Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Почта хезмәткәрләребез – республикада беренче. Иң алдынгыларны без дә бүләкләдек

2015 елның беренче яртысы өчен район халкы 9980 данә газета-журналга язылган. Шуның 5059 ы - район газетасы. "Әлки хәбәрләре"нә районыбызның һәр гаиләсе диярлек язылып куйган. Димәк, алдагы елда да без укучыларыбыз белән газета аша аралашып, хәбәрләшеп яшәрбез. Газетага яздыру мәшәкатенең бөтен авырлыгы авыллардагы почта хезмәткәрләре җилкәсенә төшә. Хәзер бит яздыру...

2015 елның беренче яртысы өчен район халкы 9980 данә газета-журналга язылган. Шуның 5059 ы - район газетасы.
"Әлки хәбәрләре"нә районыбызның һәр гаиләсе диярлек язылып куйган. Димәк, алдагы елда да без укучыларыбыз белән газета аша аралашып, хәбәрләшеп яшәрбез.
Газетага яздыру мәшәкатенең бөтен авырлыгы авыллардагы почта хезмәткәрләре җилкәсенә төшә. Хәзер бит яздыру кампаниясе дә елга ике тапкыр оештырыла. Беренчесен төгәллисең генә, икенче чорга яздыра башлау вакыты килеп тоташа. Шуңа да почта хезмәткәрләре ел дәвамында вакытлы матбугатка яздыру белән шөгыльләнәләр.
Район җитәкчеләре дә халык рухи азыктан, мәгълүмат чыганагыннан өзелмәсен өчен зур кайгыртучанлык күрсәтә. Күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрне, инвалидларны газеталарга яздыруда хәйрия ярдәме оештырыла.
Газетага яздыруның төп хезмәтен башкаручы почта хезмәткәрләренең быелгы эш нәтиҗәләре дә куанырлык. 2015 елның беренче яртысына матбугатка яздыру буенча Әлки почта бүлеге республикада алдынгы. Безнең почта хезмәткәрләре газета-журналларга яздыру буенча планнарын 80 процентка үтәргә өлгергәннәр. Ә республикада бары өч район 50 процентлы чикне уза алган. Калганнары планнарын декабрь башына 20-40 процентка гына үтәгәннәр.
Район почта элемтәсе участогында айлык хезмәт нәтиҗәләре буенча коллектив җыелышы булды. Анда Нурлат районара почтамты җитәкчесе Рәфис Ногуманов та катнашты.
"Әлки хәбәрләре" газетасына 2015 елның беренче яртысы өчен яздыру планын Ташбилге (почта бүлеге җитәкчесе Рузалия Игъламова) һәм Чиябаш (Земфира Капеева) почта хезмәткәрләре беренчеләрдән булып үтәделәр. Аннан соң күп тә үтмәстән Иске Камка (Гөлсинә Сәлахова), Иске Алпар (Гөлия Борһанова), Иске Матак (Надежда Лычникова) почта бүлекләре дә район газетасына яздыру планын үтәүләрен хәбәр иттеләр. Почта коллективы җыелышында әлеге булдыклы хезмәткәрләргә "Әлки хәбәрләре" редакциясенең Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдык.
Башка почта хезмәткәрләренә дә подписка чорында тырышып эшләгәннәре өчен бик рәхмәтле без. Аларга алга таба да җиңел булмаган хезмәтләрендә уңышлар юлдаш булсын. "Әлки хәбәрләре" газетасын әбүнәчеләргә вакытында җиткереп барсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев