Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Раил Кашапов: Бай тарихлы – Борнаем 

  Туган авылым Татар Борнае Атасу елгасы буенда урын алган.

  Аны биш күл әйләндереп ала, ә арырак – яфраклы кара урман. Күлләрнең өчесе: кирпеч заводы янындагысы, зур юл һәм наратлык янындагылары бүрәнкә рәвешендә бер-бер артлы урнашкан. Алар бик тирән. Халык арасында йөргән легенда буенча, бу күлләр җир астында бер-берсе белән тоташканнар. 

Җәйге эссе көннәрдә иртән иртүк елга буена балык тотарга төшеп утырырга рәхәт. Кичен болынга чыгып, дус-ишләр белән уеннар оештырырга бик кызык. Урманга барсаң, җир җиләге, каен җиләге, гөмбәләр җыеп була. 
Авылым халкы кыр эшләре, сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Авылда яңа мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, 16-17 гасырларда нигез салынган мәчет бар. Узган ел  авылымда бик матур яңа мәчет ачылды. 
Татар Борнае авылы тарихы XII гасырдан башлана. Легендаларга ышансаң, авылга Борнай бабай нигез салган. Борнай шәһәрчеге Гәрәй-хан кушуы буенча ныгытма буларак төзелгән. Шәһәрчек хәзерге Татар Борнае авылыннан 400 метр ераклыкта урнашкан булган һәм 2 гектар мәйданны биләп торган. Авылның көньяк-көнбатыш ягында алка (әйләнмә) – түгәрәк ныгытылган җир бар. Дәү әнием әйтүе буенча, шул урында, елга ярында элек  кеше сөякләре, уклар һәр төрле тимерләр таба торган булганнар. Кем белә, бәлки монда монгол-татар сугышы вакыйгалары булгандыр.
Туган җирендә яшәп, төпләнеп калган кешеләр бәхетледер дип уйлыйм. Без, яшь буын, туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы. 
Раил Кашапов, 
Чуаш Борнаеның 10 сыйныф  укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев