Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • ЮЛ БАШЛАРЫ АДАШУЛЫ БУЛМАСЫН

    Балалыктан олы тормышка күчү вакыты - үсмерлек еллары кеше язмышында гаять мөһим роль уйный. 12-17 яшьлек чорын рухи югалтуларсыз гына, "исән-имин" үтә алсын өчен үсмергә ышанычлы таяныч кирәк. Ярый ла, әти-әнисе, гаиләсе бу рольне үти алсалар. Кызганычка каршы, кайбер гаиләләрдә балага ныклы ата сүзе, игътибарлы ана кайгыртуы җитенкерәми. Һәм ул...

    Быел әнә шулай "кыек юлга" кереп киткән 6 үсмер "хокук бозганы һәм җинаять кылганы өчен" исәпкә алынган. Алдагы ел белән чагыштырганда өч тапкыр зуррак бу сан. Нәрсә булган? Үсмерләр ни өчен хокук боза? Моны булдырмас өчен нәрсә эшләнә һәм нәрсәгә игътибар җитеп бетми? Әнә шундыйрак сорауларга җавапны балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясенең мәктәп директорлары, мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткән киңәйтелгән утырышында эзләделәр. Утырышта Татарстан юстиция министры урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе әгъзасы Мөхәррәм Ибәтов та катнашты.
    Аңлапмы, аңламыйчамы хокук бозган үсмерләрнең һәрберсе турында аерым-аерым сөйләп, комиссия рәисе урынбасары Мария Платонова болай диде:
    -Бу балалардан кала белем бирү учреҗдениеләрендә укучы 56 үсмер мәктәптә еш тәртип бозганнары (дәрес калдыру, вак хулиганлык, сүгенү һ.б.) өчен аерым контрольгә алынды. Укытучылар, класс җитәкчеләре бу балалар хокук бозу юлына кереп китмәсен өчен гаиләләр белән дә, үсмерләрнең үзләре белән дә эшлиләр, имин булмаган гаиләләргә аеруча игътибар бирәләр.
    Аның әйтүенчә, барлык 24 белем бирү учреждениесендә хокук бозуларны кисәтү отрядлары оештырылган. Мәктәпнең иң тәртипле, үрнәк укучылары яшьтәшләрен тәрбияләүдә булыша. Ел саен 5 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр "Игътибар: үсмер" дигән район акциясе үткәрелә: социаль яктан куркыныч саналган гаиләләр турында мәгълүматлар базасы тулыландырыла, ә мәктәпләрдә хокук белемнәре буенча почмаклар, стендлар яңартыла. Сыйныфлар җитәкчеләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, ата-аналар өчен семинарлар үткәрелә. Хокук бозган һәр балага остаз, җәмәгать тәрбиячесе беркетелә. Кыскасы, төп игътибар бала, үсмер белән индивидуаль эшләүгә бирелә.
    Олылар фикеренчә, үсмер "вакыты күплектән, эше булмаганлыктан" тәртип боза, ул үз-үзен кая куярга белми. Ә бит безнең районда балаларга өстәмә белем бирү өчен шартлар тудырылган: Базарлы Матакта Балалар иҗаты йорты һәм балалар спорт мәктәбе эшләп килә, аларда төрле юнәлештәге күпсанлы түгәрәкләр бар. Алар авыллар мәктәпләрендә дә оештырылган. Үсмерләрнең җәйге ялын файдалы итеп үткәрүгә дә күп көч һәм акчалар сарыф ителә. Мәктәп, район, республика дәрәҗәсендә тәрбияви чаралар күп үткәрелә. Әмма шунысы бар: аларда һәрчак актив, һәрчак тәртипле балалар күбрәк катнаша шул, ә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия һәм подразделение, мәктәп контролендә торучылар һаман читтә кала, бу үсмерләргә игътибар җитенкерәми.
    Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нурания Заһидуллина, Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллина, Алексеевск агрокөлиятенең Базарлы Матак филиалы директоры урынбасары Лидия Ионова укучылар белән ничек эшләүләре турында сөйләделәр. Нурания ханым мәгариф хезмәткәрләренең Зәй районында үткән семинарында кызыклы тәҗрибәгә тап булуын сөйләде. Анда ата-аналар җыелышларында әтиләрнең күпләп катнашуына ирешкәннәр, "Әтиләр советлары" оештырып, гаилә башлыкларын балаларны, бигрәк тә үсмерләрне тәрбияләүгә күбрәк җәлеп итәләр икән.
    Гимназия директоры үзләрендә бик күп түгәрәкләр эшләвен әйтеп үтте. Төрле юнәлешле берләшмәләр генә дә 22 икән биредә. Укучыларга хокук белемнәре бирүнең мөһимлеген дә аңлап эшлиләр гимназия педагоглары.
    -Хокук бозып, балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделение тарафыннан исәпкә куелган укучыбыз да өч түгәрәккә йөри, баскетбол уйнарга ярата. Тәрбиягә авыррак бирелүче балалар өчен укытучының мөнәсәбәте бик мөһим. Тупаслыкны, куркыту-янауларны мондый үсмерләр бөтенләй кабул итми. Шуңа күрә һәр үсмер, аның гаиләсе белән аерым эшләргә тырышабыз,-диде Фәридә Яруллина.
    Һөнәр училищесында районның төрле авылларыннан 166 үсмер укый. Билгеле, аларның белем дәрәҗәсе мактанырлык түгел. Әмма шунысы гаҗәп: мәктәпләрдән бик тә "йомшак" белемнәр белән килүчеләрнең күбесе училищеда "ачылып" китә, ниндидер сәләтен күрсәтә, төрле чараларда актив катнаша башлый. Училищеның педагогик коллективы һәр курсантны тәрбияләү, аны сәламәт тормыш рәвешенә өндәү һәм күнектерү, белемнәренең сыйфатын үстерүгә омтылыш булдыру хакына зур тырышлык куя.
    -Без хокук белемнәренә өйрәтүне укыту планына керттек. Укучыларның дәресләргә йөрүен контрольдә тотабыз. Ата-аналар белән элемтәләребез нык. Спорт ярышлары еш үткәрелә, сәламәтлек көне, класс сәгатьләре, төрле конкурслар, түгәрәкләр эшчәнлеге, хезмәт тәрбиясе, армиядә хезмәт итүгә юнәлтелгән әңгәмәләр - болар барысы да укучыларыбызда тормышка дөрес караш тәрбияләргә юнәлтелгән ,-дип санап китте Лидия Ионова.
    Эш эшләнгәч, бу очракта җинаять кылынгач, дип әйтик, соң була инде ул. Шуңа да үсмерләрне хата-абынулардан саклау өчен профилактик эшне алга куярга кирәк, дигән фикердә булдылар утырышта катнашучылар. Чыгышларны бик тә кызыксынып, игътибар белән тыңлап утырган юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов сүзен залда утыручыларга сорау бирүдән башлады:
    -Әйтегез әле, сездә 20 ноябрь - балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне ничек үтте?-диде ул. Залдан ачык җавап ишетелмәгәч, дәвам итте:-Балигъ булмаганнар белән эшләүгә хәзер бөтенләй бүтән таләпләр куела. Тормыш рәвешебез үзгәрде: берәү үз баласына бөтен шартларны тудыра ала, теләкләрен үтәп кенә тора. Ә икенче гаиләдә акчаны иң кирәгенә дә көчкә җиткерәләр. Җәмгыятьтә тигезсезлек барлыкка килде. Бу үсмерләргә тәэсир итмичә калмый, билгеле. Без балаларны тәрбияләүдә уңай мисалларны күбрәк кулланырга, әби-бабаларыбызның, уңышка ирешкән авылдашларыбызның намуслы тормыш юлын үрнәк итеп күрсәтергә тиешбез. Уңай мисаллар кирәк яшьләргә. Шулай ук җәмәгатьчелекне, депутатларны тәрбия эшенә күбрәк тартырга кирәк. Бу гаилә депутат өчен тавыш биргән бит, димәк, ул үзе дә шушы ир, хатын, аларның балалары өчен җаваплы икәнлеген аңларга тиеш,-диде ул.
    Өч сәгатькә сузылган сөйләшү файдалы булды, ул уртак бер карар чыгару белән генә тәмамланмады, төрле фикерләр, хәтта бәхәсле тәкъдимнәр дә уятты.


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: