Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Минһаҗева Сөмбел: Иске Әнҗерә авылына нигез 1718 нче елда салына

Туган авылымыны яратам Язларын да, җәйләрен дә Көзләрен һәм дә кышын Җырлый гел Иске Әнҗерә Ишетәмен тавышын... Илгизәр Солтан

 

Авылдаш шагыйребез И. Солтан туган авылыбыз турында бик күп шигырьләр язган. Бәхәссез, безнең авыл табигате буенча бик матур җирдә урнашкан. Авыл кырыеннан ук урман башланып китә. Җәй көннәрендә нинди генә кошлар сайрамый анда, нинди генә киек-җанвар юк. Әти-әниләрем, туганнарым белән бергәләп җиләккә, гөмбәгә йөрү - үзе бер кызык, үзе бер рәхәтлек бирә. Урман эчендәге, аланнардагы каен җиләкләре, аллы-гөлле чәчәкләр, зәңгәр кыңгыраулары күңелемә матурлык, ләззәт бирсә, зәңгәр һәм сары мәтрүшкәләре җаныма сихәт, шифа бирә.

“Әлки хәбәрләре” газетасында “Туган авылымны яратам” дигән темага сочинение язу конкурсы игълан ителгәннән соң, бик озак уйландым. Баксаң, мин үземнең туган авылым турында бик аз беләм икән. Шунлыктан, аның тарихы турында күбрәк кызыксына башладым. Үзем Иске Әнҗерә урысча Старое Ямкино “Яма” дигән төшенчәне аңлата дип йөри идем. Чөнки ул түбәнлектә урнашкан. Ә чынлыкта, алай түгел икән. Мәктәбебез музеендагы елъязмаларда ул болай дип тасвирлана: “Иске Әнҗерә авылына нигез 1718 нче елда салына. Хәзерге Спас районының Пичкас исемле авылы янында Ямкино авылы булган. Чукындыру сәясәте килеп чыккач, татарлар чукындырудан качып, ерак урыннарда, урман араларына күчеп утырган. Ямкино авылы кешеләре килүчеләр ташкынына кушыла. Кече Чирмешән елгасына агучы инеш ярына килеп авылга нигез салалар. Элеккеге авыл исемен югалтырга теләмичә, аңа Ямкино исемен куялар. Ямкино, фарсыдан тәрҗемә иткәндә, “кычыткан” дигән мәгънәгә ия икән. Менә шундыйрак ул-минем туган авылымның килеп чыгу тарихы. Яратам, бик яратам сине, туган авылым. Батыр йөрәкле, әрсез, кыю халкың белән дан тотуың өчен яратам.

Безнең туган авылыбыздан күренекле шәхесләр дә чыккан. Шуларның берсе балалар язучысы Җәвад Әфтах улы Тәрҗеманов. Ул туган авылыбызга еш кайтып, аның матур табигатенә сокланып китә торган була. Әнием сөйләгәннәрдән чыгып, шуны әйтәсем килә, Җ. Тәрҗемановның 90 еллык юбилеен үзебезнең мәктәптә бик зурлап үткәрәләр. Бәйрәмгә кунак булып язучының улы Камил абый белән кызы Гөлшат апа да кайталар. Ә Гөлшат Җәвадовна исә Казан Дәүләт педагогика университетында (хәзерге КФУ) әниемне геометриядән укыткан була. Ул әлеге университетның геометрия факультеты доценты.

Авылыбызның тагын бер күренекле шәхесе - шагыйрь Илгизәр Солтан. Без аның шигырьләрен бик яратып укыйбыз. 29-гыйнвар көнне зурлап аның 60-яшьлек юбилеен билгеләп үттек. Ни кызганыч, ул инде безнең арада юк. Шундый зыялы, иҗади кешеләрең булуы белән дә яратам һәм горурланам синең белән, туган авылым.

Туган авылыма карата хөрмәтем, мәхәббәтем чиксез. Кая булса да берәр көнгә кунакка барырга туры килсә дә, мин авылмны сагынып кайтам. Җәй көннәрендә яңгырдан соң аның хәтфә чирәмендә яланаяк йөрергә яратсам, ә кышын исә, безнең якларда биек-биек таулар булмаса да, урман кырыенда саф һавада чаңгыда җилдерәм.

Ә хәзер... Ә хәзер авылыбызның гаҗәеп матур, сихри вакыты. Хуш исле, саф һавалы урамына чыгам да. Күзләремне чытырдатып йомып, теге урамнан ишетелгән ташу тавышын, янәшәмдә генә сыерчыклар сызгыруын, агач-куакларның сихри тавышларын тыңлыйм. Ничек яратмыйсың да, ничек сагынмыйсың үзеңнең туган авылыңны...

Ә бит ничәшәр еллар буе чит-җирләрдә яшәп, шунда төпләнеп калып, туган авылларын бер күрергә тилмереп ятучылар да юк түгел. Минем дәү әнием дә апаларга барып бер атна торса тора, тормаса юк шунда ук килеп алырга, яисә кайтарып куярга куша. Ә абыем исә армиядә. Еракта хезмәт итмәсә дә, мин аның хатларыннан авылны сагынганын сизеп торам. Абый белән бергәләп балыкка да әз йөрмәдек. Ым да итмичә су буенда камышлар арасында балык чирткәнен көтү-үзе бер сихри мизгел. Уй-хисләргә бирелеп утырганда, гади балык кына түгел, алтын балык эләгер дә, аңа бөтен хыялларың турында сөйләп, барысы да бер мизгел эчендә чынга ашар төсле.

Авылыбыз көннән-көн матурая, төзекләнә бара. Ә моның өчен үзенең бөтен көчен, тырышлыгын кертүче иганәчебез, авылыбызның тагын бер зыялы кешесе Мәҗитов Азат Илгиз улы турыда әйтми мөмкин түгел. Нәкъ үзәк өлешендә урнашкан мәчет манарасы авылыбызга ямь өстәп торса, бар җиһанга яңгыраган азан тавышлары йөрәккә дәва, күңелгә сихәт бирә. Аннан китеп, халыкны җырга-моңга бай булган кичәләре белән үзенә җәлеп итеп торучы мәдәният йорты гөрләп эшләп тора. Янәшәсендә сугыш кырларында үзенең батыр улларын югалткан билгесез солдат һәйкәле горур гына кат-кат исемлектәге иптәшләрен барлый төсле.

Яратам, бик яратам сине, Туган Авылым! Горур халкың, батыр улларың, күренекле шәхесләрең, зыялы кешеләрең булуы белән, сихри табигатең, аяз күк йөзе, кояшлы көннәрең өчен яратам.

Иске Әнҗерә гомуми төп белем мәктәбе 8-сыйныф укучысы: Минһаҗева Сөмбел

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев