Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Язучылар белән очрашу

    Күптән түгел безнең районда бертөркем язучылар һәм шагыйрьләр булып китте. Алар белән очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин да катнашты. Балалар иҗат йортында зур китап күргәзмәсе ясалган иде. Күргәзмәдә якташ шагыйрьләребез, язучыларыбыз китаплары, кунакларның әсәрләре урын алган. Язучылар белән очрашу ике өлештән торды. Район китапханәсе белгечләре аны эчтәлекле, матур...

    Күптән түгел безнең районда бертөркем язучылар һәм шагыйрьләр булып китте. Алар белән очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин да катнашты.

    Балалар иҗат йортында зур китап күргәзмәсе ясалган иде. Күргәзмәдә якташ шагыйрьләребез, язучыларыбыз китаплары, кунакларның әсәрләре урын алган.

    Язучылар белән очрашу ике өлештән торды. Район китапханәсе белгечләре аны эчтәлекле, матур итеп әзерләгәннәр. Алып баручылар Миләүшә Хәйдәрова һәм Ирина Сабирова чын артистлардан бер дә калышмыйча, үз эшләрен бик оста башкардылар.

    Ул көнне безгә кунакка Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары драматург Данил Салихов, Татарстан халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты шагыйрь Равил Фәйзуллин, техник фәннәр докторы, шул ук вакытта шагыйрь һәм тарихчы-язучы Җәүдәт Сөләйманов, шагыйрә Фирдәүс Исхак килгән иде. Ә сәхнә түрендәге зур экранда якташыбыз Нәби Дәүли рәсеме. Алып баручылар аның шигырьләрен укыйлар. Аннан сүз икенче күренекле якташыбыз Шамил Маннапов иҗатына күчте. Очрашуда аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Район мәдәният йорты хезмәткәре Энҗе Сафина Шамил Маннапов сүзләренә иҗат ителгән "Рәхмәт сиңа" җырын күңелләргә үтеп керерлек итеп башкарды. Шулай ук якташыбыз, язучы һәм шагыйрә Бикә Рәхимова иҗатын да янә күздән кичердек. Бикә апабызны чагыштырмача күптән түгел югалттык. Аны юксынабыз, сагынабыз. Гомеренең соңгы елларында нәниләр өчен ел саен китапларын чыгарып, аларны үзе үк районга алып кайта һәм китапханәләргә, мәктәпләргә бушлай өләшә иде.

    Тагын бер хөрмәтле якташыбыз - шагыйрь һәм язучы Мөдәррис Вәлиев (Салих Маннапов) иҗаты да җылы итеп телгә алынды. Мөдәррис Харисович зур җитәкче урыннарда эшләгән кеше, ул һәрчак район белән элемтәдә, туган ягын кайгыртып яши. Бүген дә актив иҗат итә якташыбыз.

    Без тагын Әсхәт Фәхри, Фатыйх Сәйфи-Казанлы, Фаяз Дунай, Әсрар Гали, Педер Хузангай, Нәсих Таҗиев, Ил Газиз, Шәһит Алпар, Марат Хәмитов кебек якташ язучы шагыйрьләребез белән горурланабыз.

    Очрашуга килгән каләм осталарын Александр Никошин сәламләде:

    -Бүген без бөтен республикага таралган шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашу бәхетенә ирештек. Алар иҗат иткән шигырьләрне үз телләреннән ишетү бигрәк күңелле,-диде ул һәм кунакларга районыбызның бүгенге тормышы турында кыскача сөйләп үтте.

    Аннары сүзне язучыларга бирделәр. Республика сәхнәләрендә куелган әсәрләре белән күбебезгә яхшы таныш Данил Салихов үзе турында болай диде:

    Реклама

    -Башта мин театр актеры идем, аннары драматург булып киттем.

    Чынлап та, Данил әфәнде театр тормышына яңа дулкын булып килеп керде, аның әсәрләрен республиканың барлык театрлары диярлек сәхнәләштерә.

    Ул бүгенге тамашачыны кызыксындырырлык әсәрләре белән танылды.

    Аннары сүз халык шагыйре Равил Фәйзуллинга бирелде.

    -Мин безнең бу мәгънәле очрашуыбыздан ихлас канәгатьлек хисе алып утырам. Очрашуга күп көч куеп әзерләнгәнсез, рәхмәт. Әле генә Бикә Рәхимованы да искә алдыгыз. Бикә бит минем тормыш иптәшем иде,-диде ул һәм күз яшьләрен сөртеп алды. -Заманында Әлки кияве идем мин. Шул ук Нәби Дәүли, Шамил Маннапов, Мөдәррис Вәлиев белән бергә эшләп иҗат иттек. Алар миңа бик якын. Шуңадыр, Әлки ягы да күпьяклап газиз һәм кадерле. Биредә бит бүген дә борынгы болгар бабаларыбызның варислары яши. Безне ничек зурласагыз, үзегез дә шундый олы булып калыгыз,-диде ул. -Аннары үзенең берничә шигырен укып китте. Залда утыручы укытучылар, китапханәчеләр, клуб хезмәткәрләре, җирлек башлыклары арасында төрле милләт кешеләре барлыгын уйлаптыр, Җәүдәт Сөләйманов хуҗаларны рус, чуаш һәм татар телләрендә сәламләде. Тамашачы аңа алкышлар белән җавап бирде.

    -Мин татар телендә язам, галим буларак телебезне бөтен яктан өйрәнәм. Татар балаларының бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы билгеләргә тапшыруына сөенәм. Соңгы елларда мин "Сәләт" балалар оешмасын җитәклим. Һәр сәләтле бала минем өчен сөенеч,- диде ул.

    Тагын бер кунагыбыз Фирдәүс Исхак үзе эшләгән татар милли китапханәсе турында кызыклы мәгълүмат җиткерде, үз китабын бүләк итеп калдырды.

    Каләм осталары сүзе бер булды:

    -Сезнең белән очрашудан зур канәгатьләнү алдык,- диделәр алар. Ә без исә шагыйрь язучылар белән шундый ихлас очрашуга бик тә сусаган булганбыз икән…

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: