САЙЛАУЧЫЛАРГА – ЧАКЫРУ КӘГАЗЬЛӘРЕ
Район территориясендә формалаштырылган 49 участок сайлау комиссиясе атна башыннан эшчәнлекләрен башлап җибәрде. Участок сайлау комиссияләре әгъзалары расланган график буенча кизү торалар, сайлаучылар үзләрен борчыган сорауларны комиссияләргә килеп тә, аларга урнаштырылган телефоннар аша да бирә алалар.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов әйтүенчә, комиссияләрдә барлыгы 252 кеше эшли, аларның 21 е генә быел беренче тапкыр сайлау комиссияләренә кертелде, калганнары барысы да тәҗрибәлеләр, үткән сайлауларда катнашкан кешеләр.
715 нче сайлау участогы район мәдәният йортында урнашкан. Биредә сайлаучыларга кирәк булырдай бөтен төр мәгълүматны табарга була. Сайлаучылар исемлегендә әлегә 837 кеше бар, сайлаучылар килеп, үзләренең әлеге исемлеккә кертелгәнме икәнлекләрен белешә, төгәллек кертә алалар.
Сайлау участогында кизү торучы Гөлнур Фәйзуллина һәм комиссия рәисе урынбасары Лилия Гайфуллина әйтүенчә, барлык сайлаучыларга чакыру кәгазьләре тутырылган, таратыла, атна ахырына бу эшне башкарып чыгачаклар да. Шушы чакыру кәгазен тотып, сайлаучы участокка килеп, үзен кызыксындырган сорауларны бирә ала.
715 нче сайлау участогында без Исмәгыйль абый Хәмидуллин һәм Розалия Ситдыйкова белән очраштык, алда торган сайлаулар турында фикер алыштык. Исмәгыйль ага:
-Сайлаулардан калганым юк, бусында да катнашачакмын. Бер дә икеләнүсез Владимир Путинны сайлаячакмын. Кандидатларны тыңлап торам да, аптырыйм: берсе усал әтәч кебек кылына, икенчесе әкият сөйли, өченчесе, әйтерсең, күктән төшкән. Ә Путинның ничек эшләгәне күз алдында. Аннары, без пенсионерлар турында да бик кайгырта. Шулай, минем кемне сайларга дип аптыраганым юк,-дип кырт кистереп әйтеп куйды. Аңа Розалия дә кушылып:
-Без түгел, авылдагы әбиләргә кадәр "Путин" дип торалар, телләреннән төшермиләр, - дип өстәп куйды.
…Сайлауларга 17 көн калып бара. Участок сайлау комиссияләрендә 4 мартка әзерлек эшләре ахырына якынлаша. Сайлаучыларның да күпчелеге инде бер фикергә килгәндер. Сайлаулар безнең районда һәрвакыттагыча оешкан төстә үтәр, дигән ышаныч бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 август 2022 - 13:32Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасын кулланырга мөмкин Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының института яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә.3600
-
19 август 2022 - 13:32Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының института яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә.2600
-
19 август 2022 - 11:01Әлки районы умартачылары серләре белән уртаклашты Район җитәкчелеге умартачылык белән шөгыльләнүчеләргә зур игътибарын бирә, дип саныйбыз.4700
-
17 август 2022 - 07:46Иске Әнҗерә авылында зиратны чистартканнар Иске Әнҗерәдә җирле хакимият тәкъдиме белән зиратны чистарту буенча өмә үткәрелгән19600
-
16 август 2022 - 18:44Татарстанда “Алга “ һәм “Тимур” батальоннарына Югары Колчурино егетләре кушыла Татарстанда “Алга “ һәм “Тимур” батальоннары төзеләчәге турындагы чакыруны ишеткәч тә, Югары Колчурино авыл җирлегендә яшәүче ике ир-ат беренчеләрдән булып ризалыгын белдерә.21700
-
28 июнь 2022 - 11:5110 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме үткәреләчәк
-
17 июнь 2022 - 11:01Рушания Валиева "Салманым"
-
7 июнь 2022 - 11:286-16 июнь көннәрендә "Әлки хәбәрләре" газетасына отышлы бәядән языл
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
19 август 2022 - 10:48Сихтермә-Хузангай авылында беренче тапкыр бал белән сыйладылар14 августта православие динендәге әлкилеләр күптәнге гадәт буенча Бал Спасын билгеләп үтә. Хәер, бу Андрей Зиньков сүзләренә караганда, ул күбрәк тамырлары мәҗүсилеккә барып тоташкан халык бәйрәме.5300
-
16 август 2022 - 14:38Владимир Кашкаров: “Яхшы уңыш күңелне сөендерә”Районыбызның “Хузангай” хуҗалыгында урып-җыю эшләре берьюлы өч юнәлештә бара.29000
-
14 август 2022 - 08:16Әлки районында беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр тапшырдыларТатарстанда 1 июльдән 26 августка кадәр “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акция уза.40400
-
16 август 2022 - 14:38Владимир Кашкаров: “Яхшы уңыш күңелне сөендерә” Районыбызның “Хузангай” хуҗалыгында урып-җыю эшләре берьюлы өч юнәлештә бара.29000
-
16 август 2022 - 18:44Татарстанда “Алга “ һәм “Тимур” батальоннарына Югары Колчурино егетләре кушыла Татарстанда “Алга “ һәм “Тимур” батальоннары төзеләчәге турындагы чакыруны ишеткәч тә, Югары Колчурино авыл җирлегендә яшәүче ике ир-ат беренчеләрдән булып ризалыгын белдерә.21700
-
16 август 2022 - 14:40Әлки районында, төзекләндерелгәннән соң, “Ләйсән” йөзү бассейны үз эшен башлап җибәрде 16 августта Әлки районында, төзекләндерелгәннән соң, “Ләйсән” йөзү бассейны үз эшен башлап җибәрде.21000
-
17 август 2022 - 07:46Иске Әнҗерә авылында зиратны чистартканнар Иске Әнҗерәдә җирле хакимият тәкъдиме белән зиратны чистарту буенча өмә үткәрелгән19600
-
16 август 2022 - 16:41Иске Тахталы авылында җирле зиратка бару юлы төзелә Иске Тахталы авылы кешеләре узган ел ахырында үткәрелгән җыелышта үзсалым акчасының яртысын җирле зиратка бару юлын салу өчен тотарга булган.18900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика