Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Туган тел язмышы хәл ителә

    Соңгы вакытта Татарстан мәктәпләрен таяк тыгып болгаткан кырмыска оясы белән чагыштыралар.

    Бу татар телен укыту тирәсендәге киеренкелек белән бәйле. Әлеге проблема бөтен җәмәгатьчелекне "аякка бастырды". Интернетта кайнар бәхәсләрнең тынып торганы юк. Татарстан Дәүләт Советының 26 октябрьдә башланган 33 нче утырышы әле һаман рәсми рәвештә ябылмады -депутатлар шактый кискен проблемага әверелгән тел мәсьәләсен карауга нокта куймады.

    Телләр укыту җәһәтеннән туган киеренке вәзгыять районыбыз белем учакларын да читләтеп үтмәде.

    Укыту планына үзгәрешләр кертелгән

    Мәктәпләрдә рус телен һәм туган телләрне өйрәнүнең Россия мәгариф кануннарына туры килүен ачыклау буенча прокурор тикшерүләре үткәрелде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту эшләре буенча урынбасары Сүрия ВӘЛИЕВА әйтүенчә, прокурор күрсәтмәләре нигезендә уку планнарына үзгәрешләр кертелгән. Нәтиҗәдә татар теле дәресләре саны шактый кыскарган.

    -Бүген барлык мәктәпләрдә телләр укыту федераль стандартлар дәрәҗәсенә китерелде,-ди Сүрия Шәһитовна. -Мәктәпләрдә бу мәсьәлә буенча ата-аналар җыелышлары да булып узды. Әти-әниләрнең күпчелеге, татар теле республикабызда икенче дәүләт теле бит, без аны укытуга каршы түгел, диделәр.Башкача фикерләр дә булды. Базарлы Матак урта мәктәбендә бер әни башка милләт балаларына татар телен өйрәнүнең бик катлаулы булуын әйтте. "Ул безнең өчен чит тел кебек. Бала белән дәрес әзерләгәндә изаланабыз", дип зарланды.

    Телләр укыту мәсьәләсе әлегә болай хәл ителгән. Икенче чиректән башлап мәктәпләрдә атнага өч сәгать "Туган тел һәм туган әдәбият" дәресләре кертелә. Аның икесендә балалар телне, берсендә әдәбиятны өйрәнәләр. Туган телне (татар, рус, чуаш телләре) сайлау мөмкинлеге ата-аналарга бирелгән. Татар мәктәпләрендә, билгеле, татар теле күбрәк күләмдә укытыла.

    Барлык мәктәпләрдә дә рус теле дәресләре саны күпкә арткан. Пушкин телен укыту көн саен икешәр сәгатькә дә җитәргә мөмкин.

    Телләр мәсьәләсе күтәрелгәндә республикада русчаны укытуның сыйфаты хакында да җитди сүз булган иде. Мәгълүм ки, укучыларның белем дәрәҗәсен күрсәтүче төп факторларның берсе - БДИ.

    -Бездә рус телен укыту тиешле таләпләргә җавап бирә дип ышанып әйтергә була,-ди Сүрия Вәлиева. -Районда рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренең уртача республика күрсәткеченнән түбән булганы юк. Ә быел бер укучыбыз рус әдәбиятыннан дәүләт сынавын 100 баллга тапшырды.

    "Үзебез өчен түгел, телебез өчен үзәк өзелә"

    Уку елы уртасында укыту планнарына үзгәрешләр кертелү, тел тирәсендә барган бәхәсләр, татар теленә кизәнүләр - болар барысы да татар теле укытучыларын бик авыр хәлдә калдырды.

    -Без бүген хафада. Бигрәк тә билгесезлек борчый. Телебез белән ни булып бетәр, аның язмышы ничек хәл ителер - әнә шул күңелгә тынгылык бирми,-ди татар теле укытучыларының район методика берләшмәсе җитәкчесе, Базарлы Матак урта мәктәбе мөгаллиме Вилә ХАФИЗОВА. -Бөтен теләгебез - татар телен дәүләт теле буларак укыту саклансын иде. Мәктәптә укытылмаса, татар теле бетүгә йөз тотачак дигән сүз бит. Ә бу инде татар милләтенең киләчәген шик астына куя. Чөнки тел - теләсә кайсы милләтнең төп билгесе, яшәтүче көче. Татарстан Конституциясе, "Дәүләт телләре турында"гы канун нигезендә дә республикада балаларга татар теле укытылырга тиеш дип беләм. Без, районның һәм республиканың татар теле укытучылары, ватсап аша аралашып, фикерләшеп торабыз. Татарстан Президентына һәм парламентына без зур өмет белән карыйбыз. Аларның телебезне саклау өчен барын да эшләячәгенә чын күңелдән ышанабыз.

    Вилә Гарифулловна әйтүенчә, татар теле укыту методикасын камилләштерү зарурлыгы хакындагы теләкләрен укытучылар җае чыккан саен Мәгариф һәм фән министрлыгына җиткереп торганнар.

    -Тел тирәсендәге катлаулы вәзгыятьтә кайберәүләрнең безне, педагогларны гаепләргә тырышуы да йөрәкне әрнетә,-ди мөгаллим. -Без бит эшебезне югарыдан төшерелгән программа һәм методика нигезендә алып бардык, әзер дәреслекләр буенча эш иттек. Әлбәттә, рус балаларына татарча грамматиканы түгел, ә күбесенчә сөйләм телен өйрәтергә кирәк иде. 9 нчы сыйныфта татар теленнән тест үтәтү дә күп укучыларны борчуга салды. Әлеге мәсьәләне дә башкачарак хәл итү зарурлыгы күз алдында иде. Яңа программалар төзегәндә боларның барысы да исәпкә алыныр, уңай хәл ителер дип өметләнәбез.

    Татар теле дәресләре кыскаргач, "нагрузканың" кимүе бу фәннән белем бирүче барлык укытучыларга да диярлек кагылган. Бу хакта аларның кулына "уведомлениеләр" дә тапшырылган.

    -Әлбәттә, дәрес-сәгатьләрнең кимүе, эшсез калу куркынычы укытучыларыбызны хәвефләндерде,-ди Вилә Хафизова. - Һәркайсыбызның тормыш алып барасы, балаларын урнаштырасы, кредитлар түлисе бар бит. Әмма, ышаныгыз, үз эшебездән бигрәк безне татар теле язмышы борчый, аның киләчәге өчен үзәгебез өзелә.

    Сүрия Вәлиева белдерүенчә, бер генә татар теле укытучысы да эштән кыскартылмаячак. Дөрес, пенсия яшендәге ике укытучы үз теләкләре белән лаеклы ялга киткән. Ә сәгатьләр саны азайган башка мөгаллимнәргә мәктәпләрдә эш табылачак. Шул исәптән күбесе, тиешле әзерлек үтеп, бүтән фәннәр укытуга җәлеп ителәчәк.

    "Уртак тел табылыр"

    Республика җитәкчелеге халыкка: "Телләр темасын сәяси яссылыкка күчерергә кирәкми. Республика хөкүмәте бу мәсьәлә белән шөгыльләнә, Россиянең Мәгариф министрлыгы белән сөйләшү алып барыла. Уртак тел табарбыз" дип әйтә килде. Һәм менә Татарстан парламентының узган атна чәршәмбесендә булган утырышында да татар телен укыту буенча фикер алышу дәвам итте.

    Реклама

    Республика матбугат чаралары хәбәрләренә караганда, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов депутатлар алдында чыгыш ясаганда Россия мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашуын әйткән. Федераль министр башлангыч һәм төп мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле буларак атнага ике сәгать мәҗбүри укыту белән килешкән. Ә 10-11 сыйныфларда татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүне ирекле итеп калдыру тәкъдим ителгән. Шулай ук туган тел дәресләре дә сакланачак. Әмма болар хакында әлегә бернинди дә рәсми документ юк.

    Министр Энгель Фәттахов татар телен укыту методикасының камиллектән ерак торуын да таныган. Ул министрлыкның татар телен укыту технологиясен модернизацияләүгә керешүен, шулай ук 9 нчы сыйныфта татар теле буенча үткәрелә торган бердәм тестның да үзгәрешләр кичерәчәген белдергән.

    Дәүләт Советы депутатлары телләр мәсьәләсенә әле кабат әйләнеп кайтырга дип килешкән.

    Берничә еллар элек булган бер вакыйга һаман күңелдә саклана. Иң якын туганнар җыелган бик җылы мохитле мәҗлес иде ул. Рәхәтләнеп аралашып, хатирәләр уртаклашып утырдык. Шунда Түбән Новгород шәһәреннән кайткан туганнан туган абыебыз сүз алды.

    -Миңа бик уңайсыз һәм оят - мин ата-бабаларым сөйләшкән туган телем - татар телен белмим. Менә бүген сезнең белән иркенләп сөйләшеп утырасым, авылның аксакаллары белән гәпләшәсем, алардан әтиемнең яшь чаклары, нәсел-нәсәбебез хакында сорашасым килә. Тик, кызганыч, "телсез" булуым аркасында мин боларның берсен дә эшли алмыйм,-дип уфтанган иде ул.

    Балаларга телне өйрәтү күбесенчә әти-әнигә бәйле. Һәркем бу мәсьәләне тирәнтен уйлап, җаваплылык белән хәл кылсын, ул-кызларын "телсез" калдырмасын иде.

    Алексей Федонин, район мәдәният йортының үзешчән коллектив режиссеры:

    -Без балаларыбызның татар телен укуларына беркайчан да каршы булмадык. Хәзер дә моны хуплыйбыз гына. Татарча өйрәнсеннәр дип, без аларны махсус "Ромашка" бакчасына йөрттек. Олы улыбыз Леша инде армиядә хезмәт итеп кайтты. Никитабыз Болгарда кадетлар классында укый. Әле татар теле буенча олимпиадага җибәрәләр дип шылтыратты. Кызларыбыз Алина белән Лиза да мәктәптә татар телен бик тырышып өйрәнделәр. Татарча шигырьләр сөйлиләр, күпмедер сөйләшә дә беләләр. Без моңа шатланабыз гына. Татар телен уку авыр дип кайтып зарланганнары булмады. Тел белү беркемгә дә артык түгел. Татар халкы белән иңгә-иң куеп яшибез, бергә эшлибез. Аларның туган теле - икенче дәүләт телен белү тормышта бары ярдәм итә, дип уйлыйм мин.

    Андрей Клянин, янгынга каршы хезмәтнең Юхмачыдагы аерым посты начальнигы:

    -Татар телен өйрәнү һичшиксез кирәк дип саныйм. Яшьләр бу телне белергә, аңларга, олылар белән дә, яшьтәшләре белән дә татарча аралаша алырга тиеш. Безнең вакытта - 70 нче елларда мәктәпләрдә татар теле укытылмады. Шунлыктан безнең буын Тукай телен бөтенләй диярлек белми. Мин моның авырлыгын бик еш тоям, тел белмәүне зур кимчелегем дип саныйм . Хезмәтем буенча миңа янгын хәвефсезлеге хакында профилактик әңгәмәләр алып барырга, төрле милләт кешеләре белән аралашырга туры килә. Кайчагында татар әбисе яшәгән өйгә кергәч, бер-беребезне аңлый алмый аптырыйбыз. Әгәр татар телен белсәм, мондый проблема булмас иде бит. Ике балабыз да мәктәптә татар телен теләп укыдылар. Алар телне аңлыйлар, бераз сөйләшә дә беләләр. Бу бит бик әйбәт! Кыскасы, татар телен укыту өчен мин ике куллап тавыш бирәм.

    Сүрия Вәлиева, район мәгариф идарәсе начальнигының укыту мәсәьәләләре буенча урынбасары:

    -Телләр белү кешегә гел файдага гына. Күп тел белгән саен үзеңә ышанычың арта, мөмкинлекләрең күбәя. Ә туган телне һәркем белергә тиеш дип саныйм. Сүз дә юк, бүген һәркайсыбызга рус телен бик яхшы белергә кирәк. Шул ук вакытта үзен мәдәниятле шәхес дип санаган һәр кешегә туган телен белү зарур. Балалар әле моны аңлап та бетермәскә мөмкин. Яшең барган саен ана телеңне белүнең никадәр мөһим икәнлеген төшенәсең. Гаилә тарихы, традицияләре - болар барысы да туган тел белән бәйле. Кайбер әти-әниләрнең балаларына татар телен укытырга теләмәве мин чын-чынлап аптырашта калдыра. Андыйларга теләгем шул: балаларыгызны туган тел дигән байлыктан мәхрүм итмәгез. Туган телне өйрәнү гаиләдән башлана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: