Районда “Кар автомобиле-2014” профилактика операциясе бара
Профилактика эшенең төп максаты - кар автомобиле белән идарә иткәндә һәлакәтләрне, кешеләрнең анда зыян күрүен булдырмау. Бездә барысы 6 берәмлек кар автомобиле (снегоход) теркәлгән. Әмма теркәлмәгәннәре тагын да күбрәк. Ә бит әлеге техниканы хуҗасының яшәү урынындагы Гостехнадзор органнарында һичшиксез теркәү зарур. Кар автомобиле тиешле таләпләр нигезендә техник күзәтү узарга тиеш....
Профилактика эшенең төп максаты - кар автомобиле белән идарә иткәндә һәлакәтләрне, кешеләрнең анда зыян күрүен булдырмау.
Бездә барысы 6 берәмлек кар автомобиле (снегоход) теркәлгән. Әмма теркәлмәгәннәре тагын да күбрәк. Ә бит әлеге техниканы хуҗасының яшәү урынындагы Гостехнадзор органнарында һичшиксез теркәү зарур. Кар автомобиле тиешле таләпләр нигезендә техник күзәтү узарга тиеш. Аның техник яктан төзек булуы мәслихәт. Моннан тыш, әлеге техника белән идарә итүче кешенең А-1 категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу зарур. Барлык бу таләпләрнең үтәлүенә Гостехнадзорның Әлки районындагы инспекциясе күзәтчелек итә.
Куелган таләпләрне санга сукмауның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе дә мөмкин. Узган ел Лаеш районында булган фаҗигане күпләр хәтерлидер әле. Анда Идел өстеннән җилдергән кар автомобиле зур тизлектә перска килеп бәрелеп, яшь кыз һәм егет һәлак булганнар иде.
Кар автомобиле - гаять катлаулы техника. Аның белән идарә итү авыр, йөртүче тәҗрибәсез булса бигрәк тә. Рәсми теркәлмәгән, дәүләт техник күзәтүе үтмәгән кар автомобиле белән идарә иткән өчен, шулай ук йөртүченең махсус таныклыгы булмаган очракта зур күләмдә штраф салу каралган.
Кар автомобильләре булган райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп әйтәм: Гостехнадзор идарәсенә килегез. Без сезгә әлеге техниканы теркәү, техник күзәтү үткәрү һәм аның белән идарә итү хокукы бирүче таныклык алу тәртибен аңлатырбыз.
Әнәс Вәлиев,
Гостехнадзорның Әлки районы бүлеге начальнигы,
баш дәүләт инженер-инспекторы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 15:25«Каенкай» балалар бакчасында «Уяв» Чуаш милли бәйрәме үткәрделәр Балалар билбау белән көрәштеләр, көянтә белән йөгерделәр.5100
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.5300
-
1 июль 2022 - 12:38Спас районыннан Кристина Малыгина Базарлы Матакка бала тудыру йортына рульдә үзе килгән Спас районының Танкеевка авылында яшәүче Кристина Малыгина ашыгыч ярдәм дә чакыртмаган, иренең өйгә кайтуын да көтеп тормаган, машинаны кабызган да, бала тудыру йортына рульдә үзе киткән.8000
-
1 июль 2022 - 11:19Әлки районында сенаж салу дәвам итә Быел районда маллар өчен кимендә 52 мең тонна сенаж хәзерләү бурычы тора.4900
-
1 июль 2022 - 10:11Сихтермә-Хузангайда авыл исемен алмаштыру буенча ачык тыңлаулар үтте Петр Хузангай исемендәге музей-клубның актлар залы халык белән шыгрым тулган иде һәм һәркем үз фикерен белдерергә теләде.8100
-
28 июнь 2022 - 11:5110 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме үткәреләчәк
-
28 июнь 2022 - 11:5010 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылынад Уяв бәйрәме үткәреләсәк
-
17 июнь 2022 - 11:01Рушания Валиева "Салманым"
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
1 июль 2022 - 10:00Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме узачак мәйданда соңгы әзерлек эшләре бара10 июльдә Сихтермә-Хузангайда үтәчәк Уявка барыргамы-юкмы дип, һаман да икеләнәсезме? Бүген без күңелегездә туган шикләрне таратырга телибез.10100
-
28 июнь 2022 - 11:00Әлки районында офис җиһазларын утильләштерделәр Оешма – учрежденияләрдә кулланышта бик күп офис техникасы бар. Еллар үткәч алар “картая” гамәлгә яраксызга әйләнә.22500
-
24 июнь 2022 - 07:51Әлки районы үзәк хастахәнәсендә Медицина хезмәткәре көне уңаеннан бәйрәм үткәрелдеБүген актлар залы чәчәкләргә күмелгән, төрле төстәге шарлар белән бизәлгән.45600
-
30 июнь 2022 - 08:39Шахталар арасында үткәрелгән сабантуй батыры Әсрар-Галигә багышлана Язучы, Әлки район сабантуй батыры 1958 ел. Прокопьевск шәһәре 1964 ел. Шахталар арасында үткәрелгән сабантуй батыры Әсрар-Галигә багышлана.22300
-
1 июль 2022 - 08:44Все бесплатно аларда Хорошо иметь в деревне Әтиең-әниеңне Можно на все лето туда Илтергә бәбиеңне.15600
-
1 июль 2022 - 10:00Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме узачак мәйданда соңгы әзерлек эшләре бара 10 июльдә Сихтермә-Хузангайда үтәчәк Уявка барыргамы-юкмы дип, һаман да икеләнәсезме? Бүген без күңелегездә туган шикләрне таратырга телибез.10100
-
1 июль 2022 - 10:11Сихтермә-Хузангайда авыл исемен алмаштыру буенча ачык тыңлаулар үтте Петр Хузангай исемендәге музей-клубның актлар залы халык белән шыгрым тулган иде һәм һәркем үз фикерен белдерергә теләде.8100
-
1 июль 2022 - 12:38Спас районыннан Кристина Малыгина Базарлы Матакка бала тудыру йортына рульдә үзе килгән Спас районының Танкеевка авылында яшәүче Кристина Малыгина ашыгыч ярдәм дә чакыртмаган, иренең өйгә кайтуын да көтеп тормаган, машинаны кабызган да, бала тудыру йортына рульдә үзе киткән.8000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика