Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Гомернең онытылмас мизгелләре

Үз тиңеңне табып тормыш кору, яратышып яшәү гаиләне мәхәббәтле, ныклы итәдер. Быел июнь аенда безнең дә гаилә коруыбызга 35 ел тулган иде. Нәкъ 35 ел элек Казанның 9-10 нчы трамвай маршрутлары мине, Башкорстанда туып-үскән яшь кызны, Әлки якларына алып килде. Ә ул болай булды. 1980 елның 4 июне иде, без...

Үз тиңеңне табып тормыш кору, яратышып яшәү гаиләне мәхәббәтле, ныклы итәдер. Быел июнь аенда безнең дә гаилә коруыбызга 35 ел тулган иде.

Нәкъ 35 ел элек Казанның 9-10 нчы трамвай маршрутлары мине, Башкорстанда туып-үскән яшь кызны, Әлки якларына алып килде. Ә ул болай булды. 1980 елның 4 июне иде, без дус кызым Әлфия белән беренче тапкыр Соцгородтагы паркка, татар яшьләре җыелып үткәрә торган бию кичәсенә (ул чакта "пятачок" дип атала иде) барырга булдык. Кичке сәгать җиделәр тирәсендә Жилплощадка тукталышыннан 10 нчы трамвайга утырып паркка киттек. Трамвай инде кузгалып киткән иде, ул кинәт туктады, һәм арткы ишек ачылды. Ике егет, каты йөгерүдән еш-еш сулыш алып, безнең артка килеп утырдылар. Ярты юлны үткәч, егетләрнең берсе бездән Караваево тукталышын сорады. "Без дә шунда төшәбез, әйтербез",-диде Әлфия.

Караваевода 9 нчы трамвайны көткәндә егетләр безгә сүз куштылар, кая баруыбыз белән кызыксындылар. Соцгородка килеп җитеп паркка барганда да теге егетләрнең безнең арттан килүләрен шәйләдек. Берсе (ул Әсхәт иде) безне куып җитеп:

-Кызлар, бу нинди җир, әллә паркмы, без Оренбургтан командировкага килгән идек, рөхсәт итсәгез, сезнең компаниягә кушылыр идек,-диде.

Егетләр белән танышып, бергә паркта йөрдек, таганда атындык. Мин азрак шикләнеп тә куйдым, чөнки ике ел Казанда яшәп, "Трудовые резервы" стадионы һәм Камал театрыннан кала бер җиргә дә барганыбыз юк иде. Стадионга ярышларга барсак, театрга яхшы укыган өчен бушлай билет бирәләр иде.

Бу көнне никтер бию кичәсе булмады. Без өйгә кайтырга чыктык. "Оренбург егетләре" дә артыбыздан калмады, тулай торак ишек төбенә кадәр озата килделәр. Ә икенче көнне миңа кечкенә хат кисәге кертеп бирделәр, ул Әсхәттән иде… Шуннан без очраша башладык, ул инде икенче көнне үк "Оренбург егетләре"нең серен ачты. Тукталышта безне күреп, трамвайны да шуның өчен туктатканнарын әйтте. Бер ел очрашып йөргәч, өйләнештек. 1981 елның 5 июнендә никах, 7 августта туебыз булды.

Һәр гаиләнең үз тарихы бар. Һәр чәчәк, һәр үлән үзенчә үскән кебек, гаилә дә үзенчә тамыр җәя, үсә, ныгый. Безнең дә 1982 елда беренче шатлыгыбыз Гөлчәчәк, 1983 елда икенче сөенечебез Гөлфинә туды. 1993 елның 1 гыйнварында, гаиләбезгә нур өстәп, өченче кызыбыз Гөлназ дөньяга аваз салды. Гөлчәчәк белән Гөлфинә югары белем алдылар, икесенең дә үз гаиләләре бар, оныкларыбыз Дамир, Зөһрә, Дилә, әле күптән түгел Булатыбыз туды. Гөлназ быел КНИТУ (КАИ) магистратурасын бетерә.

Без гаилә корганда Әсхәтнең бер сеңелесе генә кияүдә иде. Тора-бара өч кыз туганы да бер-бер артлы үзләре сайлаган ярларына кияүгә чыктылар. Без әни белән бергә өчесен дә заманына күрә туйлап олы тормыш юлына озаттык.

Утыз ике ел без Әсхәтнең әнисе белән бергә яшәдек. Әниебезгә мин бик рәхмәтле. Ул безнең төп ярдәмчебез булды, балаларны тәрбияләүдә бик нык булышты. Урыны җәннәттә булсын.

Ун ел элек үз тырышлыгыбыз белән йорт салып кердек. Аны биш ел буе төзедек.

Туй - бер көнлек, тормыш юлы озын. Шул юлдан иңне-иңгә куеп барыр ышанычлы кеше булганда гына юлның озын, сикәлтәле, авыр икәнлеге сизелми. Гаилә тормышыбыз хезмәтебез белән үрелеп барды. Икебез дә хезмәт юлыбызны балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладык. Утыз елдан артык гомеребез мәктәптә, балалар арасында үтте. Мин биология һәм химия фәннәрен, Әсхәт географияне укытты. Соңгы 25 елда Әсхәт Үргәгар мәктәбе белән җитәкчелек итте, үз эшен яратып, зур осталык белән башкарды. Ул хезмәтенә бик җаваплы карады, үзенә дә, башкаларга карата да гаять таләпчән иде. Шул ук вакытта туган җанлы, киң һәм якты күңелле, оптимист рухлы кеше иде. Туганнары, дуслары белән һәрвакыт аралашып яшәде. Юлның такырын да сайламады, агым уңаена да йөзмәде, шул ук вакытта авырлыклардан да курыкмады, үз юлын үзе бизәде. Кешегә ярдәм итү аның өчен беренче урында иде. Сеңелләренә кайгыртучан абый, хатынына тугрылыклы ир, балалары өчен өзелеп торган әти булды.

Педагогик эшчәнлегебез югары бәяләнде. Мин 2004 елда Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының "Россия гомумбелем системасының мактаулы хезмәткәре" (Почетный работник общего образования РФ), Әсхәт 2008 елда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгеләре белән бүләкләндек.

Еллар, еллар…Гомеребезнең онытылмас мизгелләре…

Матур гына яшәп ятканда гаиләбезгә олы кайгы килде. Каты авырудан соң Әсхәт безне ятим итеп мәңгелеккә китеп барды. 35 ел парлы, бәхетле гомер кичергәннән соң сыңар канат белән калдым…

Әсхәт үзенең туганнарына, балаларына, оныкларына горурланып сөйләрлек, күрсәтерлек эшләр калдырды. Укытучы, җитәкче булуы өстенә, рәссам, балта остасы иде. Җырларга яратты, хикәяләр язды, оста итеп курайда уйнады. Ул алтын куллы кеше иде. Әсхәт көчле ихтыярлы иде, авырту-сызлануларын да безгә сиздермәскә, күңелебезне төшермәскә тырышты. Соңгы айларына кадәр кулыннан эш төшмәде. Ул агачтан ясаган сәнгать әсәрләренә тиң әйберләр әле дә әтиебезнең күңел һәм кул җылысын саклый кебек.

Һәр гаиләнең эчке кануннары, үз тәртип-кагыйдәләре бар. Балалар шул гамәлләрне көзгедәй чагылдыручылар. Әсхәт белән без үзебезнең әти-әниләр истәлегенә, шул ук вакытта гаиләбез тарихына тап төшермәдек дип саныйм. Безнең нәсел дәвамчыларыбыз да горурланып сөйләрлек эшләр калдырсыннар иде.

Зилә Сафиуллина,

Үргәгар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев