Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Амнистия вакытында 39 кеше азат ителде

Бөек Ватан сугышынында Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә игълан ителгән амнистия нәтиҗәсендә район җинаять җәзасын үтәтү инспекциясеннән 39 хөкемгә тартылган кеше азат ителде. Аларның берсе (балигъ булмаган кеше) мәҗбүри эшләргә, өчесе төзәтү эшләренә, 7се иреген чикләүгә, 28се шартлы рәвештә хөкем ителгән иде. Соңгылары арасында 5 хатын-кыз да бар. Болар - ирекләреннән...

Бөек Ватан сугышынында Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә игълан ителгән амнистия нәтиҗәсендә район җинаять җәзасын үтәтү инспекциясеннән 39 хөкемгә тартылган кеше азат ителде.

Аларның берсе (балигъ булмаган кеше) мәҗбүри эшләргә, өчесе төзәтү эшләренә, 7се иреген чикләүгә, 28се шартлы рәвештә хөкем ителгән иде. Соңгылары арасында 5 хатын-кыз да бар. Болар - ирекләреннән мәхрүм ителмәгән кешеләр.

Быелгысы 1993 елда Россия Конституциясе кабул ителгәннән соң үткәрелгән 19нчы амнистия инде. Аның турындагы карарны Дәүләт Думасы депутатлары 23 апрельдә кабул иттеләр. Амнистия авыр булмаган я уртача авырлыктагы җинаять кылганнарга, шулай ук законны беренче тапкыр бозучыларга кагылды.

Амнистия куллану вакыты 23 октябрьдә тәмамланды. Аның нәтиҗәләре үзгәртелми, өстәмәләр кертелми, чөнки амнистия хакындагы карарларны карау буенча барлык йөкләмәләрне район җинаять җәзасын үтәтү инспекциясе тулысынча башкарды.

Әмма, шундый масштаблы амнистия үткәрелсә дә, бер ел чамасы вакыт узуга безнең инспекциядә исәптә торучылар саны якынча шул ук күрсәткечләргә җитә. Моны рецидив дип әйтеп булмый, әмма хөкем ителүчеләрнең 55 проценты - кабат җинаять кылган һәм кабат җәзага тартылган кешеләр.

Айрат Гыйбадуллин,

Җинаять җәзасын үтәтү инспекциясе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев