Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа елга бурычлар белән кермик

    Яңа елны бурычлар белән каршы алсаң, ел буе алардан котыла алмассың, дигән ышану бар халыкта. Шуңадыр, декабрь аенда бурычлар турында күп сөйләнә, аларны каплау буенча төрле чаралар күрелә, киңәшмәләрдә бу мәсьәлә шулай ук игътибар үзәгендә була. Ел башында авыл җирлекләрендә үзара йөкләнгән салым салу буенча референдумнар үткәрелде. Аларда авыл урамнарын...

    Яңа елны бурычлар белән каршы алсаң, ел буе алардан котыла алмассың, дигән ышану бар халыкта. Шуңадыр, декабрь аенда бурычлар турында күп сөйләнә, аларны каплау буенча төрле чаралар күрелә, киңәшмәләрдә бу мәсьәлә шулай ук игътибар үзәгендә була.

    Ел башында авыл җирлекләрендә үзара йөкләнгән салым салу буенча референдумнар үткәрелде. Аларда авыл урамнарын яктырту, суүткәргечләрне төзекләндерү өчен 18 яше җиткән һәр гражданинга зур булмаган күләмле салым салу буенча тавыш биреп карарлар кабул ителде. Җыелган сумманың һәр 1 сумына Татарстан дәүләте 4 сум өстәмә дә вәгъдә иткәч, авыл җирлекләре бюджетларына шактый акча кереп, бу средстволар иң мөһим мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеген бирергә тиеш иде.

    Ел үтте дә китте. Үзара йөкләнгән салымны авыл җирлекләре җыеп ала алдылармы соң? Бердәм исәп-хисап үзәгеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә (алар 13 декабрьгә) салымның бу төре буенча әлкилеләрнең бурычы 734741 сум тәшкил итә. Билгеле, бурычның иң күбе 335864 сумы район үзәгендә яшәүчеләр өстендә. Бу аңлашыла да, иң күп кеше Базарлы Матакта яши бит. Әмма халык саны алай ук зур булмаган җирлекләр арасында да бурычлар биш урынлы сан белән билгеләнүчеләр бар. Рекордны Чуаш Кичүе җирлегендә яшәүчеләр куя: биредә бурычлар 71 мең сумнан артык! Югары Колчурино җирлегендә яшәүчеләр дә референдум карарын үтәүне кирәк дип санамыйлар бугай, юкса үзара йөкләнгән салымның җыелмаган өлеше 57 мең сумнан артмас иде. Салман җирлеге буенча 47944 сумга, Апакта 55189 сумга, Түбән Әлкидә 35569 сумга җитә бурычлар.

    Ә менә Ташбилге һәм Чиябаш җирлекләрендә яшәүчеләр инде декабрь башында ук үзара йөкләнгән салымнарын түләп тә бетергәннәр. Үргәгар, Иске Камка, Карга җирлекләрендә дә бурычлар бетү ягында.

    Реклама

    Мөгаен, үзара йөкләнгән салымны түләү күбрәк намус эшедер. Авылыбыз урамнары якты булсын, тәртипле, чиста җирлектә яшик, диючеләр бу эшкә үз өлешләрен авырсынмыйча кертәләр. Әмма акча турында сүз чыкканда башкалар артына ышыкланырга яратучылар белән җирлек башлыкларына нык "чиләнергә", күп тапкырлар үгетләргә туры килә. Ә бит зур сумма да түгел, айлык салым күләме "уртача" ир-ат бер көндә төтенгә әйләндергән тәмәке бәясеннән дә кимрәк.

    Инде кыскача гына тагын бер бурыч турында. Салкын су белән тәэмин иткән өчен бурычларыбыз ярты миллион сумнан артып китә. Дөрес, түләмәүчеләргә караганда түләүчеләр күбрәк: 12 авыл җирлеге буенча бурычлар бөтенләй юк. Иң зур бурыч һаман район үзәгендә - 113150 сумнан артып китә. Монда авыл җирлеге башкарма комитеты игътибарыннан читтә калып килүче аспектлар да бар бугай. Район үзәгендә торак күпләп төзелә, яңа йортлар яңгыр арты чыккан гөмәләрдәй артып тора. Әмма еш кына аларның хуҗалары бердәм исәп-хисап үзәгенә килеп теркәлергә ашыкмыйлар. Һәрхәлдә, район башкарма комитеты утырышында торак-коммуналь хуҗалык җитәкчесе Искәндәр Сафин шундый теләк белдерде.

    -Без аларга хезмәт күрсәтәбез, квитанцияләр дә тапшырабыз, әмма алар түләргә ашыкмый,-диде ул.

    Алда безне авыр заманалар көтә, дип кисәтә эскпертлар. Үзебезнең матди хәлебезне бераз гына җиңеләйтик, быелгы бурычларны түләп бетерергә ашыгыйк. Авыр йөк булып киләсе елга кермәсеннәр…

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: