Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында электр чыбыкларын урлаучылар турында полициягә хәбәр итегез

Узган елда республика районнарында, шул исәптән бездә дә, электр линияләреннән чыбыклар урлау очраклары шактый күп булган.

Бу җинаятьләрнең кайберләре әлегә кадәр ачылмаган. Инде быел да күрше районнарда шундый хәлләр күзәтелә икән. Шуңа күрә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре әлкилеләрне уяу, игътибарлы булырга чакыра. Авыл җирлекләрендә, кырларда электр линияләре тирәсендә нәрсәдер эшләп йөрүче таныш булмаган кешеләргә юлыксагыз, бу турыда эчке эшләр бүлегенең кизү частенә хәбәр итәргә кирәк. Яисә участок полиция инспекторына шалтыратып әйтергә була. Караклар кыек гамәлләрен кылып өлгерсәләр, авылыбыз, районыбыз белән электр энергиясеннән мәхрүм калырга мөмкин бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев