Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Әмир Сәгытдинов. Минем авылым – Иске Камка

  Минем туган авылым Иске Камка. Камка сүзе бизәкле нәфис тукыма дигәнне аңлата.

  Бизәкләрендә яфраклар, үсемлекләр сурәтләнгән.Ул ефәкне болгарлар киң файдаланган. Авылга бу  атаманы бирүче Камка әби (төгәл исемен белүче юк), бу җирләрне күргәч сокланып: “Менә ул Камка!”-дип әйткән, имеш. Аның үзен дә Камка әби дип олылап искә ала торган булганнар. 

Авылыбыз табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Яныннан гына Чирмешән елгасы ага. Анда төрле балыклар йөзә. Җәй көннәрендә без елгадан балык тотабыз, су керәбез. Каз-үрдәк үстерү өчен дә бик җайлы. 
Авылыбыз янында чишмәләр, күлләр бик күп. Чишмәләрне чистартып торалар. Эчәргә суы да бик тәмле. Күлләр камышлар белән әйләндереп алынган. Анда җылы яктан кайткан аккошлар, кыр казлары, кыр үрдәкләре оя кора. Болыннарында сыер, сарык көтүләре йөри. Авыл халкы күп итеп печән хәзерли. 
Безнең авыл кебек күп печән хәзерләүчеләр сирәктер. Әти-әниләр элек печәнне кул белән чапса, хәзер барысын да техника эшли.
Авылымның һәр йортына газ, су кергән. Юлы яхшы. Җәй көне юлның ике ягы яшел төскә күмелсә, көз көне алтын төскә керә. Авылыбызда башлангыч мәктәп,балалар бакчасы,ферма,парк бар. Балаларга рәхәтләнеп ял итәр өчен балалар мәйданчыгы төзеделәр. Без анда рәхәтләнеп уйныйбыз. 
Туган авылымны мин бик яратам. Авылым белән горурланам. 
Әмир Сәгытдинов, 
2 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев