
    -Кече һәм урта бизнес көнен, билгеле, Казанда берәр конференция оештырып кына да үткәреп җибәрергә мөмкин булыр иде. Ә без менә дүртенче ел инде республикабызның төрле төбәкләрен сайлап эшмәкәрләр белән бергәләп велосипедларда сәяхәткә чыгабыз. Быел Алексеевск-Әлки-Болгар маршруты сайланды. Бу бит әле сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау акциясе дә булып тора.
    Делегация составында республикага танылган эшмәкәрләр дә бар шул. Мин "Элемтә" инвестиция компаниясе җитәкчесе Зәкия Шәфикованы танып алдым. Ул озак еллар инде әлеге компанияне җитәкли, республиканың уңышлы эшмәкәре. Ә Дмитрий Пьянков белән биредә таныштык. Дмитрий танылган "Контр" саклау компаниясе (охранная компания) директоры. Ул яшь чагыннан велосипед белән мавыккан. РСФСР җыелма командасы составында чыгыш ясап зур җиңүләр яулаган. Хәзер дә (ул 40 яшьтән өстә) велосипедтан аерылмый. Үзенең кәттә джибын куеп торып, атнага бер-ике көн эшенә дә велосипедта элдертә икән.
    Велосипедчылар делегациясен иң элек күрше Алексеевск районы каршы алган. Кичке сәгать бишләр тирәсендә алар безгә килеп җиттеләр, һәм, "Яшь имәннәр" савыктыру лагеренда бераз ял итеп алгач, безнең белән бергә Чуаш Кичүенә юл тоттылар.
    Биредә шәхси эшмәкәр Фәрхәт Гыйматдинов, бер буш бинаны алып ремонтлап, өр-яңа җиһазлар сатып алып куеп, колбаса цехы булдырган. Көн инде кичкә авышкан булса да, Чуаш Кичүе халкы безне цех алдында күпләп җыелып каршы алды. Башкаладан килгән хөрмәтле кунакларны милли ризыгыбыз чәк-чәк белән сыйладылар.
    Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин сүз алып:
    -Бүген без биредә сменага ике тонна колбаса, казылык, ит эшләнмәләре җитештерә торган цех ачабыз. Бу цехтагы продукция сыйфатлы табигый чималдан гына эшләнәчәк. Шуңа да бу товарга сорау булачак. Цехта җиде кеше үзенә даими хезмәт урыны тапты. Бу яктан караганда да цехның эшләп китүе хуплауга лаек,-дип сөйләде.
    Менә цех ишегенә сузылган ак тасма киселде. Без заманча ремонт ясалган һәм җиһазландырылган колбаса цехы буйлап йөрибез. Мондый цехны ачып эшләтеп җибәрү өчен бик җитди таләпләрне үтәү кирәк. Эшмәкәр Ф.Г. Гыйматдинов эш өчен зарур булган барлык шартларны да булдырган. Инде биредә җиһазларны сынап карап, беренче продукцияне дә чыгарырга өлгергәннәр. Әнә суыткычларында "Әлки җирендә җитештерелгән" дип язылган этикеткалы колбаса эшләнмәләре шактый эленеп тора.
    Ленар Якупов цехның җиһазланышын яхшы дип бәяләде.
    -Халык хәзер сыйфатлы продукция сатып алырга өйрәнеп килә. Шуңа да биредәге бернинди соя кебек катнашмаларсыз, бары иттән җитештерелүче продукциягә сорау зур булыр. Маркагызны төшермичә, сыйфатлы продукция генә чыгарырга тырышыгыз,-дигән теләген җиткерде ул.
    Аннан безне Түбән Әлкидә "Яшь көч" кооперативы базасындагы сөт җитештерү цехында каршыладылар. Кунаклар мондый кечкенә цехларда җитештерелә торган продукция күпкә сыйфатлырак була, дип бәяләделәр. Эшмәкәрләр Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновлар исә Казан кунакларын сөт җыю һәм аны эшкәртүчеләргә озату процессы белән таныштырдылар.
    Дамир Әсхәтовичның Ленар Габделнуровичка бер үтенече дә бар иде. Ул тимер-бетон эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнергә җыена икән. Бу эштә республика ярдәм итә алмасмы, ди. Ленар Габделнурович 10 миллион сумга кадәр ярдәм күрсәтү мөмкинлеген карарга ышандырды.
    Делегациянең районга сәфәре әнә шулай спорт һәм эш белән аралашып барды. Икенче көнне велосипедчы кунакларыбыз район үзәгенең төп урамнарын бер урап чыктылар да Спас районына - Болгар җиренә юл тоттылар.

    Теги: Болгар
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: