Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы "Хузангай" җәмгыятендә арпа уралар

    Ниһаять, авыл хуҗалыгы быел иркен сулап куяр ахры. Алты ел рәттән булган корылыктан һәм бөртеклеләрдән бик аз уңыш алып килгәннән соң игенчеләр хезмәте мул уңыш белән бәйләнә быел. Татарстан Россия төбәкләре арасында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү буенча лидерлар рәтендә. Республика халкы үзен төп азык-төлек белән тулысынча тәэмин итә. Ашамлыкларга бәяләр...

    Ниһаять, авыл хуҗалыгы быел иркен сулап куяр ахры. Алты ел рәттән булган корылыктан һәм бөртеклеләрдән бик аз уңыш алып килгәннән соң игенчеләр хезмәте мул уңыш белән бәйләнә быел.

    Татарстан Россия төбәкләре арасында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү буенча лидерлар рәтендә. Республика халкы үзен төп азык-төлек белән тулысынча тәэмин итә. Ашамлыкларга бәяләр дә бездә башка өлкәләр белән чагыштырганда түбән. Ипигә быел да бәяләр күтәрелмәс дип ышандыралар.

    Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне тотрыклы итүгә республика программалары да булыша. 2010 елдан бирле гаилә фермаларына ярдәм итеп килә дәүләт, "Лизинг-грант"ны крестьян-фермер хуҗалыклары нәтиҗәле файдалана. Шәхси хуҗалыкларны үстерүдә ташламалы кредитлау үзен аклый. Күпләп терлек асраучыларга абзар төзүдә ярдәм итәләр. Җитештерелгән продукцияне ярминкәләрдә, Казандагы агропромпаркта реализацияләргә мөмкин.

    Авылда бүген кызу эш вакыты. Безнең районда урып-җыюның барышы белән танышу өчен Татарстан Премьер-министры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. Ул игенчеләребез хезмәтеннән канәгать булуын белдерде. Әйе, район игенчеләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре бүген икмәкне югалтуларсыз җыеп алу өчен басуларда чын мәгънәсендә көрәш алып баралар.

    Безне сөендереп, күп кенә авылларда яңгырлар явып узды. Шуңа да уракның барышын күреп кайту өчен "Хузангай" җәмгыятенә юл тотканда күңелдә бераз шик бар иде: басулар юештер, механизаторлар эшли алмыйдыр… Юкка борчылганбыз, бу хуҗалык кырларын яңгыр читләтеп үткән, кырда эшләүче комбайннар артыннан тузан күтәрелә. Комбайнчыларның кәефе шәп, эштән бүленмәгәннәр бит.

    Азат Низамиев.

    "Хузангай"ның сөрү җирләре бүген мәйдан буенча уртача зурлыктагы бер район кадәр. Үзебездәге 15 мең гектар өстенә алар Спас, Алексеевск районнарында да зур-зур мәйданнар алып эшкәртәләр. Хузангайлылар уракка беренчеләрдән булып төштеләр, бөртеклеләрнең тамырда кипшенгәнен көтмәделәр. Алар башта игеннәрне теземнәргә салдылар, аннары берьюлы 16 комбайн белән суктыруга керештеләр.

    Без Кората тирәсендәге арпа басуында эшләүче комбайнчылар янына бардык.

    -Механизаторлар эшкә иртәнге алтыда килә. Чык кимүгә басуга чыгабыз һәм караңгы төшкәнче эшлибез,-диде җәмгыять җитәкчесе урынбасары Станислав Скрипачев мине комбайнчылар белән таныштырып. Ә яшь агроном Айнур Сафин мондый мәгълүмат бирде:

    -Иң элек 2 мең гектардан артык көзге бодайны җыеп алдык, уңышы 28,9 центнер булды. Борчакны, югалтуларга юл куймас өчен, аеруча тиз җыеп алырга тырыштык. Ул бездә 1260 гектарда иде. Хәзер инде арпаны җыябыз.

    Реклама

    Айнур быел гына әле институт тәмамлап агроном белгечлеге алган. Инде баш-аяк эшкә чумып, беренче урагын үткәрә.

    Элекке елларда игеннәрне Ипатов алымы белән суктыралар иде. Аның асылы шунда, булган барлык комбайннарны бер кырда эшләтәләр, ватыла калса, техниканы ремонтлаучылар да шунда. Бу алымны "Хузангай" җәмгыяте үз итте. Хәзер басуларда төрле төстәге комбайннар эшли, бөртек ташучы КамАЗлар чабыша. Читтән караган кешегә нәфис фильмны хәтерләтәдер бу күренеш.

    Басу читендәге агачлык янында тукталып калган комбайнны күрдек. Аның янында механик Николай Кузнецов, эретеп ябыштыручы Сергей Иванов эшлиләр, кыр корабын ремонтлыйлар. Быелгы уракта "Хузангай" җәмгыяте буенча алдынгылык "Акрос" комбайнында эшләүче Вячеслав Илюхин кулында. Владимир Смирнов белән Владимир Николаев та аннан калышмый диярлек. "Дон" комбайннарында Константин Родионов белән Максим Морелев әйбәт нәтиҗә күрсәтә. тырышу өчен стимул да бар, хезмәткә ничек түләнәсен механизаторларга алдан ук аңлатканнар. Нормадан артык эшлисең икән, өстәмә түләү каралган.

    Менә басу кырында автобус туктады: ашханәдә эшләүчеләр кичке аш китергәннәр. Басуда эшләүчеләрне көнгә ике тапкыр кайнар аш белән сыйлыйлар. Түләү сүздә генә - бер кешегә нибары 25 сум.

    Бик тәмләп ашап утыручы яшь егеткә сүз каттым.

    -Мин ярдәмче булып эшлим. Быел унынчы сыйныфка укырга барам. Басуда эшләп алган акчама әйбәт кием, телефон сатып алырга җыенам. Әтием дә комбайнда эшләгән иде, шул чакта ук бу һөнәргә кызыгып калдым, - диде ул. Вячеслав Варламов икән бу яшь егет, Алексей Рыжковның ярдәмчесе.

    Комбайнчыларның кәефләре шәп, тирә-якта яңгыр яуды, ә безне кызганды бугай, эшләргә комачауламады, диештеләр алар.

    -Яңгыры да кирәк инде аның,-дип каршы чыкты берсе.

    -Явар әле. Шыгырдап өлгергән арпаны коры килеш суктырып бетерик. Аннары теләсә күпме яусын,-диде аңа җаваплап иптәше.

    Әйе, үстергән уңышның тизрәк амбарларга урнашуы хәерле. "Хузангай" игенчеләре узган елда уракны районда беренче булып төгәлләгән иделәр. җәмгыять җитәкчесе Евгений Чугунов әнә, әгәр һава торышы комачауламаса, киләсе атнада уракны төгәлләргә план кора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: