Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Ләйлә ӘХМӘТШИНА)

    Өч бала һәм ике бәти Кыш чыгарга дип калада яшәүче улларына киткәч, дәү әни бердәнбер малы - кәҗәсен авылдагы улына, ягъни безнең әтигә калдырды. -Кәҗәм буаз, ике-өч атнадан бәрәнләр, карагыз аны, бәтиләрен салкында өшетмәгаз! Өчне бәрәнләсә, сөте җитәрме, тикшереп торыгыз! Улым, кәҗәмә күгәргән печән бирә күрмә!-дигән "күрсәтмәләрен" күпләп тезде дәү...

    Өч бала һәм ике бәти

    Кыш чыгарга дип калада яшәүче улларына киткәч, дәү әни бердәнбер малы - кәҗәсен авылдагы улына, ягъни безнең әтигә калдырды.
    -Кәҗәм буаз, ике-өч атнадан бәрәнләр, карагыз аны, бәтиләрен салкында өшетмәгаз! Өчне бәрәнләсә, сөте җитәрме, тикшереп торыгыз! Улым, кәҗәмә күгәргән печән бирә күрмә!-дигән "күрсәтмәләрен" күпләп тезде дәү әни. Аннары кәҗәсенең маңгаен кашып алды, җиленен кабат капшап куйды, аркасыннан сөйде дә, авыр сулап кына абзардан чыгып китте. Әти белән әни сиздерми генә үзара елмаешып куйдылар.
    -Кара инде бу әнине, кайниш йортында кызын калдырып китә мени!-дип пышылдашып та алдылар әле.
    Дәү әни китте, кәҗәсе калды. Йорттагы сыерга күнеккән инде без, ә кәҗә - яңа хайван. Аның очлы мөгезләре, усал-кырыс карашы, печән кемердәткәндә селкенеп-селкенеп куйган сакалы, хәтта арткы ягыннан коелган "чикләвекләре" дә энеләрем белән миңа кызык тоела.
    -Кайчан бәрәнли инде ул?-дип абзарга чыккан саен әнине аптыратабыз.
    Һәм менә бер иртәдә әти безне яңа хәбәр белән уятты: "Кәҗә бәрәнләгән!" Гадәттә иртәләрен юрган астыннан чыгарга, салкын идәнгә ялан тәпи басарга куркып ятар идек, ә бу юлы биек караваттан очып кына төштек. Мичтә четер-четер утыннар яна, ә аралыкта кәҗәнең йомшак кына мекердәгәне ишетелә. Нинди шатлык, аны өйгә алып кергәннәр! Ә бәрәннәре соң! Үзләре нәни генә, әмма инде тып итеп аякларына басканнар, әниләренең җилененә ябышып имеп маташалар.
    … Шул көннән безнең тормыш бөтенләй үзгәрде. Кәҗәне, билгеле, атна үтүгә кире абзарга чыгардылар. Ә ике бәти безнең белән калды. Моңарчы өйдә без, өч бала гына шаярышсак, хәзер бишәү булдык. Берсе кыз, берсе малай бәтиләр белән көне буе куыш-куыш уйныйбыз, сикерешәбез. Өйнең асты өскә килә. Тик дүрт аяклы дусларыбыз бездән өлгеррәк- мич башына да алданрак менеп җитәләр, карават астына тизрәк качып өлгерәләр, әни матурлап, мендәрләрен кабартып, үзе бәйләгән челтәрләре, чиккән чүпрәкләре белән бизәп җыйган караватны да безнең кебек куркып-оялып тормый гына пыран-заран китерәләр. Әле бит усаллыкларын күр: тояклары йомшакка тиюгә берсе арткы яктан, берсе корсак астыннан "су агыза". Әй, дулый әни, әй, ачулана!
    Менә шулай бишәүләп, бик күңелле үткәрдек без ул кышны. Йоннары үсеп, маңгайларында мөгезләре төртеп чыккач, көннәр инде язга авышкач, кәҗә дусларны үзебез белән урамга ияртеп чыга башладык. Анда инде аларга да, безгә дә иркен, рәхәтләндек уйнап.
    …Ә аннары дәү әни кайтты. Кәҗәсен дә, бәрәннәрен дә үзе белән алып китте. Ул кич бик моңсу булды. Дөрес, тиз юандык: әти язгы җылы кояш астына гыйнварда туган бозауны чыгарган икән бит йортка. Ул да матур, озын керфекле зур күзләре белән безгә карап тора. Кәҗә бәтиләрен оныттык, бозау белән дуслаштык… Их күңелле авыл тормышы! Их, әллә кайда калган ямьле балачак!
    Ләйлә Әхмәтшина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: