Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Эсседән сакланыгыз

    Узган атнадан бирле көннәр бик кызу тора. Синоптиклар бу атна ахырына кадәр шундый аномаль эсселек сакланасын әйтәләр. Һава температурасы гаять югары булган мондый көннәрдә сәламәтлеккә зыян китермәс өчен эсседән ничек сакланырга? Район үзәк хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинеты шәфкать туташы Венера Садыйкова киңәшләренә колак салыгыз. Кояшның активлыгы аеруча югары булган вакытта...

    Узган атнадан бирле көннәр бик кызу тора. Синоптиклар бу атна ахырына кадәр шундый аномаль эсселек сакланасын әйтәләр. Һава температурасы гаять югары булган мондый көннәрдә сәламәтлеккә зыян китермәс өчен эсседән ничек сакланырга? Район үзәк хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинеты шәфкать туташы Венера Садыйкова киңәшләренә колак салыгыз.

    Кояшның активлыгы аеруча югары булган вакытта - ә бу көндезге 11 дән кичке 5 кә кадәр дәвам итә - мөмкин кадәр урамга чыкмаска кирәк. Барыбер өйдән чыгарга туры килә икән, табигый тукымалардан эшләнгән ачык төстәге иркен киемнәр киегез, башыгызны каплагыз. Үзегез белән һичшиксез шешәле газсыз минераль су алыгыз. Урамда ышыктарак торырга тырышыгыз, мөмкинлек булганда кибеткә яисә кондиционерлы бүтән биналарга керегез.
    Эсседә организм сусызланмасын өчен көненә ким дигәндә 1,5-3 литр сыеклык эчәргә кирәк. Лимон согы белән су, шикәрсез җылы яшел чәй, компотлар, морслар эчү әйбәт. Алкоголь, сыра, шулай ук шикәрле, газлы эчемлекләрне кулланмавың хәерле. Болар сусауны да басмый, өстәвенә, организмдагы матдәләр алмашу процессларын акрынайта.
    Җиңел азыкларга, әйтик, яшелчә һәм җиләк-җимешкә, пешерелгән балыкка, салкын ашларга һәм окрошкага өстенлек бирергә кирәк. Майлы, кыздырылган һәм татлы азыкларны рационнан төшереп калдыру мәслихәт.
    Кызуда авыр физик эшләр башкармаска киңәш ителә.
    Бүлмәдә кондиционер бар икән, салкын тидерүдән сакланыгыз. Җәен салкын тию авырулары һәрчак кондиционерларны дөрес файдаланмау һәм салкын эчемлекләрне, туңдырманы чамасыз куллану белән бәйле.
    Тәрәзәләрне көндезге эсседә ябып торыгыз, аларны төнлә һава температурасы төшкәч ачсаң яхшы.
    Кызуда чишенеп ташламагыз. Эссе көнне тәнне ачып йөрү - ялгыш. Кулларны һәм аякларны, бигрәк тә күкрәкне, арканы һәм корсакны мөмкин кадәр күбрәк каплаучы иркен киемгә өстенлек бирегез.
    Эсседә үзегезне начар хис итсәгез, башыгыз әйләнсә, хәлсезләнсәгез, башыгыз авыртса, мөмкин кадәр тизрәк салкынча урынга күчегез, тән температурасын үлчәгез, су яисә җиләк-җимеш согы эчегез. Хәлегез җиңеләймәсә, тизрәк табибка мөрәҗәгать итегез.
    Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булыгыз, авыруларга, өлкәннәргә ярдәм итегез.
    Шушы катлаулы булмаган кагыйдәләрне үтәгәндә аномаль эсселек үзегезнең һәм балаларыгызның сәламәтлегенә зыян китермәс.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: