Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Зәйтүнә ГАЯЗОВА)

    Кәҗә маҗаралары Кәҗә хәтле хәйләкәр хайван күргән юк иде әле. Бездә дә бар андый терлек. Әгәр ашарына печән яки бөртек салмасаң, мөгезе белән ишекне шакый башлый. Тормыш иптәшемә катлаулы операция булгач, кәҗә сөте файдалы дип ишеттек тә, кәҗә алырга булдык. Шушы яшькә җитеп, кәҗә асраганыбыз юк иде. Элек эштәге начальнигым...

    Кәҗә маҗаралары

    Кәҗә хәтле хәйләкәр хайван күргән юк иде әле. Бездә дә бар андый терлек. Әгәр ашарына печән яки бөртек салмасаң, мөгезе белән ишекне шакый башлый. Тормыш иптәшемә катлаулы операция булгач, кәҗә сөте файдалы дип ишеттек тә, кәҗә алырга булдык. Шушы яшькә җитеп, кәҗә асраганыбыз юк иде. Элек эштәге начальнигым Биләрдән иде. Сүз иярә сүз китеп: "Әни кәҗә сата",-дип ычкындырды. Алардан алдык та кәҗәне. Начальник җирән-сары чәчле иде, аның хөрмәтенә кәҗәгә дә Сарбай дип исем куштык. Бу исемне кәҗәбез бик ошатты, шул исемгә ияләште. Тагын бер кәҗәне туган тиешле әби бирде, аның бүләген алмыйча булдыра алмадык.

    Бервакыт ул кәҗә тәкә сорый башлады. Нишләргә дә белгән юк. Шуннан аны Түбән Биктимер авылындагы гаилә фермасына алып бардык. Нина фермасындагы кәҗә тәкәсе токымлы, зур гәүдәле икән. Ә безнең кәҗә кечкенә. Алай да кәҗәбезне утырмада калдырып кайттык инде. Бер атна узгач барып алдык. Биш айдан кәҗәбез өч бәти китерде. Баладан котылган кәҗәбез үлем белән яшәү арасында булды. Бәтиләр зурлар, кәҗәнең сөте юк. Шуннан сыер сөтен савып, бәтиләрне итәккә алып көнгә өч мәртәбә шешә белән имезлектән эчердем. Алай да бер бәти җан тәслим кылды, хәерле булсын.
    Ә бер елдан Сарбай икене бәрәнләде. Башка терлекләр дә байтак бит әле. Ирем уйлады да, кәҗәләрне кертеп сава торган урын көйләде. Баскычтан менеп бер ишектән кертәм, саугач икенче ишектән чыгарам. Урындыкка утырып савам, шундый җайлы. Андый саву станогын ирем фермер Нинага да ясап бирде.
    Бәтиләр әзрәк үскәч, урамга чыгарып йөртә башлагач, кәҗәләр белән маҗаралар башланды. Күршең белән сүзгә килим дисәң, кәҗә асра, дигән әйтем бик дөрес икән. Бер көнне бер күрше керә зарланып, икенче көнне - икенчесе. Күршеләрнең җиңел машиналары өстенә менеп виноград яфракларын ашасыннармы, машина өстендә кызынып ятсыннармы. Икенче күршеләргә кереп йортларындагы чәчәкләрен иснәп йөргәннәр. Тагын бер күршеләрнең алгы бакчаларындагы чәчәкләрне өзәргә кереп, кәҗәбез ике койма арасында кысылып чинап ята. Аны ычкындырып коймаларын кәкрәйткәннәр.
    Кемнең коймасы тотмаган, кемнең капкасы ачык - рәттән йөриләр команда булып. Бер күршебез, безнең кәҗәдән үч алам дип, икенче күршенең кәҗәсен мөгезеннән бәйләп куйган. Кәҗә савылмаган да, күршеләр ике көн эзләп көч-хәл белән таптылар үз кәҗәләрен.
    Үзләре матурлар да бит әле. Кәҗә тәкәләренең маңгайларындагы йоннарына әйтерсең лә бигуди куйганнар. Әмма зыян итүләренә чик-чама юк.
    Ни булса да булсын, дөньялар тыныч, имин торсын. Украинадагы хәлләр берүк бездә кабатланмасын иде. Райондашларымның барысын да Яңа ел бәйрәме, Кәҗә елы белән тәбрик итәм. Исәнлек-саулык һәммәгезгә дә!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: