Дәһшәтле вакыйгалар хәтердә яңарды
22 июнь иртәсендә район үзегендәге Азат итүче сугышчыга һәйкәле янында сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре катнашында Бөек ватан сугышының башлануына 71 ел тулу уңаеннан тантаналы митинг булды. Ул халыкка социаль хезмәте күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, ветераннар оешмаларының район советы инициативасы белән үткәрелде.
Митингны кереш сүз белән "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Людмила Никошина ачып җибәрде. "Дәһшәтле сугыш еллар үткән саен бездән ерагая, тарихның бер куркыныч бите буларак артта кала. Әмма бабаларыбыз, әбиләребез истәлекләре, өлкән буыен әтиләребез һәм әниләребез сөйләгәнәр хәтеребезне яңартып тора. Бүген иксез-чиксез илебезнең торак пунктларында, шәһәрләрендә, Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәйкәлләре янына кешеләр җыела, алар 1941 елның 22 июнь таңында бәреп кергән фашистларны беренче булып каршы алган, ил чигендә, Брест крепосте диварлары буенда беренче бәрелешләрдә илебезне саклап сугышкан, һәлак булган, шулай ук авыр сынаулар, каты бәрелешләр нәтиҗәсендә җиңүгә ирешкән ватандашларыбызны искә алалар".
Митингта шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, ветераннар оешмалары район советы рәисе Фаиз Шакиров, сугыш һәм хезмәт ветераннары Бари Гыйльмиев, Лев Миндрюков, Вәгыйз Сафин, Ислам хәзрәт Шәйхетдин, рухани Анедрей Зиньков чыгыш ясадылар. Алар халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы, фидакарь хезмәте турында дулкынланып сөйләделәр. Сугыш чорында авыл тормышының нинди авыр булуын, ирсез калган хатыннарның, атасыз балаларның ач һәм ялангач килеш таңнан төнгә кадәр басуларда хезмәт куюларын искә төшерделәр алар. Мөгаен, сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә булмагандыр ул чорда. Бүгенге митингта катнашучылар арасында яу кырында сугышкан ветераннарыбыз да, хезмәт биографиясен шушы авыр елларда башлап җибәрүчеләр дә бар иде. Алар илебез азатлыгы өчен һәлак булганнарны искә төшереп бер минут тын тордылар.
Шуннан соң актив волонтерлар - Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары Олег Никошин белән Алсу Гайфуллина һәйкәл итәгенә венок салдылар.
Ә митингтан соң ветераннарны тәмле чәй белән сыйладылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 август 2022 - 11:01Әлки районы умартачылары серләре белән уртаклашты Район җитәкчелеге умартачылык белән шөгыльләнүчеләргә зур игътибарын бирә, дип саныйбыз.3800
-
17 август 2022 - 07:46Иске Әнҗерә авылында зиратны чистартканнар Иске Әнҗерәдә җирле хакимият тәкъдиме белән зиратны чистарту буенча өмә үткәрелгән19300
-
16 август 2022 - 18:44Татарстанда “Алга “ һәм “Тимур” батальоннарына Югары Колчурино егетләре кушыла Татарстанда “Алга “ һәм “Тимур” батальоннары төзеләчәге турындагы чакыруны ишеткәч тә, Югары Колчурино авыл җирлегендә яшәүче ике ир-ат беренчеләрдән булып ризалыгын белдерә.21400
-
16 август 2022 - 16:41Иске Тахталы авылында җирле зиратка бару юлы төзелә Иске Тахталы авылы кешеләре узган ел ахырында үткәрелгән җыелышта үзсалым акчасының яртысын җирле зиратка бару юлын салу өчен тотарга булган.18600
-
16 август 2022 - 14:40Әлки районында, төзекләндерелгәннән соң, “Ләйсән” йөзү бассейны үз эшен башлап җибәрде 16 августта Әлки районында, төзекләндерелгәннән соң, “Ләйсән” йөзү бассейны үз эшен башлап җибәрде.20700
-
28 июнь 2022 - 11:5110 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме үткәреләчәк
-
17 июнь 2022 - 11:01Рушания Валиева "Салманым"
-
7 июнь 2022 - 11:286-16 июнь көннәрендә "Әлки хәбәрләре" газетасына отышлы бәядән языл
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
19 август 2022 - 10:48Сихтермә-Хузангай авылында беренче тапкыр бал белән сыйладылар14 августта православие динендәге әлкилеләр күптәнге гадәт буенча Бал Спасын билгеләп үтә. Хәер, бу Андрей Зиньков сүзләренә караганда, ул күбрәк тамырлары мәҗүсилеккә барып тоташкан халык бәйрәме.4600
-
16 август 2022 - 14:38Владимир Кашкаров: “Яхшы уңыш күңелне сөендерә”Районыбызның “Хузангай” хуҗалыгында урып-җыю эшләре берьюлы өч юнәлештә бара.28800
-
14 август 2022 - 08:16Әлки районында беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр тапшырдыларТатарстанда 1 июльдән 26 августка кадәр “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акция уза.40000
-
16 август 2022 - 14:38Владимир Кашкаров: “Яхшы уңыш күңелне сөендерә” Районыбызның “Хузангай” хуҗалыгында урып-җыю эшләре берьюлы өч юнәлештә бара.28800
-
16 август 2022 - 18:44Татарстанда “Алга “ һәм “Тимур” батальоннарына Югары Колчурино егетләре кушыла Татарстанда “Алга “ һәм “Тимур” батальоннары төзеләчәге турындагы чакыруны ишеткәч тә, Югары Колчурино авыл җирлегендә яшәүче ике ир-ат беренчеләрдән булып ризалыгын белдерә.21400
-
16 август 2022 - 14:40Әлки районында, төзекләндерелгәннән соң, “Ләйсән” йөзү бассейны үз эшен башлап җибәрде 16 августта Әлки районында, төзекләндерелгәннән соң, “Ләйсән” йөзү бассейны үз эшен башлап җибәрде.20700
-
17 август 2022 - 07:46Иске Әнҗерә авылында зиратны чистартканнар Иске Әнҗерәдә җирле хакимият тәкъдиме белән зиратны чистарту буенча өмә үткәрелгән19300
-
16 август 2022 - 16:41Иске Тахталы авылында җирле зиратка бару юлы төзелә Иске Тахталы авылы кешеләре узган ел ахырында үткәрелгән җыелышта үзсалым акчасының яртысын җирле зиратка бару юлын салу өчен тотарга булган.18600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика