Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Рәсимә ГАЙФУЛЛИНА)

    Минзифа белән Зифа маҗарасы Әхмәт авылының бик күп мәзәкләренә кереп калган Якуп дәү әтиемнең кәҗә турында кызыклы бер вакыйга сөйләгәне истә калган. Ул аны бизәкләп-чуклап бик еш сөйли, дәү әнием Минзифа кеткелдәп тыңлап торыр иде. "Мин, яшь егет, Суыксу авылы кызына өйләндем,-дип башлап җибәрә иде хикәятен дәү әти. -Кәләшемнең әтисе...

    Минзифа белән Зифа маҗарасы
    Әхмәт авылының бик күп мәзәкләренә кереп калган Якуп дәү әтиемнең кәҗә турында кызыклы бер вакыйга сөйләгәне истә калган. Ул аны бизәкләп-чуклап бик еш сөйли, дәү әнием Минзифа кеткелдәп тыңлап торыр иде.
    "Мин, яшь егет, Суыксу авылы кызына өйләндем,-дип башлап җибәрә иде хикәятен дәү әти. -Кәләшемнең әтисе Сафиулла бабай бирнә итеп кызына кәҗә дә бүләк итте. Минзифага бүләк булганга, кәҗәбезнең исеме дә Зифа булып китте. Кәҗә кушаматына туры килеп зифа булуы өстенә, җитмәгән җире, кермәгән тишеге юк. Бакча, капка ишекләрен ачу аңа берни тормый.
    Көннәрдән бер көнне яшь кәләшем әти-әнисе янына Суыксуга барырга кыстый башлады. Ә мин араның ерак булуын, әле күптән түгел генә барып кайтуыбызны сәбәп итеп, аның теләген кире кактым. Ачуланышкан булдык… Кәләшем үпкәләде!
    Аның үпкәләвенә "үпкәләп", мин урын җәеп сәкегә үк менеп яттым. Бервакыт Минзифам кыштыр-чыштыр килеп дәшмичә генә җыена башлады. Менә яңа читеген дә киеп җибәрде бугай, идәндә тек-тек итеп читек белән йөргән тавышлар килде. Әһә, әле үкчәле читекләрен киеп барырга җыена, гәлүш кенә ярамаган!- дип уйлыйм. Үзем һаман башымнан ябынган юрганымны ачмыйм, карамыйм, дәшмим. Янәсе, барсаң бар инде!
    Менә бервакыт Минзифам сәке янына килеп яныма менеп ятты. Аркам белән аның җылысын тоям. Тән җылысы белән күңелемә дә җылылык иңә бара. Бу бала әти-әнисен, туганнарын сагынадыр шул инде. Ник каршы төштем соң әле, атны җигәргә дә барырга кирәк, дим. Суыксу качкан җир түгел бит, 15 чакрым гына.
    -Бик каты сагындыңмыни соң? Барасың киләме, карчык?-дим яратып үзенә. Дәшми, үпкәләгән! Әйдә, җыен, дип борылып кочаклап алган идем, карасам - кочагымда кәҗәбез Зифа! Кәҗә миннән курыкты, минем кәҗәдән өнем алынды. Минзифа исә йортта кәҗәне саварга эзләп йөри икән.
    -Әйдә, карчык, җыен, киттек Суыксуга. Кәҗә синең бик каты сагынганыңны өйгә кереп колагыма җиткезде,-дим.
    Минзифа тиз генә кәҗәсен савып керде дә, атны җигеп юлга кузгалдык. Юл буе кәҗәбездән көлеп бардык".
    Дәү әтиебез бик еш бу маҗараны искә төшереп сөйләгәндә, кәҗәдә кеше акыллары бар, диеп кабатларга ярата иде.
    Быелгы Кәҗә елы һәммәгезгә бары уңышлар гына алып килсен иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: