Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык. (Габделхәй САМАТОВ)

Сөте даруга тиң Авылдан чыгып китүемә күп еллар узса да, ялларга кайтып киткәндә дә күзләремә гел яшь тула иде. Аллаһы Тәгаләнең ризыгы менә яңадан туган нигезгә кайтарды. Кайтып озак та үтмәстән район газетасындагы игълан буенча Матакка барып Машка атлы заанинский токымлы кәҗә сатып алдым. Кич белән яңгыр ява-ява (былтыр ул...

Сөте даруга тиң
Авылдан чыгып китүемә күп еллар узса да, ялларга кайтып киткәндә дә күзләремә гел яшь тула иде. Аллаһы Тәгаләнең ризыгы менә яңадан туган нигезгә кайтарды.
Кайтып озак та үтмәстән район газетасындагы игълан буенча Матакка барып Машка атлы заанинский токымлы кәҗә сатып алдым. Кич белән яңгыр ява-ява (былтыр ул вакытта әле авылда асфальт юл юк иде), бата-чума кайтып җиттек. Машканы "Ока" машинасыннан төшереп, әтиләрдән калган җимерек сарайга керттем. Ә ул миңа: "Син мине район үзәгеннән кая алып кайттың? Ни юлыгыз, ни сараең…" дигән кебек сәерсенеп карады. Ә мин Машкага: "Сабыр итик, вакыты белән бар да булыр Аллаһы боерса",-дидем. Һәм шулай булды да, әйтерсең, сүзләрем Аллаһы Тәгаләнең "амин" дигән вакытына туры килде. Бер җәйдә яңа сарай да булды, өйне дә ремонтладык, акладык, буядык.
Берсендә Матактан авылдашыбыз Разия апа килгән иде. Чәй янында: "Мин менә кәҗәне "Ока"га утыртып алып кайттым",-дим. Ә ул "кәҗәне акылга утыртып кайттым", дип ишеткән, аңлашкач тәгәрәп көлештек.
Машка, авыр булса да, авылга ияләшә башлады. Монда үзенә иптәшкә бер кәҗә дә бар икән. Шулай итеп кышка да кердек Машка белән. Салкыннарда кәҗәм бик туңды. Берчакны иртән чыксам, калтырап басып тора. "Болай булмый, ялгызыма бигрәк суык бит",-дип әйтә кебек. Шуннан соң көчле салкыннарда кәҗәмнең өстенә иске куртканы бәйләп куя башладым. Шулай исән-имин кышны чыктык.
Быел апрель аенда Түбән Биктимердәге кәҗә фермасына Машка белән барып, бер малай һәм бер кыз кәҗә бәтиләре сатып алдым. Инде хәзер алар миндә дүртәү булдылар. Машканың бәтиләргә сөте җитмәгәч, тагын бер савым кәҗәсе Розаны сатып алдым. Авыл урамын тутырып, кәҗәләр иртәдән кичкә хәтле сыйланып кайталар. Тәмле шифалы сөтләре үземә дә, авылдагы апаларга-әбиләргә дә җитә.
Ә кәҗәнең сөте чыннан да бик файдалы икән. Мин моңа үз мисалымда инандым. Даими эчә торган йөрәк даруларымны бер ел инде кулланганым юк. Кәҗә сөте эчә башлаганнан бирле аларның кирәге бетте диярлек, үземне әйбәт хис итәм.
-Үзең кайттың, кәҗәләр кайтты, авылга җан өрдегез, - диләр авылдашлар. Быел авылга асфальт юллар да җәйделәр. Күп балалы бер яшь гаилә дә кайтып урнашты. Шөкер, авылыбыз исән, яши.
Ә бу җәйдә күрше бакчадагы умарталар белән шундый хәл булды. Бал аерткан вакытта умарталар бик усалланалар. Йортта нинди җан иясе бар, бөтенесеннән ачу алалар. Тавыкка да, эткә дә көн юк. Берзаман кәҗәләр дә йорт буйлап чабыша башладылар. Мин, нәрсә булды икән, дип чыксам, аларны бал кортлары чагып куып йөриләр икән.
Көз көне, умарталар тынычлангач, бервакыт чыгып карасам, бик усал умарта оясы җирдә аунап ята. Мин, кем эше икән бу, дип аптырап калдым. Кәҗә тәкәсе Нәркиз аударган булып чыкты. Менә шулай, җәен чакканнары өчен умарталардан үч алды кәҗәләрем. Акылга утырттылар бал кортларын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев