Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алпарда мәктәп, ФАП, клуб яңарачак

Район авыл җирлекләре советлары 2012 елгы эшчәнлекләренә хисап тоту һәм 2013 елга планнар билгеләү буенча киңәйтелгән утырышлар үткәрә башлады. Һәр елдагыча, әлеге утырышларда, депутатлардан тыш, авыл халкы, җирле службалар җитәкчеләре һәм район оешма-предприятиеләре вәкилләре катнаша. Шундый утырышларның беренчесе 16 гыйнварда Иске Алпар авыл җирлегендә узды.

Әлеге авыл җирлегенә керүче Яңа Алпар, Иске Алпар һәм Татар Мулла авылларында 233 хуҗалыкта барысы 618 кеше яши. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Шәйхетдинов чыгышыннан күренгәнчә, халык башлыча бюджет оешмаларында (48 кеше), "Кызыл Шәрык-Агро"системасында (67 кеше) хезмәт куя. Биредә 5 крестьян-фермер хуҗалыгы, халыкка сәүдә һәм башка хезмәтләр күрсәтү буенча шәхси эшмәкәрләр бар. Авыл җирлегендә барлык төр салымнарны җыю планнары үтәлгән, шулай ук барлык җир кишәрлекләре һәм торак йортлар рәсмиләштерелгән.
Соңгы елларда авыл җирлегендә демографик хәл начарайган - туучылар саны үлүчеләргә караганда шактый ким. Узган 2012 елда, әйтик, 3 бала туган, ә 12 кеше якты дөньядан киткән. Җирлектә яшәүчеләрнең яртысы диярлек пенсия яшендә, гаилә корып төпләнеп калучы яшьләр аз.
Авыл халкыннан сөт җыю эше биредә әйбәт оештырылган. Җирлектә яшәүчеләр 364 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, шуның 144 е савым сыерлары. Узган ел дәвамында барысы 378 тонна сөт җыеп сатылган. Тапшырылган продукция өчен халыкка 4 миллион сум акча өләшенгән. Һәр сыер уртача 27 мең сум табыш китергән дигән сүз. Яңа Алпардан Мөнир Галимов, Габбас Нуруллин, Иске Алпардан Җәмил Сәлахов, Әсхәт Сибаев, Наил Һадиев, Татар Мулла авылыннан Фәрит Гыйматдинов, Рафис Әсәдуллин, Гомәр Фәттахов, Айрат Монадыев хуҗалыклары 6-9 ар мең килограмм сөт сатканнар.
Соңгы елларда республикабызда авыллардагы шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча төрле программалар эшләп килә. Терлек, техника сатып алу, каралты-кура төзү өчен авыл халкына ташламалы кредитлар бирелә. Алпар җирлегендә 50 кеше шундый кредитлардан файдаланган. Әлеге кредитларның тулаем күләме 10 миллион сумнан арткан.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүнең тагын бер юлы - гаилә фермалары төзү. Иске Алпар авыл җирлегендә бу мөмкинлектән файдаланучылар шактый. Рамил Гарипов, Рамил Гыйматдинов, Тәлгать Фәттахов 24 әр баш савым сыерына, Фәрит Гыйматдинов 12 баш сыерга исәпләнгән гаилә фермалары, Рафис Әсәдуллин сарыклар фермасы корганнар. Әлеге тырыш егетләр 500 мең һәм 1 миллион сум күләмендә субсидияләрне тулысынча диярлек алдылар инде.
2012 елда "КШ-Агро" җәмгыяте җир пайлары өчен биредә яшәүче халыкка 150 тонна бөртек өләшкән.
Алпар авыл җирлегендә үз территорияләрен чиста, төзек тоту юнәлешендә шактый тырышлык куялар. Узган ел Иске Алпар зираты тирәсе өр-яңадан тимер рәшәткәләр белән тотып алынган. Бу изге эшкә авыл халкының һәм читтә яшәүче алпарлыларның 2 миллион сум акчасы кергән. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Кәлимуллович бу эштә ярдәм күрсәткән һәр кешегә рәхмәт җиткерде, киләчәктә дә мондый күләмле эшләрне бергәләп башкарып чыгарга чакырды. Андый зур эшләрнең берсе киңәйтелгән утырышта күтәрелде дә. Бу - авыл урамнарында баганаларга яктырткычлар кую мәсьәләсе. Әлеге эш шактый чыгымлы. Әмма авыл халкы уртак тырышлык белән хәл иткәндә уңай чишелеш табарга була. Утырышта урамнарга яктырткычлар куйдыру һәм сарыф ителгән электр энергиясе өчен түләү чыгымнарын халыктан җыю буенча 3 февральдә референдум үткәрү билгеләнде.
Утырышта халык күтәргән кайбер мәсьәләләр:
Сорау. Пай җирләре өчен "КШ-Агро" бары 1800 сумлык бөртек таратты. Нигә шулай аз?
Җавап. ("Көнчыгыш Әлки" филиалы җитәкчесе Рәис Гайфуллин). Агрофирма коры елны, бөртеклеләрдән уңыш бөтенләй булмаганда да сатып алып халыкка дивиденд таратыт. Дивидендның күләме алынган уңыштан һтм аның үзкыйммәтеннән чыгып исәпләнә.
Сорау. Иске Алпарның аръягына һәм Яңа Алпар урамына асфальт салып булмасмы?
Җавап. (Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин). Былтыр районда 350 миллион сумлык юл төзелеше башкарылды. Бу республика районнары арасында иң зур күрсәткеч. Быелга әлегә 250 миллион сумлык юл төзү эшләре планлаштырыла. Беренче чиратта авылларга юллар салачакбыз. Әлеге 17 авылга асфальтсыз юл бара. Шулар башкарылгач акрынлап авыл урамнарына асфальт юллар төзи башларбыз. Әлегә Алпарда быел мәктәп бинасына капиталь ремонт ясау, фельдшер-акушерлык пункты төзү, клубта ремонт эшләрен төгәлләү бурычлары тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Заседание Совета