Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яшим, дип көрәшә алар

    Авыруны беркем дә сорап алмый. Сау-сәламәт буласы килү - табигый теләк, катлаулы тормыш юлын үтү өчен алшарт. Әмма, кызганыч, бу тормышта сәламәтлеккә туймаган, физик мөмкинлекләре чикләнү сәбәпле башкалар ярдәменә мохтаҗ булганнар да аз түгел шул. Иртәгә - Халыкара инвалидлар көне. Гаять катлаулы, бик күп өлкәләргә кагылышлы проблема ул инвалидлык. Бу...

    Авыруны беркем дә сорап алмый. Сау-сәламәт буласы килү - табигый теләк, катлаулы тормыш юлын үтү өчен алшарт. Әмма, кызганыч, бу тормышта сәламәтлеккә туймаган, физик мөмкинлекләре чикләнү сәбәпле башкалар ярдәменә мохтаҗ булганнар да аз түгел шул.

    Иртәгә - Халыкара инвалидлар көне. Гаять катлаулы, бик күп өлкәләргә кагылышлы проблема ул инвалидлык. Бу мәсьәләгә игътибарны юнәлтү, инвалидлар тормышын җиңеләйтә торган карарлар эшләүгә этәрү өчен дә кирәк булгандыр календарьга махсус көн кертү.

    Безнең районда хәзерге вакытта 2548 кеше инвалид булып санала. Алар арасында 97 бала да бар. Бусы бигрәк тә инде аяныч: сау-сәламәт бала көткән ата-ананың бәхете көне белән кайгыга, йөрәкне туктаусыз кимереп торучы борчуга әйләнә. Әмма яшәргә, ничек тә көн итәргә, якты дөньяда үз урыныңны табарга кирәк.

    Шунысы яхшы: соңгы елларда җәмгыятьтә инвалидларга мөнәсәбәт тамырдан үзгәрде. Хәзер инде беркем дә гарип кеше күрсә, бармак төртеп күрсәтми, сәерсенми, киресенчә, моңа тыныч карый, ярдәмгә ашыга. Иң мөһиме - инвалидлар үзләре дә тормышта актив булырга тырышалар, шуның өстенә спорт белән шөгыльләнүчеләр, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар да аз түгел.

    Реклама

    -Безнең район инвалидлар җәмгыяте 305 кешене берләштерә. Алар - һәр авыл җирлегеннән 10-20 иң актив кеше, үзләре кебек авылдашларының ихтыяҗларын да безгә җиткереп торалар,-ди җәмгыять рәисе Каюм Фәсахов.

    Әйе, һәр авылда диярлек бар андыйлар. Иске Матактан Петр Бровков, Татар Мулласыннан Гомәр Фәттахов, Базарлы Матактан Илшат Нуртдинов, Илшат Фәхриев, Арутюн Маркусян (бу егет чиркәү төзелешендә булышканда егылып төшеп имгәнә), Фаик Камалов, Ленар Яруллин, Илдар Әмиров спортның үзләренә якын төрләре белән шөгыльләнеп, ярышларда катнашалар. Чуаш Кичүеннән Румия Сингатуллина, Үргәгардан Туйбикә Сираева (хәзер район үзәгендә яши), Яңа Чаллыдан Шәһит Мәрдиев, Базарлы Матактан Әвгать Локманов, Яңа Салманнан Әнвәр һәм Элмира Кәтиевлар үзешчәннәр концертларында сәләтләрен күрсәтеп, тамашачы алкышларын яулыйлар. Ә төрле оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә Базарлы Матактан Дания Сахиева (ул инвалидлар оешмасының ревизия комиссиясе секретаре, төрле чаралар үткәрүдә кулланылган акчаларның һәр тиенен исәптә тота), Иске Камкадан Рамил Сафин, Ташбилгедән Хәрирә Әхмәдиева һәм башка бик күпләр инвалидлар оешмасы эшен алып баруда актив ярдәмчеләр. Инде сиксәнгә җитеп килсә дә, яшьләрчә актив Николай Атаманов белән сукырлар җәмгыятен җитәкләүче, туган ягыбыз тарихын өйрәнүгә бәяләп бетергесез өлеш кертүче Роза Родионованы ничек мактамыйсың!

    Әмма инвалидлар арасында каты авыру урын-җиргә "кадаклаган" кешеләр дә аз түгел шул. Аларның дөньясы өй стеналары белән чикләнгән, якыннары ярдәменнән башка ашый-эчә дә алмаучыларга Ходай түземлек бирсен, караучыларына да сабырлык телик.

    Инвалидлар ихтыяҗларына игътибар артты, дидек. Бу, беренче чиратта, мөмкинлекләрен авыру чикләгән кешеләр өчен җайлы шартлар - уңайлы тирәлек тудыруга кагыла. Район үзәгендәге күпчелек оешма-учреждениеләр биналарына, кафе-кибетләргә коляска белән кереп булырлык пандуслар төзелде. Соңгы елларда ремонтланган мәктәпләрдә дә бар керү юллары. Начар күрүчеләр өчен сырлы сукмаклар, сары төстәге билгеләр куела. Дәүләт бирә торган акчалата ярдәм дә чикле, очын-очка ялгарлык кына. Җирле бюджетның да инвалидлар спортын тагын да үстерү өчен мөмкинлекләре чикле (быел безнең спортчыларыбыз республикада ай саен диярлек үткәрелә торган ярышларның икесенә генә бара алганнар - чыгымнар зур, диләр). Инвалидлар җәмгыятендә штат булдырып юрист тоту да бик әйбәт булыр иде, чөнки еш кына физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукларын законнарга таянып якларга кирәк була икән. Кыскасы, проблемалар бар, һәр авыруның үз борчуы, үз теләге барын да онытмыйк. Билгеле, аларның кайберсе хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиештер (әйтик, инвалидлар җәмгыятьләрен финанслау). Әмма исән-сау хезмәттәшләр, күршеләр, дуслар, туганнар кулыннан килгәне дә аз түгел. Менә шул турыда онытмасак иде. Кайчак кечкенә генә ярдәм дә сәламәтлеге чикле кеше өчен бик мөһим булып куя, тормышын җиңеләйтеп җибәрә бит…

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: