Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Аек һәм сәламәт тормышны сайласыннар

Кайда наркомания - анда хәсрәт, газап, күз яшьләре. Бу афәт килгән җирдә язмышлар җимерелә, япь-яшь гомерләр вакытсыз өзелә. Наркомания тозагына нигездә яшьләр эләгә дә бит. Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең узган атнада булган утырышында каралган мәсьәләләрнең дә һәркайсы асылда районыбызда яшьләрне, мәктәп балаларын әнә шушы золымнан аралап, йолып калу турында иде.

Наркотиклар куллану белән бәйле рәвештә бүген район үзәк хастаханәсендә 6 кеше профилактик исәптә тора. Аларның күпчелеге Базарлы Матакта яшәүчеләр, берәр кеше -Чуаш Кичүе һәм Ташбилге авылларыннан.
Утырышта бу хакта чыгыш ясап, район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Марат Назаров шуны да билгеләп үтте:
-Статистика күрсәткәнчә, чынбарлыкта хәлнең торышын белү өчен исәпкә куелган наркоманнар санын унга тапкырларга кирәк. Чөнки наркотиклар кулланучы кеше ким дигәндә тагын 10 кешене шушы тозакка ияртеп кертә.
Ел башыннан бирле районда 10 кеше табиб билгеләмәсеннән башка наркотик һәм психотроп матдәләр кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Боларның дүртесе - районда яшәүчеләр, калганнары исә күрше Нурлат районыннан, Димитровград шәһәреннән килүчеләр. Районның ике кешесенә карата наркотик һәм психотроп матдәләрне законсыз саклаган, ясаган өчен җинаять эше кузгатылган.
Комиссиянең үткән утырышларында авылларда һәм авыл читләрендә составында наркотик булган үләннәр үсү фактлары хакында сүз булган һәм авыл җитәкчеләренә, участковыйларга моны күз уңында тотып, андый үсентеләрне кичекмәстән юк итү чараларын күрергә кушылган иде. Район эчке эшләр бүлегенең административ закончалык инспекциясе өлкән инспекторы Сабина Манатилова белдерүенчә, быел полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан авыл җирлекләрендә кыргый киндер үсүнең 5 очрагы ачылган.
Билгеле булганча, 2007 елдан бирле яшьләр арасында наркотик һәм психотроп матдәләр кулланганлыкны билгели торган тикшерүләр үткәрелә. Мондый тестлаштыру районыбызда 9 нчы, 10 нчы, 11 нче сыйныфлар укучылары һәм Алексеевск агрокөллияте филиалы студентлары арасында ел саен уза. Соңгы вакытта бу тикшерүләрне алдан билгеләнгән график буенча түгел, ә кинәт үткәрү гамәлгә керде. Мәктәп укучыларын район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре тикшерә. Үткән уку елының икенче яртысында 175 өлкән сыйныф укучысы әлеге тестны узган булган, бу уку елының беренче өлешендә 221 укучы тикшереләчәк. Ә агрокөллият студентлары мондый профилактик карауларны Алексеевскида үтә. Табиб-нарколог Марат Назаров әйтүенчә, безнең укучылар арасында тестлаштырудан баш тарту очраклары булмаган. Наркотик матдәләр куллану фактлары да ачыкланмаган.
"Бер минутлык ләззәт - гомерлек газап" - наркотиклар турында сүз алып барганда әнә шул гыйбарә еш кулланыла. Наркотик матдәләрнең куркыныч мәкере дә шунда - аларны бер мәртәбә татып карау да гомерлек бәйлелеккә китерә. Шуңа яшьләребездә наркотиклардан аңлы рәвештә баш тарту, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре тәрбияләү бик мөһим. Укучылар арасында наркотикларга каршы профилактика эше алып бару, аларның буш вакытларын файдалы гамәлләргә юнәлтү турында утырышта район мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Хәлиуллин, Н.Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллина, Алексеевск агрокөллияте район филиалы директор урынбасары Лидия Ионова, укучылар иҗаты йорты директоры Әнисә Гайфуллина чыгыш ясадылар.
Районда бу җәһәттән зур тәрбия эше җәелдерелгән. 26 мәктәпнең барысында да аерата контроль таләп ителә торган укучылар һәм гаиләләр белән эш алып бару өчен Ата-аналар советлары төзелгән. Шулай ук барлык мәктәпләрдә хокук бозуларны профилактикалау отрядлары оештырылган. Медицина, хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән берлектә тематик кичәләр, ата-аналар җыеннары оештырыла. "Мин тормышны сайлыйм!", "Наркотиклар урынына спорт", "Наркотикларсыз тормыш" ише акцияләр, атналыклар да балаларда наркотикларга тискәре мөнәсәбәт тәрбияләүгә хезмәт итә. Мәктәпләрдә, укучылар иҗаты йортында, "Алинә" универсаль спорт залында төрледән-төрле дистәләгән түгәрәкләр, спорт секцияләре эшләп тора. Сорау шунда гына: әлеге түгәрәкләргә имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, балигъ булмаганнар эшләре инспекциясендә исәптә торучы, гомумән, тәртипләре шөбһәләндерә торган укучылар йөриме соң? Утырышта бу мәсьәлә дә күтәрелде. Мондый балаларның һәрберсе класстан тыш эшләргә җәлеп ителгән, кайберләре хәтта икешәр түгәрәккә язылган, дип ышандырды комиссия әгъзаларын педагоглар.
Наркотикларга каршы көрәш комиссиясе рәисе урынбасары, утырыш эше белән җитәкчелек итүче Мария Платонова укучылар арасында тәрбия һәм профилактика эше алып баруда балаларны кызыксындырырлык яңа ысуллар һәм формалар табу, шулай ук ата-аналар белән активрак эшләү зарурлыгына басым ясады.
Соңгы вакытта үсмерләр һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм наркотиклар куллануны кисәтү юнәлешендә иреклеләр хәрәкәтен оештыру һәм үстерүгә зур әһәмият бирелә. Һәр авылда яшьләрнең формаль булмаган лидерлары белән элемтәләр урнаштыру һәм бергәләп эшләү әйбәт нәтиҗәләргә китерер иде. Бу турыдагы фикерләре белән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин уртаклашты.
Чуаш Борнае урта мәктәбендә әнә шундый иреклеләр берләшмәсе узган елдан бирле эшләп килә инде. "Инициатива" дип аталучы бу отряд укучыларны һәм педагоглар вәкилен берләштерә. Бу отрядка керүче балалар барлык зарарлы гадәтләрдән баш тартулары хакында контракт төзиләр һәм яшьтәшләрен, үзләреннән кечерәкләрне сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, наркотикларның, алкогольнең һәм тәмәкенең яшь организмга зыянын төшендерү белән дә шөгыльләнәләр. Әлеге отряд турында без газетада тулырак итеп тә язарбыз әле.
Наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында район прокуроры Сергей Перфильев та катнашты һәм тикшерелгән мәсьәләләр буенча үзенең фикерләрен, тәкъдимнәрен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наркомания