Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 70 ел бәхетле яшәделәр

    Байтак еллар элек була бу. Үргәгар авылында зур тату гаиләдә ир бала дөньяга килә. Ә берничә елдан моннан меңнәрчә чакрым ераклыктагы Башкортстанда кыз бала тормышка аваз сала. Барлык совет балалары кебек, туган илне яратып, алга зур өметләр баглап үсәләр бу малай белән кыз. Инде тормышлар да яхшыра бара, илгә туклык...

    Байтак еллар элек була бу. Үргәгар авылында зур тату гаиләдә ир бала дөньяга килә. Ә берничә елдан моннан меңнәрчә чакрым ераклыктагы Башкортстанда кыз бала тормышка аваз сала. Барлык совет балалары кебек, туган илне яратып, алга зур өметләр баглап үсәләр бу малай белән кыз. Инде тормышлар да яхшыра бара, илгә туклык килә, дигәндә генә … Совет дәүләтенә фашист армиясе басып керә.

    Бу вакытка инде буй җиткергән кара күзле чибәр егетебез фронтка китә. Үлем турында уйламыйча, бары дошманны юк итү, Ватанны яклау максаты белән, үзен-үзе аямыйча сугыша ул. Башкортстан кызы да бу вакытта сугыш кырында ут эченнән яралыларны алып чыга. Аңа әле нибары 19 яшь була, ә егетебезгә - 22.

    Ватан азатлыгы өчен көрәшеп, алар Җиңү көнен яу кырында каршы алалар. Кирәк бит, шушы бәхетле көннәрдә бер-берсен очраталар.

    Болар - минем кадерле әти-әнием Исмәгыйль Ибраһимов һәм Гөлҗәүһәр Ганиева. Алар икесе дә Бөек Ватан сугышында катнашалар. Сугыштан соң очрашып, гаилә коралар. Икесе дә гомер буе мәктәптә эшләделәр, яшь буынга белем һәм тәрбия бирделәр. Үзләре дә балалар үстерделәр, оныклар, оныкчыклар сөю бәхетенә ирештеләр.

    Реклама

    Утлы елларда кавышкан әти-әнием 70 елга якын бер-берсен яратып, хөрмәтләп гомер иттеләр. Гаилә, туган ил алар өчен иң кадерле төшенчәләр булды. Ни кызганыч, бүген алар арабызда юк инде. Бу язмам газизләремнең рухына дога булып барсын.

    Рәйсә Ибраһимова,

    Базарлы Матак авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: