Алпар Сабан туе
Менә зур түземсезлек белән көтеп алган, җанга рәхәт җәй айларын күрү бәхетенә дә ирештек. Ә җәй ул Сабантуйлар белән матур. Узган атнаның шимбәсендә Алпар җирлегендә яшәүчеләр Сабан туен бәйрәм итте. Соңгы елларда алпарлылар өчен бу бәйрәмне якташларының оештыруы күркәм традициягә әйләнде. Бу юлы да Алпарда туып-үскән, нәсел тамырлары шуннан булган...
Менә зур түземсезлек белән көтеп алган, җанга рәхәт җәй айларын күрү бәхетенә дә ирештек. Ә җәй ул Сабантуйлар белән матур.
Узган атнаның шимбәсендә Алпар җирлегендә яшәүчеләр Сабан туен бәйрәм итте. Соңгы елларда алпарлылар өчен бу бәйрәмне якташларының оештыруы күркәм традициягә әйләнде. Бу юлы да Алпарда туып-үскән, нәсел тамырлары шуннан булган шактый кеше Сабан туен үткәрүгә спонсорлык ярдәме күрсәткән.
Бәйрәм елдагыча Кече Чирмешән елгасы буендагы ямьле болынлыкта үтте. Иртәнге сәгатьтән үк Сабан туе мәйданы җыр-музыка, уен-көлке белән гөрләп торды.
Милли бәйрәмебезне азан һәм тәбрикләү сүзе белән Алпар мәчете мулласы Рафаэль Гатауллин ачып җибәрде. Аннан соң авыл җирлеге башлыгы Ринат Шәйхетдинов сүз алып, соңгы вакытта җирлектә булган уңай үзгәрешләр хакында сөйләп үтте. Ул шулай ук авылларны төзекләндерүдә һәм Сабан туе үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен спонсор якташларына рәхмәт белдерде.
Быел "Кызыл Шәрык-Агро"ның Алпар җирлеге авыллары кергән 3 нче отрядында язгы кыр эшләре сыйфатлы һәм үзвакытында башкарылган. 1400 гектарда иген культуралары чәчелгән. Кыр эшләрендә аеруча тырышлык күрсәткән игенчеләр мәйдан түренә чакырылып бүләкләнделәр.
Иске Алпар, Татар Мулла авыллары зиратларын җыештыруга күп көч куючыларга да бүләкләр тапшырылды. Иң күп балалы гаилә исә бүләккә велосипед алды. Биредә иң күп бала тәрбияләүче Рифкать һәм Гөлсем Яруллиннар икән. Алар өч бала табып үстергәннәр, алты сабыйны тәрбиягә алганнар. Иң яшь гаилә дип мәйданга Вәлиевлар чакырылды. Авылны төзекләндерү һәм ямьләндерүгә куйган тырышлыклары өчен пенсионерлар Азат һәм Гөлсинә Дәминовларга бүләк тапшырылды.
Көне дә бик эссе иде, мәйдандагы уен-ярышлар аны тагын да кыздырды. Осталар һәм өлгерләр гер күтәрүдә, чүлмәк ватуда, йомырка куелган кашык белән, су тулы чиләкләр белән узышуда, кул көрәштерүдә, катыктан акча эзләүдә ярышты.
Менә бар халык карашын мәйдан уртасындагы колгага юнәлтте. Алпар егете Илфат Сәйфуллин биек колганың очына ук менеп җиткән иде. Ул "тоткындагы" әтәчне ачып чыгара алмагач, аны читлеге белән бәреп төшерергә мәҗбүр булды. Халык җиңүчене алкышлар белән зурлады.
Атлар чабышы бәйрәмнең тагын бер күркәм ярышы булды. Бу бәйгедә юртаклары белән сигез егет катнашты. Дистанцияне иң тиз узып, Сандугач исемле аты белән беренче булып финишка Түбән Әлки авылы егете Салават Ишмуратов килеп җитте. Икенче урында - Мальчик кушаматлы аты белән Түбән Әлкидән Раил Сафин, өченче - Красотка исемле аты белән Алексеевск районының Уракчы авылыннан Евгений Федоров. Аларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Армрестлинг ярышында да катнашучылар күп булды. Монда ирләр арасында беренче-икенче урыннарны Казан егетләре алды. Өченче урынга Үргәгардан Рәис Кыямов чыкты. Хатын-кызлар да көч-куәтләрен күрсәттеләр. Беренчелекне Күлбай Мораса авылы кызы алды, икенче һәм өченче урыннарда - Базарлы Матактан Алинә Сәйфуллина һәм Ләйсән Гайнуллина. Гер күтәрүдә Базарлы ир-егетләренә тиңнәр булмады.
Сабан туенда нинди генә ярышлар үткәрелмәсен, аның төп бизәге, билгеле, милли көрәш. Көрәшне бар кеше көтеп ала, дулкынланып күзәтә. Алпар Сабан туенда абсолют батыр исеменә шушы авыл егете Алмаз Хафизов лаек булды. Авылдашлары аны күтәреп өскә чөйделәр, аннан иңенә тәкә салдылар, зур суыткыч бүләк иттеләр.
Алпар Сабан туенда малайлар, ир-егетләр генә түгел, хатын-кызлар да көрәшә. Бу юлы да гүзәл затларыбыз келәмгә чыкты. Киеренке алышта Алпар кызы Гүзәл Һадиева җиңү яулады. Гөлнара Хәмидуллина - икенче, Ләйсән Гайнуллина өченче булды.
Якташ спонсорлары Сабан туена елдагыча Казан артистларын да чакырган иде. Бу юлы алпарлылар һәм кунаклар танылган артистлар Мөнир Рахмаев,
Айгөл Рәхимова, Эльвина, Илдар Әхмәтов, Регина Рәшитова, Булат Шакиров, "Сәйдәш" бию ансамбленнән Нияз Вәлиев, Рәмис Гыйниятуллин, Диана чыгышларын карап кинәнде. Алар Сабан туеның башыннан ахырына чаклы халыкны үзләренең күркәм җыр-биюләре белән сөендерделәр. Кешеләр дә карап кына утырмады, рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар.
"Алпар сабан туе быел бигрәк тә күңелле, матур булды", дип, канәгать һәм күтәренке кәеф белән таралышты халык бәйрәмнән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев