Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа елдан мәктәпкәчә учреждениеләрдә түләү бәяләре сизелерлек артты

    Яңа елдан мәктәпкәчә учреждениеләрдә түләү бәяләре сизелерлек артты. Моны ата-аналар төрлечә кабул итте. Алдан ук аңлаткач, өстәмә компенсация түләнәсен, элеккегеләренең дә сакланасын белгәч бакчага йөрүче нәни әлкилеләрнең әти-әниләре ризасызлык белдереп тавышланмады анысы. Менә елның өч ае үтеп тә китте. Бакча түләүләренә кагылышлы хәлләр ничегрәк соң? Гаиләләр компенсация аламы? Район мәгариф...

    Яңа елдан мәктәпкәчә учреждениеләрдә түләү бәяләре сизелерлек артты. Моны ата-аналар төрлечә кабул итте. Алдан ук аңлаткач, өстәмә компенсация түләнәсен, элеккегеләренең дә сакланасын белгәч бакчага йөрүче нәни әлкилеләрнең әти-әниләре ризасызлык белдереп тавышланмады анысы. Менә елның өч ае үтеп тә китте. Бакча түләүләренә кагылышлы хәлләр ничегрәк соң? Гаиләләр компенсация аламы?

    Район мәгариф идарәсе бухгалтериясеннән алынган саннар мондый: уртача керемнәре 20 мең сумнан артмаган гаиләләргә гыйнвар ае өчен 43461 сум өстәмә компенсация түләнгән. Аны район авылларындагы бакчаларга йөрүче балалар гаиләләренә генә түли алганнар, чөнки компьютер программасындагы чатаклыклар нәтиҗәсендә, Базарлы Матак бакчалары буенча мәгълүматларны берничә тапкыр тапшырырга туры килгән. Ә менә февральдә инде түләнгән өстәмә компенсация 439785 сум тәшкил иткән.

    -Акчаларны әти-әниләргә Ак Барс Банк, Саклык банкы, Россельхозбанк аша күчерәбез. Авылларда өстәмә компенсацияне почта хезмәткәрләре тарата. Баштарак безгә бәйле булмаган проблемалар эшне тоткарлады, хәзер инде барысы да җайга салынды,-ди район мәгариф идарәсе бухгалтеры Галина Ямщикова.

    Идарәнең мәктәпкәчә тәрбия методисты Гөлгенә Билалованың фикере мондый:

    -Билгеле, бакча өчен түләүләр арткач, күп кенә гаиләләр, бигрәк тә ике баласын бакчага йөртүчеләр башта авыррак хәлгә калдылар. Берьюлы 4-5 мең сумны чыгарып түләргә кирәк бит! Ә менә компенсацияләр килә башлагач, зарланучылар кимеде. Өстәмә һәм аңарчы булган компенсация түләүләрен исәпләп карасаң, бакча бәясе артмаган да булып чыга бит.

    Шулаен шулай да, бәяләр арту район авылларында күп гаиләләрне авыр хәлгә куйган бугай. Кайбер бакчаларда балалар санының кискен кимүе шуңа ишарә дип аңларга кирәк. Әйтик, Каргада 8, Түбән Колчуринода 6 баланы йөртми башлаганнар, Иске Чаллыда бөтен бакчага 1 сабый калган… Әти-әниләр күбрәк 6-7 яшьлек ул-кызларын бакчага китерми башлыйлар икән, өйдә үзләре генә тора алалар, дип уйлыйлардыр. Ә бит бу - мәктәпкә әзерләү чоры, ул бала өчен бик мөһим вакыт.

    Гөлгенә Шәүкәт кызы әйтүенчә, бакча бәяләре артмыйча мөмкин дә түгел, тормыш үзе үк кыйммәтләнә бит. Аның каравы балалар учреждениеләрен җиһазлауга күбрәк средстволар тотыла. Татарстанда 2015 елга кадәр исәпләнгән мәгарифне үстерү стратегиясе (ул "Киләчәк" дип атала) нигезендә мәктәпкәчә учреждениеләргә заманча укыту-методик комплектлар кайтарыла (күпчелек өлешен тәрбиячеләр куллана да инде). Дүрт юнәлешне үз эченә алган әлеге комплектларга дәүләт һәм туган телләргә өйрәтү, балаларны мәктәпкә әзерләү өчен китаплар, видеофильмнар, аудиоязмалар һәм башка бик күп материал керә. Алар искиткеч матур, зәвыклы, иң мөһиме, балаларны мавыктырырлык итеп эшләнгән. Бу материалларны файдалану өчен бакчаларга ноутбук һәм видеопроекторлар кайтарыла. Тик тәрбиячеләр шул мөмкинлекләрдән тулысынча файдалансын, заманча әсбаплар, җиһазлар күргәзмә өчен генә булмасын иде.


    Фикерләр:

    Галина Ферапонтова, Базарлы Матак.

    -Бәяләр артуга сөенеп булмый, билгеле. Дөрес, ике айлык өстәмә коменсацияне алдык, әмма бик соңга калып. Ул акчалар бакча өчен акча түлисе көннәрдә килсен иде. Шунда гына ярдәм икәне сизелер иде.

    Юлия Филиппова, Түбән Колчурино.

    -Ике балам бакчага йөри. Без күп балалы гаилә, болай да бакча бәясенең яртысын гына түли идек. Бәяләр арткач, өстәмә компенсация дә билгеләделәр. Шулай итеп, аена 200-300 сум акча түлим бакча өчен. Билгеле, бу бәяне зурга санамыйм. Балалар өчен күңелем тыныч, чөнки бакчада аларны әйбәт карыйлар.

    Резидә Нотфуллина, Иске Салман.

    -Өч малаебызның кечесе бакчага йөри, аена 1100 сум түлибез, шуның 690 сумын кире кайтардылар. Авыррак булса да, йөртәбез үзен, тәртипкә-акылга өйрәнә ул бакчада. Өйдә бит ашамый да, абыйлары белән шаярудан башы чыкмый. Ә бакчага йөрү балага бик күпне бирә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: