Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык. (Лира ВӘГЫЙЗОВА)

    Кәҗәгә үпкәм юк Хәлимә әби чуаш авылыннан бәтиләре белән кәҗә алган икән, тик кәҗә бик усал, әбинең үзе белән дә "уртак тел" таба алмый икән, дигән хәбәр авылның түбән оч ягына бик тиз таралды. Әбекәй кәҗәләре янына кара итәк, карасу яулык бәйләп чыга булган, элеккеге хуҗабикәсе шулай киенгән бугай. Кәҗә,...

    Кәҗәгә үпкәм юк
    Хәлимә әби чуаш авылыннан бәтиләре белән кәҗә алган икән, тик кәҗә бик усал, әбинең үзе белән дә "уртак тел" таба алмый икән, дигән хәбәр авылның түбән оч ягына бик тиз таралды. Әбекәй кәҗәләре янына кара итәк, карасу яулык бәйләп чыга булган, элеккеге хуҗабикәсе шулай киенгән бугай. Кәҗә, көн артыннан көн үтсә дә бер дә "юашланырга" уйламаган, мәктәпкә баручы укучылар да әби тыкрыгыннан йөрмичә, урам буйлап йөрергә мәҗбүр булганнар.
    Бөркөнне сыер көтүен каршыларга соңгарак калдым да якын юлдан гына кукуруз кырына киттем. Качкын сыерымны табып, акрын гына кайтып киләбез - кулымда озын калын таяк. Әбинең капка төбендә кәҗә ята. Узып киттем, бераз курку да бар, сер бирмим. Менә артымда шомлы гына тавыш ишетелде. Борылсам, теге кәҗә мине сөзәргә чамалап, мөгезләре белән уйнап, артымнан килә башлады. Кәҗәгә алдым белән борылып, артка чигенәм, кәҗә нык усалланып өстемә килә. Таягым белән кая туры килә, шунда сугам. Шулай сугышып шактый ара үттек, әбинең күршесендәге йортның кечкенә капкасын ачып кереп китмәгән булсам, бу хәл ни белән тәмамланасы булгандыр, белмим.
    Мин кереп киткәч тә әллә ни вакыт капкага килеп мөгезләре белән тондырып ятты.
    Узып баручы малайларга бу күренеш бик кызык тоелган ахры, алар кәҗәне үртәргә керештеләр, ташлар аттылар. Ни күрим, кәҗәм үрле-кырлы сикереп тегеләрне куып китте. Малайлар, эшнең җитди икәнен аңлап, йөгерергә керештеләр. Юлны аркылыга чыгып чабалар болар, кәҗә дә чаба. Малайлар коймага үрмәләп менеп качтылар.
    Кәҗә бераз тынычланды бугай, сыртларына кызыл тамга таккан бәтиләре кычкырып каршы киләләр иде. Аларны имезә-имезә кәҗә әби йортына юнәлде. Ул узып киткәч мин дә өемә кайттым. Билгеле, малкаем кире кукуруз кырына чапкан иде инде.
    Ни гаҗәп, кәҗәгә бер дә үпкәм юк иде. Бәлки таягым булмаса ул минем арттан килмәгән дә булыр иде әле. Габдулла Тукайның "Кәҗә белән Сарык" әкиятен яттан өйрәнгән, ул геройларны якын иткән чор балалары шул без. Шуңа да кәҗәгә дә, әбигә дә бер дә ачу сакламадым.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: