Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Рәхимҗанов Альмир: Минем туган авылым-Үргәагар авылы

Туган авылым минем, куенында синең. гөрлэп үтте үсмер елларым…. дип язылган татар халык җырында.

 Бик күп жырлар,бик күп шигырьләр,хикәяләр иҗат ителгән туган авыл турында.
Минем туган авылым-Үргәагар авылы.Ул Татарстан Республикасының Әлки районында урнашкан. Анын исеме турында борыңгы риваятьләр буенча, имеш,..авылның эченнән агучы инеш сулары ургә таба ага,диелә. Безнең авыл ике өлештэн тора-Яңа Үргәагар һәм Иске Үргәагар авыллары. Дөрестән дэ, авыл икегә буленгән кебек урнашкан. Анын эченнән берничә инеш ага,аларның суын буалар буып тора. Шул суларда жәй буе каз-үрдәкләр йөзә.Буа тирәли камышлар,төрле куак агачлар үсә.
Авылыбызның тирэ –ягында берничә урман бар.Авыл халкы гомер гомергә шуннан утынын, печәнен ташыган. Җәй көне урман аланнарында кып-кызыл җиләкләр өлгерә.
Г.Тукай сүзләренчә
«…Урманында кып-кызыл
Кура жиләктә,җир жиләк
күз ачып йомганчы,
һичшиксез,жыярсың бер чиләк.
Авылымның күрке булып аның йөз еллык мәчете тора. Аңа 1905 нче елда нигез салынган.Нинди генә авыр заманнар булуга карамастан, мәчет үз эшен туктатмаган. Хәзерге көндә дә мәчеттән янгыраган азан тавышы әллә кайлардан ишетелеп, йөрәкләргә үтеп керә. Гает бәйрәмнәрендә авылның яше-карты гына түгел,шәһәрдә яшэүчелэредә мәчеткә агыла.
Туган авылымда гомер –гомергә хезмәт яратучы кешеләр яшәгән. Хәзерге көндә дә авылда берничә фермер хуҗалыгы эшләп килә.Алар үз көчләре белән терлек үстерәләр,сыер асрыйлар,бал кортлары үрчетәләр. Алар житештергән продукция үзләренә керем кертсә,башка кешелэргэ туклану чыганагы булып тора.
Үргәгарда яңа мәктәп бинасы бар. Анда балалар бакчасы,медпункт урнашкан.Шулай ук авылда клуб,китапханә бар.Мәчеткә чаклы асфальт юл түшәлгән.
Авыл өйлэредэ хәзер шәһәрнекеннән бердә калышмый диярлек;газы,суы кергән.Ләкин авылда, ял булмау сәбәпле,яшь гаиләләр төплэнеп калмый,авылда күп кешеләр өлкән яшьтәгеләр.Куңелне әнә шул күренеш бик борчый.
Язмамны тагын шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Инеш буең ямьле,суларыңда тәмле
җилләреңдә назлы, ягымлы.
айлы кичләреңдә әле исләремдә,-
Яратам мин туган авылымны.
Куратор, пенсиядәге укытучы Сибагатуллина Гөлүсә Мансур кызы.
Язды, Рәхимҗанов Альмир Әнвәр улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев