Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Апак авылы җирлегендә яшәүчеләр нәрсәдән канәгать түгел?

Каракүл (Иске Тумба белән берлектә) һәм Апак авылларындагы җыеннар бик җанлы, халыкның актив катнашы белән үтте. Авыл җирлеге җитәкчесе чыгышыннан соң ук халык сорауларны, тәкъдимнәрне яудыра башлады. Район авыл җирлекләре советларының хисап җыелышлары инде төгәлләнде дияргә була. Бер генә авылда да без бу кадәр күп сорауның чишелеш көтеп ятканын ишетмәдек....

Каракүл (Иске Тумба белән берлектә) һәм Апак авылларындагы җыеннар бик җанлы, халыкның актив катнашы белән үтте.

Авыл җирлеге җитәкчесе чыгышыннан соң ук халык сорауларны, тәкъдимнәрне яудыра башлады. Район авыл җирлекләре советларының хисап җыелышлары инде төгәлләнде дияргә була. Бер генә авылда да без бу кадәр күп сорауның чишелеш көтеп ятканын ишетмәдек. Бу беренче чиратта авыл җирлеге советының халык белән бик начар эшләве нәтиҗәсе.

Апак авыл җирлегендәге әлеге ике җыенда да район башлыгы Фердинат Дәүләтшин катнашты. Шуңа да җыенда яңгыраган күп кенә сораулар урында ук җавабын да тапты.

Апак, Каракүл, Иске Тумба авыллары халкы:

-Урамнарда караңгы, яктырткычлар куелмый. Ә бит бер ел буе урамнарны яктырту өчен акчасын түләп барабыз,-дип зарландылар.

Район авылларында соңгы бер ел эчендә 2 меңгә якын яктырткыч лампалар куелды. Зур булмаган Карга, Иске Камка кебек авыллар урамнарын төннәрен 80 шәр лампа яктырта. Районның кайсы авылына барып чыксаң да, урамнар балкып, яктылыкта утыра. Урамнарны яктырту мәсьәләсен уңай хәл итүләре өчен җыеннарда халык авыл башлыкларына, район җитәкчеләренә рәхмәтләр укый.

Ә Апак авыл җирлеге җитәкчелеге бер ел дәвамында нәрсә эшләде икән? Халыкның бит күпчелеге үзара салымны вакытында түләп барган. Ә авыллар бүгенгә чаклы караңгыда утыра. Апак авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илдар Рәхмәтуллин урамнарның әлегә кадәр караңгы булуын үзенчә аңлатырга тырыша:

-Бүген урамнарны яктырту өчен халыктан 111 мең сум акча җыелырга тиеш булса, шуның 71 мең сумы гына кассага керде,-ди.

Кемдер урам яктыртуга дигән салымны айныкын айга түләп барса, икенчеләре тиен дә чыгармаган. Каян урамга яктылык килсен инде мондый очракта. Билгеле, халыкка аңлату эше алып бару, тиешле сумманы вакытында җыю - ул авыл җирлеге советы һәм башкарма комитеты эше. Башка җирлекләрдә бу эшне бик төгәл башкардылар. Биредә дә халыктан электр яктырткычлары өчен акча җыюны җанландыру бурычы куелды. Ә район электр челтәрләре җитәкчесе Тәлгать Сафин урамнарны яктырту өчен кирәкле материалларны сатып алганда аларны урнаштыруда ярдәм итәселәренә ышандырды.


Инде җыенда яңгыраган сорау-җавапларга тукталыйк.

СОРАУ. Апак авыл җирлеге башкарма комитетына белешмә алырга бару безгә, олы яшьтәгеләргә, авыр. Айга бер тапкыр булса да Каракүлдә кабул итү көне үткәреп булмасмы?

ҖАВАП. (Фердинат Дәүләтшин). Авыл җирлеге башкарма комитетына шундый күрсәтмә бирелә - һәр атнаның сишәмбесендә Каракүлдә, чәршәмбе көннәрендә Иске Тумбада халыкны кабул итүне оештырырга.

Сорау. Каракүл зиратына язгы-көзге пычракларда юл булмый. Ә кышкы айларда кардан чистартучы юк. Авыл янында күл бар, ул җәй көне кибә, шуны әрчеп булмасмы?

ҖАВАП (Фердинат Дәүләтшин). Авыл күлен чистартуны без Әлки ПМКсы җитәкчесе Әнвәр Мәрдиевтан сорарбыз. Ә зиратка юлны тигезләп, бераз ком җәюне сезнең "Юхмачы" отрядына йөклибез.

СОРАУ. Каракүлдә кеше яшәми торган йортларга электр тоташкан, аны өзәсе иде.

ҖАВАП (Тәлгать Сафин). Иртәгә үк андый йортлардан электр өзеләчәк.

СОРАУ. Авылда кеше яшәми торган бериш йортларда су агып яткан, ә кемнәрнеңдер өенә су килми.

ҖАВАП (Илдар Рәхмәтуллин). Андый йортлардан суны өздек. Тагын бер кат карап-тикшереп чыгарбыз.

СОРАУ. Каракүлнең иске мәктәп бинасы авылның йөзен бозып тора, чүп-чар урынына әйләнә, балаларның шаярып ут-күз чыгарулары бар. Шуны сүттереп булмасмы?

ҖАВАП (Илдар Рәхмәтуллин). Көннәр җылыта башлауга мәктәп коллективы белән әлеге бинаны сүтәрбез.

СОРАУ. Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү тәртибен аңлатыгыз әле?

ҖАВАП (Фердинат Дәүләтшин). Райондагы күп балалы гаиләләрнең барысы да торак белән тәэмин итү буенча махсус программага кертелде. Моңа бюджеттан һәр елны аз-азлап акча бирелә. Быел 2002 елга кадәр чиратка басканнар өйле булачак. Ә инде 10 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр торак белән чиратсыз тәэмин ителә.

СОРАУ. Каракүлдә олы яшьтәге ялгыз әби бар. Аны газ баллоны белән тәэмин итүне җайга саласы иде.

ҖАВАП(Илдар Рәхмәтуллин). Без аңа газны район үзәгеннән даими тутырып кайтарырбыз.

СОРАУ. Авыл эчендәге этләрне аулау дөресме?

ҖАВАП (Алексей Савинов, полиция капитаны). Урамда сукбайлыкта йөргән этләр кешеләргә, хайваннарга куркыныч тудыра. Алар авыру тарата, кешеләрне тешләү очраклары да булып тора. Иясез этләр ауланырга тиеш. Ә хуҗасы булып та этен иректә йөртә икән, андыйларны административ җаваплылыкка тарту, штраф түләтү каралган.

СОРАУ. Иске Тумбага юл, күпер булырмы икән?

ҖАВАП (Фердинат Дәүләтшин). Быел бездә Иске һәм Яңа Баллыкүлгә, Коратага, Анино Салманга асфальт юл салу каралган. Тумбага юл, күпер төзүнең бәясе 200 миллион сумнан арта. Без аны киләсе елларда планга кертергә тырышырбыз. Бәлки республика Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевка гозерегезне үзегез дә җиткерерсез. Ә күперне язгы ташудан соң ремонтлатырбыз.

СОРАУ. Иске Тумбада су юк, ул кайчан булыр икән?

ҖАВАП (Фердинат Дәүләтшин). Бу авылда яңа скважина казытып, башня куйдырдык. "Чиста су" программасы нигезендә әлеге эшләрне башкаручы подрядчы оешма миллионнарны каерып алды. Ә авыл халкы судан рәхәтләнеп файдалана да алмый калды. Ул бит башкарган эшенә берничә елга булса да гарантия бирергә тиештер. Без Аксубайдагы подрядчыдан моны таләп итәчәкбез.

СОРАУ. Апак мәктәбенең тәрәзәләре бик иске. Салкын, җил өрә, классларда җылы тормый.

ҖАВАП (Фердинат Дәүләтшин). Район мәгариф бүлеге аша мәктәпнең тәрәзәләрен пластикка алыштырырбыз.

СОРАУ. Балалар чит тел өйрәнү өчен Юхмачыга барып йөрергә мәҗбүрләр. Бәлки укытучылар авылга килеп белем бирер?

ҖАВАП (Петр Чулков Юхмачы мәктәбе директоры). Чит тел укытучыларыбыз җитешми. Автобус белән Юхмачыга йөрүдән балаларга кыенлык килми, дип беләм. Ә инде чит тел укытучылары җитәрлек булган очракта авылга килеп белем бирүне дә оештырырбыз.

СОРАУ. Хуҗалыклар басуларны химикатлар белән эшкәрткәндә умарта тотучыларны бу хакта бер атна алдан кисәтсеннәр иде

ҖАВАП( Илгиз Рәхмәтуллин, "Юхмачы" отряды начальнигы урынбасары). Моны истә тотарбыз, алдан кисәтербез.

СОРАУ. Умартачылык буенча гаилә фермасы оештырасым килгән иде. Тик мөрәҗәгатемне кире кактылар…

ҖАВАП (Идрис Хәмитов, авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты). Яңадан мөрәҗәгать итегез безгә. Сезне федераль программага кертергә тырышырбыз.

СОРАУ. Авыл җирлеге башлыгын кайчан сайлыйбыз?

ҖАВАП (Фәнис Камалов, муниципаль район советы аппараты җитәкчесе). Бердәм тавыш бирү көне хәзер елга бер - сентябрьнең икенче якшәмбесендә үтә. Быел шундый сайлау 14 сентябрьдә булачак. Авыл җирлеге советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү башлануын район газетасы аша хәбәр итәрбез.

СОРАУ. Мин Гөлсем Хәмидуллина. Авылдашым Әхмәт Сабиров мине бик мәсхәрәләде, рәнҗетә торган сүзләр әйтте. Үземне яклап миңа кая мөрәҗәгать итәргә?

ҖАВАП (Сергей Ерыганов, эчке эшләр бүлеге начальнигы). Апа, бу җыенның сезнең мәсьләне хәл итәргә вәкаләте юк. Гаризагызны миңа тапшырырсыз, тикшерербез.

СОРАУ. Мин өч сыерга субсидия алдым. Бер сыерымны бетердем, әмма аңа алмашка танам бар. Авыл җирлеге башлыгы мине әлеге субсидияне кире кайтарырга мәҗбүр итте.

ҖАВАП (Идрис Хәмитов). Хөкүмәт субсидияне сыерларның баш санын саклау өчен бирә. Сыерыгызга алмашка тана бар икән, субсидия акчасын сездән дөрес алмаганнар. Кире кайтарырлар.

СОРАУ. Сабыйларын балалар бакчасына китерүче әниләр урамда этләр ташлана дип зарланалар.

ҖАВАП (Фәнис Камалов). Авыл җирлеге башкарма комитетына сукбай этләрне аулауны оештыруны йөкләрбез.

СОРАУ. Минем сүзем сорау да түгел инде. Озак вакытлар эшләми торганнан соң авылыбызда балалар бакчасы ачылды, башлангыч мәктәп ремонтланган бинада эшли башлады. Ата-аналар исеменнән район җитәкчеләренә әлеге эшләрне башкарган өчен олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев