Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Язмышыма һәм иремә рәхмәтлемен

    2004 елда Түбән Кама педагогика училищесында укып йөргән чагым иде. Февраль аенда туган авылым Түбән Әлкигә практикага җибәрделәр. Берсендә шулай кич клубтан кайтсам, безгә кунаклар килгән. Кунак апа миңа: -Сине энем белән таныштырасым килгән иде",-ди. Мин сүзсез калдым. Теге егет белән танышып, әз-мәз генә сөйләшеп алдык. Мин аңа бүтән килмәскә...

    2004 елда Түбән Кама педагогика училищесында укып йөргән чагым иде. Февраль аенда туган авылым Түбән Әлкигә практикага җибәрделәр. Берсендә шулай кич клубтан кайтсам, безгә кунаклар килгән. Кунак апа миңа:

    -Сине энем белән таныштырасым килгән иде",-ди.

    Мин сүзсез калдым. Теге егет белән танышып, әз-мәз генә сөйләшеп алдык. Мин аңа бүтән килмәскә куштым. Алай да ул берничә көн авылга килеп, мине клубтан озатып йөрде.

    -Күрше авылларда урлап кайту йоласы бар, тагын үзеңне алып китмәсеннәр,-ди беркөнне әнием. Мин моңа ышанмадым. Ничек инде ул кеше баласын урлап китәргә була, дим. Мине теге егет белән таныштырган апа (иремнең апасы була инде) әни белән бергә мәктәптә эшлиләр иде. "Син мәктәптә укыганда ук, бу безнең килен булачак, дип гел әйтә иде",-диде миңа әни.

    Көн артыннан көн үтте. Июнь ахырында диплом алып, авылга кайттым. Теге танышкан егетем кайтуымны ишетеп, кич белән килеп җитте. Аның белән очрашып йөри башладык. Озак та үтмәде, туганнары белән минем кулымны сорап килделәр. Әмма әти-әни риза булмады. Әни: "Әле диплом алды гына бит, эшкә урнашып эшләсен әле",-диде. Мин дә, иртә әле, 25 сез кияүгә чыкмыйм,-дип кистереп әйтеп куйдым. Шунда егетем:

    -Апа, кызыгызны сорагач бирмәдегез, мин аны урлап алып китәм,-диде.

    Берникадәр вакыт узгач, кич белән егетем урамга чакырды. Әйдә, күрше авылга клубка барып кайтабыз, ди. Мин ризалашып, машинага кереп утырдым. Машинада дус егете дә бар иде. Барабыз шулай, карыйм, күрше авылны да узып киттек. "Без кая барабыз соң?"-диюемә егетем анык кына җавап бирмәде. Шунда әнинең әйткән сүзләре исемә килеп төште. Ләкин инде соң иде. Егетемнең өйләре янына барып туктагач, бу миңа:

    -Өйгә генә кереп чыгабыз да, сине кире авылга кайтарып куям,-диде. Мин кермәдем, авылга кайтарырга куштым. Ничек кенә әйтсәм дә, ул мине тыңламады. Озак керми торгач, иремнең җизнәсе машинаның ишеген ачып, мине күтәреп өйгә алып керде. Мин тагын чыгып качам, ул мине тотып ала да өйгә алып кереп ишекне бикләп куя.

    Иртәнге якта, минем елаганны күреп, егетемнең әнисе:

    -Кызым, кал инде. Барыбер әти-әниең сине кабул итмәячәк,- диде. Булачак ирем дә "Беркая да җибәрмим",-дип тора. Мин ике ут арасында нишләргә дә белмәдем. Аннары, ни булса, шул булыр, дип язмышыма буйсындым.

    Реклама

    Төнлә мине урлап китүләре хәбәре туганнарга, әти-әниләргә барып җиткән иде инде. Урлап кайтканның өченче көнендә никах укыттылар. Ләкин минем әти-әни килмәде. Тора-бара ирем белән бергә әти-әнидән гафу үтенеп, әни белән кочаклашып, елашып-көлешеп күңелне бушаткач, алар безне кабул иттеләр. ике айдан соң гөрләтеп туй иттек.

    Аллага шөкер, бүген ирем белән өч кызыбызны үстерәбез. Апалы-энеле балаларны тәрбиягә алып, үзебезнең җылы кочакка сыендырдык. Каенанам да үз әнием кебек якын. Кирәк вакытта акыллы киңәшләрен биреп, булышып, балаларымны тәмле-томлы ризыклары белән сыйлап тора. Бер-беребезгә гел ярдәм итешәбез.

    Ә теге урлап кайтуны ирем белән хәзер дә искә төшереп, көлешеп куябыз. Мин язмышыма һәм иремә бик рәхмәтле.

    Гүзәл Закирова,

    Татар Борнае авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: