Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ак онга сорау зур

"Хузангай" кооперативы тәүлек саен 10 тоннага якын югары сортлы он тарттыра. Шундый зур җитештерүчәнлеккә биредә Алтай краеннан яңа тегермән сатып алгач ирешәләр. Яңа тегермән оныннан пешергән икмәк сыйфатлырак та, тәмлерәк тә икән.

Хузангайлылар быел районда гына түгел, республикада да беренчеләрдән булып урып-җыю эшләрен төгәлләделәр. Шулай ук көзеннән җирләрне беренчеләрдән тулысынча эшкәртүгә ирештеләр. Иң соңгы культура - көнбагыш уңышын да санаулы көннәрдә җыеп алдылар.
Көнбагыш биредә быел 1200 гектарда игелде. Һәр гектардан уңыш 21 әр центнер тәшкил итте. Әле берничә ел элек кенә "Хузангай" хуҗалыгы көнбагышның һәр гектарыннан уртача 6-7 центнер гына уңыш ала иде. Димәк, көнбагыш үстерүдә дә алар остарып җиттеләр.
"Хузангай" бүген үзе үстергән культураларны эшкәртеп, капчыкларга, капларга тутырып сәүдә киштәләренә кадәр озата. Биредә арзанлы чимал сатудан туктаганнар дигән сүз. Бүген шулай дип кистереп әйтергә мөмкин. Чөнки хуҗалыкта яңа гына югары җитештерүчәнлеккә ия тегермән монтажланып эшләтеп җибәрелде. Яңа тегермәннең искесенә караганда өстенлекләре турында хуҗалык җитәкчесе Евгений Чугунов болай ди:
-Элекке тегермән сәгатенә 80 килограмм бодай тарттырса, хәзер 700 килограмм тарттырабыз. Элек шул ук бөртектән 46 процент югары сортлы он чыкса, яңасыннан тарттырылган онның 62 проценты югары сорт таләпләренә туры килә.
Мин Евгений Михайловичтан шулкадәр онны кая куеп бетерүләре турында да кызыксынам.
-Без һәр атнада 2-3 йөк машинасы онны Мари-Эльгә "Звениговский" хуҗалыгына озатабыз. Алар безнең оннан икмәк, пилмән һәм башка ярымфабрикат ашамлыклар җитештерәләр. Ә безгә шул он өчен колбаса, ит эшләнмәләре җибәрәләр. Аларны кибетләребез аша сатабыз. Шулай ук капчыкларга онны 5, 10, 25 килограмм итеп тутырып "Звениговский"ның 125 кибетенә өләшеп чыгабыз. Самарадан килеп 25 тонна он алып киткәннәр иде. Бик ошатканнар, янә заявка бирделәр. Түбән Новгордтан да он сатып алырга теләк белдереп шылтыраталар,-ди хуҗалык җитәкчесе.
Миңа калса, сыйфатлы онга республикабызда да сорау зур булыр әле. Иң мөһиме, бүген хузангайлылар үзләре үстергән икмәк, ярма культураларыннан тәүлек буе, ел әйләнәсе продукция эшләп чыгарырга өйрәнеп җиттеләр.
Тегермән эшләгәнне күзәтеп торуы да рәхәт. Биредә бернинди тавыш юк, егетләр тулган капчыкларны үлчәүга куялар да тиешле авырлыкка җиткереп, этикеткасы белән бергә капчык авызын тегәләр. Әзер продукция янәшәдәге складка күчә. Склад шактый зур булса да, шактый өлеше инде 5, 10, 25 һәм 50 килограммлы он капчыклары белән тулган.
Яңа тегермән Алтай краеның Барнаул шәһәрендә җитештерелгән. Алтай бит инде ул халык телендә икмәк ватаны санала. Анда инде тегермәннәрне дә марканы югалтмаслык итеп, иң яңа технологияләр файдаланып ясарга өйрәнгәннәр.
Тегермәнне Алтайдан килеп монтажлаганнар һәм егетләрне анда эшләргә өйрәткәннәр. Бүген инде операторлар Владимир Смирнов, Геннадий Линеев аннан оста файдаланырга өйрәнеп тә җиткәннәр.Тегермәнне алты кеше тәүлек әйләнәсе эшләтәләр. Янәшәдәге пекарняда яңа тарттырылган оннан күпереп пешкән икмәк мичтән чыга. Складлар мөдире Анастасия Мукусева:
-Ипи яхшырак та уңа, күпкә аграк та хәзер. Чөнки онның аклыгы 52 процентка кадәр җитә. Элек ул 46 проценттан артмый иде. Һәр көнне 1 мең кирпеч ипи пешерелә биредә. Шулай ук 500 данә өчпочмак, төрле кабартмалар пешерелә,-ди.
Пекарня эшчесе Оксана Николаева яңа пешкән хуш исле ипине мичтән алып кибетләргә озатып тора.
Билгеле, "Хузангай"ның елдан-ел уңышлырак эшләвендә аның җитәкчесе Евгений Чугуновның тырышлыгы зур. Евгений Михайлович, хуҗалык эшләрен оста оештыруы белән бергә, һәрчак эзләнә, яңалыкка омтыла. Яңа сорт орлыклар, чәчү, җир эшкәртү агрегатлары эзләп таба, эштә сыный. Җитәкче үзе исә хуҗалыкның ныклап тернәкләнеп китүендә "Звениговский" ҖЧҖ җитәкчесе, инвестор Иван Иванович Казанковка бик рәхмәтле. Ул вакытында акча биреп тора. Шуңа да орлык, минераль ашламалар, техника сатып алуда, хезмәт хакы түләүдә тоткарлыклар булмый. Менә әлеге яңа тегермәнне 3 миллион 600 мең сумга сатып алганда да акча белән инвестор ярдәм итә.
Тиздән "Хузангай"да көнбагыш мае сыгу буенча яңа цех эшли башлый. Егәрлеге зур булган май сыгу җиһазын Краснодар краеннан 8 миллион сумга сатып алганнар. Тәүлегенә 8 тонна көнбагыш мае җитештерүче цехның эшен декабрь ахыры - гыйнвар башларында күреп кайтырбыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хузангаевский