Бәйрәм көткән көннәрдә
Кар аклыгы, кышкы пакълек …Сихри матурлык! Төнге лампалар яктысында кар бөртекләре җемелди, әйтерсең, аяк астына учлап-учлап алтын-көмеш сибелгән. Шушы матурлыкка ел ахырында гына була торган сөенечле, ашкынулы күңел күтәренкелеге өстәлә, чөнки безне алда бәйрәм көтә бит, Яңа ел бәйрәме!
Аның рухы инде авыл урамнарына, базар мәйданнарына, кибетләр киштәләренә кунды: төрле оешма-учреждениеләр каршысында Яңа елның төп сиволы - яшел чыршылар "үсеп" чыкты. Кич җиттеме, чыршыларда аллы-гөлле утлар кабына, алар бер кабынып, бер сүнеп ала, кар бөртекләре белән ярыша-ярыша җемелдиләр. Ирексездән бәхетле балачагыңны искә төшереп, елмаеп куясың. Тагын бер ел үтеп бара, ә алда - күңелле бәйрәм һәм яңа елны каршы алганда гына була торган рәхәт мәшәкатьләр.
Бәйрәмгә әзерлек инде башланды да. "Әлкиурман" учреждениесе йортында чыршылар сата башлаганнар, әлегә аларны башлыча төрле оешмалар сатып алып, биналары каршына бизәп куялар. Ветеринария берләшмәсе, янгын часте, "Энергосбыт" һәм башка кайбер оешмалар каршында аллы-гөлле утлары белән балкып яшел урман гүзәлкәйләре басып тора инде. Мондый матурлык авыл җирлекләрендә дә булдырылачак, бусы инде җирле үзидарәләргә йөкләнгән.
Ә ике көн элек "Колос" кинотеатр бинасы янәшәсендәге мәйданга районның Баш Чыршысын бастырып куйдылар. Ул шундый биек, аны төз итеп ныгытып кую өчен махсус кран да килде. Иң очка төрле төсләр белән җемелдәячәк күпканатлы йолдыз да беркетелде. Биредә, һәр елдагыча, 31 декабрьдә бергәләп иске елны озатып җибәрербез.
Кибетләрдә, урамга тезелгән сәүдә палаткаларында яңа 2013 елның символы - кара су Еланын гәүдәләндергән уенчыкларны да, матур капларга-кәрзиннәргә тутырылган күчтәнәчләрне, өйләр, чыршылар бизәү өчен уенчыкларны да күпләп саталар. Бәйрәмнең тизрәк килүен теләгән кайбер түземсезләр кирәк-яракны алдан ук алып куя икән. Чөнки әйтәләр бит әле, елны ничек каршы алсаң, ул шулай үтәчәк тә, диләр. Ләкин чыршы уенчыкларын, төрле гирляндаларны сатып алганда шуны белегез: әлеге кара су Еланы һич кенә дә кызыл төсне яратмый икән бит! Ә менә ак, соры, алтынсу-сары төсләр аның кәефен күтәрә, өй хуҗаларына карата әйбәт мөнәсәбәтле итә икән. Еланның үзен дә чыршыга элеп куярбыз - Яңа 2013 ел уңышлы, тыныч, имин булсын.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.8400
-
15 август 2022 - 10:49Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана 15 августта Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана.6500
-
13 август 2022 - 14:02«Ремтехсервис»тагы 22 еллык «Нью Холланд»лар буген дә уракта ваттырып эшлиләр 2000 нче елда районга сары төстә, Германия дә җитештерелгән беренче чит ил комбайннары кайтты. Бу ул вакыттагы “Дон” нар белән чагыштырганда җир белән күк аермасы сыман техника иде.20100
-
13 август 2022 - 11:53Әлки районында урып-җыю эшләренең барышы белән Марат Җәббаров танышты Районыбызда урып-җыю эшләренең барышы белән ТР Премьер- министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров танышты.17600
-
28 июнь 2022 - 11:5110 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме үткәреләчәк
-
17 июнь 2022 - 11:01Рушания Валиева "Салманым"
-
7 июнь 2022 - 11:286-16 июнь көннәрендә "Әлки хәбәрләре" газетасына отышлы бәядән языл
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
14 август 2022 - 08:16Әлки районында беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр тапшырдыларТатарстанда 1 июльдән 26 августка кадәр “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акция уза.18800
-
13 август 2022 - 07:42Әлки районында Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмаларының эшчәнлеге йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә уздыКүптән түгел районыбызда Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмаларының 2022 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеге йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә узды.21600
-
12 август 2022 - 10:19Раил Габдрахмановка илебез Президенты Владимир Путин указы нигезендә Россия Герое исеме бирелде10 августта төнлә Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында якташыбыз Раил Габдрахмановны тантаналы төстә каршы алдылар.26401
-
12 август 2022 - 15:44Әти-әниләр булган Әлки делегациясе Оренбургтагы хәрби бүлектә булып кайтты 11 августта Әлки районыннан араларында мәдәният йорты директоры урынбасары Динар Ринат улы Галимов һәм әти-әниләр булган делегация Оренбургтагы хәрби бүлектә булып кайтты.28100
-
12 август 2022 - 10:19Раил Габдрахмановка илебез Президенты Владимир Путин указы нигезендә Россия Герое исеме бирелде 10 августта төнлә Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында якташыбыз Раил Габдрахмановны тантаналы төстә каршы алдылар.26401
-
12 август 2022 - 08:14Әлки районы Базарлы Матак үзәгендәге күп фатирлы өйгә ремонт ясалды Базарлы Матак үзәгендәге (Советская урамы 3нче йорт) күп фатирлы өй ремонттан соң танымаслык булып үзгәрде.25600
-
12 август 2022 - 14:07Әлки районы җитәкчесе алдынгы комбайнчыларны бүләкләде Кичә, 11 августта, иртә таңнан район башлыгы Александр Никошин уракта катнашучы механизаторлар янында булып, иң күп икмәк суктыручы комбайнчыларны бүләкләде.25100
-
12 август 2022 - 16:56“Востокзернопродукт”ның Көньяк-Көнчыгыш Әлки территориаль идарәсендә уракның кызган вакыты Соңгы көннәрдә отряд кырларында 16 комбайн берьюлы көзге бодайны турыдан-туры суктыруда эшли.22900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика